Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 тулу уңаеннан республикада өч хәйрия концерты узачак. Беренче концерты 13 октябрь көнне Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә була, икенчесе - 14 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Орган залында. Музыкаль программа15 октябрь көнне Казан шәһәренең С. Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында тәмамланачак.