Әлеге типтагы хатын-кыз зәңгәрсу ак йөзле (Кыш хатын-кызлары кебек), кояшта янып китүчән тиреле, чәче исә көлсу төстә була. Җәй хатын-кызлары коңгырт чәчле, сипкелле дә була — Көз белән бутамагыз! Иң мөһим аерма шунда — Җәй тибындагы хатын-кыз салкын төсмерләргә бай, сипкелләре дә аның алтынсу түгел — көрән-көлсу.