Татар халкы борын-борыннан бай язма мираска ия халыклардан санала. Үзенең күп гасырлы тарихында халкыбыз берничә язу-әлифбадан файдаланган. VII-VIII йөзләрдә безнең бабаларыбыз төрки руник язу кулланганнар. IX йөздә фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру, ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә Идел буе болгарлары һәм кыпчаклар гарәп алфавитын кабул итәләр. Октябрь революциясеннән соң, егерменче елларда, илебездә барган зур иҗтимагый-социаль үзгәртеп корулар дәвамында гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татар язуы латин алфавиты белән алыштырыла, ә 1939 елда исә хәзерге көндә дә кулланышта йөргән яңа татар алфавиты кабул ителә.
Күренә ки, татар халкына иң озак — мең елдан артыграк хезмәт иткән язу — ул гарәп язуы.
Гарәп алфавитына нигезләнгән, хәзерге вакытта фәндә «иске татар язуы» дип йөртелә торган әлеге язу системасы Идел буенда катлаулы һәм гыйбрәтле юл үтте. Бу язу XIII гасыр башында монгол яулары белән килгән уйгыр язуына да, Казан ханлыгы Россия тарафыннан яулап алынгач, ХVIII-ХIХ гасырларда көчләп тагылган рус алфавитына (кириллица) да бирешми. Әнә шул мең елдан артыграк вакытны үз эченә алган дәвердә бабаларыбыз тарафыннан иҗат ителгән күпсанлы төрле язма истәлекләр, рәсми һәм хосусый документлар, әдәби әсәрләр, гыйльми трактатлар, дини- идеологик хезмәтләр, халык аваз иҗаты җәүһәрләре — һәммәсе дә диярлек гарәп хәрефләре ярдәмендә теркәлә барып, өлешчә безнең көннәргәчә сакланып калган.
Россиядәге төрки халыклар арасында татарлар беренчеләрдән булып китап басу эшенә керешәләр. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында татарлар Россия империясендә иң күп китап басучы милләтләр рәтенә басалар. XX гасыр башында, 1905-1907 нче еллар революциясе дәвамында татар вакытлы матбугаты дөньяга туып, бик тиз аякка баса, гаҗәеп киң колач җәя — Казан, Мәскәү, Петербург, Оренбург, Уральск, Уфа, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә дистәләрчә исемдә газета-журналлар нәшер ителә башлый.
Кайберәүләр уйлаганча, гарәп хәрефләре белән язылган китаплар дини әсәрләрне генә тәшкил итмиләр. Мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Галинең гүзәл «Кыйссаи Йосыф» дастаны, бөек гуманист Мөхәммәдъяр, атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай әсәрләре әнә шул хәрефләр белән кәгазьгә төшерелгән. Совет властеның беренче декретлары, В. И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре, милли героебыз Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган бер шигырь дәфтәре һәм башка бик күп кыйммәтле ядкарьләрнең әнә шул хәрефләр ярдәмендә халыкка таралганын бервакытта да истән чыгармыйк.
Димәк, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, гомумән, культурабызны тирәнтен өйрәнергә телибез икән, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске язуыбызны өйрәнмичә торып, уңай нәтиҗәләргә ирешмәячәгебез көн кебек ачык. Рухи тамырларыбыздан өзелергә теләмибез икән, халкыбызның тарихи үткәнен белергә һәм гадел яктыртырга телибез икән, без гарәп хәрефләренә нигезләнгән тарихи язуыбызны онытырга тиеш түгелбез.
Тик шуны да искәртеп үтик, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татар язуы фәндә берничә төргә бүленә: иске имла, урта имла, яңа имла. Иске имла болгар дәвереннән алып, XIX йөз ахырына кадәр хөкем сөргән. Иске имла дәверендә гарәп язуы татарларда зур үзгәреш кичермәгән, татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен аңа бары тик берничә фарсы хәрефе генә өстәлгән. Иске имланы халыкта кадим язуы дип тә йөрткәннәр. Октябрь революциясенә кадәрге дәвердә дөнья күргән татар китапларының күпчелеге иске имлада басылган, һәр төрле кулъязмалар да асылда иске имла белән башкарылган. Шуңа күрә без иң беренче нәүбәттә журнал укучыларны башлыча иске имла кагыйдәләре белән таныштыруны максат итеп куйдык. Чөнки иске имланы яхшы белгән кешегә иске татар язуының XIX гасыр ахырында — XX гасырның егерменче елларында актив кулланышта булган урта һәм яңа имла дигән төрләрен дә үзләштерү авыр булмаячак.
Гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татар язуы уңнан сулга таба языла һәм шул тәртиптә укыла. Китап-журналларны уку тәртибендә дә үзгәлек бар: алар хәзерге уку-язу системасына күнеккән кеше күзлегеннән караганда «кире яктан» укыла башлый, текстлар да шул тәртиптә языла. Иске татар язуында баш хәрефләр юк. һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла (аларны шәкел дип атыйлар): аерым, сүз һәм иҗек башында, уртада һәм ахыр да. Түбәндә 9 хәрефне үз эченә алган таблица бирелгән. Беренче биремебез шул, әлеге хәрефләрнең һәрбер шәкелен икешәр юл языгыз (күбрәк тә мөмкин, әлбәттә). Күнегүләр өчен шакмаклы дәфтәрдән файдалану кулайрак.
Комментарийлар
0
0
Ничего не понял, но интересно.
0
0