Логотип
Шәхес

​Бердәнбер. Нинель Юлтыева

А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесына укырга кергәндә аңа тугыз яшь иде. Балет дигән серле, гүзәл дөньяга әнә шул чакта килеп керде ул. 
 

Моң

Ике курс тәмам. Каникул. Уфа. Шагыйрь әткәсе белән медик әнкәсе сөекле кызларының бию хәрәкәтләренә, каз мамыгыдай җиңел гәүдәсенә, тансык тавышына хозурланып утырдылар бу кичне. Кунаклар да чакырылган иде.
— Әнием, әнием, беләсеңме балет нигә кирәк?
— ?
— …Чөнки әле бөтен сүзләр дә уйлап табылмаган. Шуңа! Александр Викторович үзе шулай диде. Әле ул миңа тагын: син өметле кыз, зур артистка булырсың, дип тә әйтте, белдеңме!..
Төнлә кунакларның чакырылмаганнары килде. Әтисен алып киттеләр...

Каникулның калган көннәре озак үтте. Менә, ниһаять, алар нәни аккошлар кебек пакь, матур сабыйлар — Башкортостанның булачак беренче балет труппасы — вокзалда җыелды. Шунда аны, «зур артистка буласы» кызны, сафтан төртеп чыгардылар. Халык дошманы кызы икән лә ул!
Күп тә үтмәде, әнисен дә алып киттеләр.

Дөнья үзгәрде. Караңгы төсләр нинди күп була икән анда. Идән, түшәм, күк, болытлар — бар да кап-кара. Кайчак төштә генә электр балкышына күмелгән аллы-гөлле сәхнә күренә. Моңсу, матур музыка яңгырый. Әкрен генә аккошлар йөзеп керә. Әнә бер аккош иптәшләреннән калган. Башка аккошлар кебек бөтерелә, очына үзе. Тик авыр аңа. Явыз көчләр сихерләп кошка әйләндергән бу кыз — Одетта, имеш. Юк. Одетта түгел, Нинель үзе ич!


Остаз

Ерак тутасында артык кашык булып яшәп ятканда, посылка килеп төшә. Аңа! Александр Викторовичтан!
Юк, онытмаган икән остаз үзенең «өметле кызын». Билетка акча җибәргән, кичекмәстән килеп җитәргә кушкан.

Бәләкәй генә төенчек тоткан унбер яшьлек кыз вагонга килеп кергәч, пышылдау китә: «Давыт Юлтый кызы!», «Юлтый баласы!» Арада төшереп калдырырга теләүчеләр дә табыла. Ләкин Ленин каласы үзен дәшеп, көтеп торганын белгән кызыкай утыргычка чытырдап ябыша.
Яңадан — уку. Ишләре арасында, күңелгә ямь  өсти  тор­ ган тормыш агышында җиңелрәк. Җитмәсә, янда изге җан — Александр Викторович Ширяев бар. 1885 елда ук сәхнәгә менгән, гасыр башында ук балетмейстер булган, күп кенә илләрнең театрларында эшләгән карт педагог Нинельне үз өендә түргә утырта, сабынына кадәр сатып алып бирә.

1941 ел. Тигез, җай гына агылган музыкага, әйтерсең лә, кинәт берничә ачы аваз кушыла: Ширяев вафат! Сугыш! Укучыларга өйләренә таралышырга!
Уфага атна ярым кайталар. Унбиш яшьлек кыз — берләшкән драма, опера һәм балет театры артисты. Госпитальләрдә, хәрби частьларда да бии. 


Күңел

«Балет — ул аяклар түгел. Балет — ул күңел», — бөек балерина Анна Павлова, бәлки, хаклыдыр да. Ләкин мин ачкан альбомның беренче битендә аяк «портреты». Төз, чыдам балерина аягы. Бу аяклар иң тирән кичерешләрне чагылдыра торган кодрәткә ия.
Альбомның алдагы битләрендәге Сөембикә, Мария, Раушан партияләрендә төшкән рәсемнәр торсын өчен шушы аяк кирәк булган. Аяк — балеринаны язмыш үренә күтәргән пьедестал. Барлык балетларның сюжеты шушы аяк очына килеп тоташа. Шулай да, бу «портрет» Нинельгә бер балет сюжетын да хәтерләтми. Аның урынына алгы планга экрандагы кебек үсмер чактан фрагментлар калка.

Беренчесе. 1941 елның салкын декабре. Канаты каерылган торна баласыдай, яшь балерина «Соңрау торна» (Л. Степанов, 3. Исмәгыйлевләр әсәре) балетында төп партиясен биеп, арып-талып фатирына кайтып килә. Бүген аны ни көтә икән? Љйдә суп-суык. Шул гына җитмәгәндәй, кичә хуҗа апасы идәнгә су сибеп шугалак катырып куйган иде. Фатирдан китсен, дип шулай кылана. Эвакуациягә килүчеләр чутсыз — алар акчаны мулдан түли. Бүген ишек бөтенләй ачылмады. Баскычта кунарга туры килде. Ничек булса да аякларны сакларга кирәк. Кыска бишмәтенең итәкләре белән. Муендагы шарфны аякларга урап.

Икенчесе. Хәзер ул театрда гына куна. Урамга чыгып йөрисе дә юк. Хәер, урамга чыгарга киеме дә юк — бәләкәйләнде — үсәсе тән сугыш заманы дип тормый, үсә. Анысы бер хәл, сәхнә киеме юк. Иң зур кытлык — пуантлар. Их бу Мария Тальони, ни дип кенә уйлап чыгарды икән пуантка басып биюне. Шушындый юклык заманда Нинель ничек пуант җиткерсен. Төп партияләрне биегәндә бер спектакльдә генә дә икешәр-өчәр кием тишелеп чыга. Аяк ничек чыдый тагын. Кызый, материал калдыклары җыештырып, төне буе үзенә чүәк тегә.


Танылу

«Моңлы Казан, нурлы Казан» Юлтыеваны үзенә тартып китерде. Сугыштан соңгы беренче ел иде бу. Казанда опера һәм балет театры сәхнәсендә аның таланты тәмам ачылды. Сәнгатебезнең иң якты йолдызына әверелде Нинель. Шул чорда чыккан газета-журналларны актарсаң, балеринаның гаҗәеп осталыгын бәяләргә тырышып әй­ телгән нинди генә эпитетларны очратмыйсың. «Татар Улановасы» — иң еш кабатланганы әнә шундый.

...Кабинетындагы Уланова портретын күргән кешеләрнең алданмый калганнары сирәк. Гадәттә, Юлтыева үзе дип уйлыйлар. Әмма уртаклык төс-кыяфәттә генә түгел. «Иң камил техникага ия булган балериналар күп. Улановадан остараклары да бар, ә менә Уланова образны бик табигый тудыра, һәм бу образда аның үз «мин»е, кабатланмас шәхесе дә ярылып ята» — Юлтыеваның бумеранг кебек үзенә әйләнеп кайтырга тиешле фикере бу.
Ә Уланованың фотолары Нинель Давытовнада тагын да бар. Арада бәйрәм белән котлау хатлары йөри. Г. С. Ула­ нованың әнисе — М. Ф. Романова — Юлтыеваның Ширяевны алыштырган остазы. Галина Сергеевна: «Нинель — әниемнең иң әйбәт укучысы», — дип горурланып сөйләргә ярата.


Шатлык

…Одетта кинәт бөтен тәне белән калтыранып, кагынып куйды. Сихер кайтты! Аккош яңадан кызга әверелде.
Нинельнең җанын изеп торган каргыш та аз-азлап көчен җуя башлый. Лагерьдан әнисе кайта. Әтисен аклау кәгазен ул үзе барып ала.
Моңсу талгын тормыш, вакыйга арты вакыйга, шатлык арты шатлык тезеп, баш әйләнгеч тизлектә ага башлый. Шул ук 1954 елда, ниһаять, балерина буларак танылу рәсми рәвештә теркәлә: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

1957 ел. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы бара. Сәхнәдә — «Шүрәле». Фәрит Яруллинның лирик музыкасы тыңлаучыларны таң калдыра. Ә Нинель исә Сөембикә булып тамашачы күңеленә урын ала.
Мәскәүдән Юлтыева РСФСРның халык артисты булып кайта. Шул ук 1957 елда аны Вьетнам, Бирма, Кытай тамашачылары чәчәккә күмә. 


Сәхнә

«Шүрәле» балетында шундый күренеш бар: Былтыр, яңадан аккошка әверелә алмасын өчен, Сөембикәнең канатларын утка ата. Шуның белән кызны борчуга сала.  Ал­ да ни көтә аны? Кешеләр арасында яшәп китә алырмы ул?
Балериналарның сәхнәдәге гомерләре озын түгел. Юлтыевага да тылсымлы канатларын салыр вакыт җитә. Одетталар, Сөембикәләр, Мариялар, Зөһрәләр сәхнәдә кала, артистка төшеп китә.
Кулда пенсия кенәгәсе. Аңа хәзер ай саен 100 сум пенсия килеп торачак. Шуңа өчәү — әнисе, улы, үзе яшәргә тиешләр. Яңабаштан һөнәр сайларгамы?
Бу турыда элек бик сөйләнелмәсә дә, әнә шундый чынбарлык алдында каушап, тормыш төбенә төшкән сәхнә йолдызлары аз түгел.
Ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Нинель бу юлы да югалып калмый. Сорауларга җавапны да саубуллашу бенефисыннан күп элегрәк эзли башлый ул.
Күпме сөенечләр китергән 50 нче еллар — 25 еллык сәхнә юлының кыл уртасы. Бар дөньяңны онытып бие дә бие генә, юкса. Юлтыева исә үзен, ирекле көннән, өстәмә мең мәшәкатькә, йокысыз төннәргә дучар иткән талантын балет куюда сынап карамакчы була.
П. И. Чайковскийның мәшһүр «Аккош күле» балеты яшь балетмейстер трактовкасында сәнгать сөючеләрнең күңеленә хуш килә. Бу әсәр  белән аны балет сәнгате Мәккәсе­ нә — Ленинградка гастрольгә чакыралар.

1966 елның җәе. Театрның балет труппасы гастрольгә беренче мәртәбә Юлтыевасыз китеп бара. Нинель дә чемоданын тутыра. Яңадан (инде ничәнче мәртәбә!) Ленин каласы чакыра аны. Бу юлы Римский-Корсаков  исемендәге Ленинград консерваториясенең хореография бүлегендә укырга.
Тормыш контрастлары! Кырык яшьлек студентка, кичәге прима-балерина көндез илаһи музыка агылган мәрмәр залларда йөри, ә кичләрен идәннәр юа.
Бераздан аны кайчандыр үзе укыган А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесына стажер-педагог итеп чакыралар. Монголия яшьләрен балет серләренә төшендерергә.
Казанга кайту белән  Юлтыева  эшкә  чума.  1969  ел­ дан — М. Җәлил исемендәге театрның баш балетмейстеры. Ә тагын өч елдан культура институтының хореография кафедрасы мөдире.
 

Мисыр

Аяк «портреты» турында әйткән идек инде. Альбомның бүтән бер битендә бу аяк галибәнә позада — Хеопс пирамидасы ташына басып тора.
1955 елда «Шәһрезадә» балетын сәхнәгә куйганда яшь балетмейстер шушы әкияти илләрне гизәрмен дип уйлады микән? Унтугыз елдан Мисырга чакыралар аны. Каһирә балет театры труппасы белән Нинель Давытовна өч елдан артык эшли. Спектакльләрнең төнге 11 дә башлануын искә алсаң, анда узган гомер чын-чынлап мең дә бер кичә! Труппаның художество җитәкчесе һәм баш балетмейстеры Нинель ханым шул озын кичәләр һәм тынны куырырлык эссе көннәр дәвамында киеренке көрәш алып бара. Чын сәнгать өчен, спектакльләрнең гомере өчен.
Мисырга Совет сәнгате илчесе булып килгән Татарстан кызы гарәп осталарын кояш чыгышы иленә — Япониягә алып килә. Гастроль гаять уңышлы үтә. Юлтыева әлеге труппа белән дөньяның уннарча илендә була.
Альбомдагы фоторәсемнәр кинокадрлар кебек алышынып тора. Менә Нинель Давытовна үзе төшергән фотолар: Мәккә базары, Дәмәшкъ мәчетләре, Истанбул порты, Карабубу...

Илгә кайтып дүрт ел эшләү белән — яңа сәфәр. Бу юлы кояш Казандагыдан 12 сәгатькә соңарып байый торган Венесуэлага. Экономия максатыннанмы, тәрҗемәче бирмиләр. Испан телендә сөйләшүче дәртле, кызу яңа танышларының тирадаларын теләсә ничек аңла! Аңла гына түгел, аңлат та — кунак булып килмәгән ләбаса — дәүләт балет труппасының художество җитәкчесе. Ни булса да була, 55 яшендә Юлтыева җирле акцент белән испанча, кем әйтмешли, теттереп сөйләшә башлый. Ике ел ярым вакыт эчендә татарча түгел, русча да бер генә сүз әйтергә туры килә аңа.
Каракаста подъезд ишекләренә кадәр тимер рәшәткәле. Кичке якта ялгыз йөрү хәтәр нәрсә, ләкин бит спектакльләр төн уртасында бетә. Бер тапкыр шулай караңгы почмактан күләгә атыла, кулында пычак ялтырап китә.
— Собака!
Таныш түгел сүздән өркеп, төнге юлбасар читкә сикерә.
Румба, самба биеп сыннары ук үзенчәлекле формалашкан җирле артистларны классик балет хәрәкәтләренә өйрәтер өчен Нинель Давытовна шул яшендә кабат пуантка баса, көн саен җиде кат тиргә батып эшли. Репетиция ахырына аяк атлар хәле  калмагач,  баскыч  култыксасын­ нан шуып кына төшә. Аның каравы, Каракас сәхнәсендә классик балетның иң гүзәл үрнәкләре «Жизель» һәм «Аккош күле» куела. Ул көннәрнең сөенечле кайтавазы булып Юлтыева өстәлендәге пыяла астында бер фоторәсем сак­ лана. Мәскәүдә үткән халыкара конкурста алтын медаль алган Хулио Бокко рәсеме ул. Аның шәкерте.


Профессор

«Кафедра мөдире» дигән ишекне шакыйбыз. Эшлекле, җитди ханым каршы ала. Яшь чырайлы, төз гәүдәле. Шулай да балерина Юлтыеваны тану кыен инде.
Хәер... Мөдир ханым җәһәт кенә тәрәзә төбенә менеп, форточканы япты — миңа җил бәрә күрмәсен, янәсе. Аннан җиңел генә бер аягына сикереп төште.
Ял көне булса да, кафедра ачык. Халык биюләре буенча зачет. Хәрби хезмәткә алынучы студент егет зачетын биреп өлгерсен өчен килгән икән профессор.
Зачет бара. Зал уртасына бер-бер артлы парлар чыга... 

Комиссия өстәле артында утырса да, «ничек» кирәген  Нинель Давытовнадан да шәбрәк белүче юк — һәр биюдән соң бөтен күзләр аңа текәлә. Маэстро студентларны да бик шәп белә икән.
— Бу кыз безгә керү өчен өч ел рәттән имтихан тотты, хәзер менә отличница! — диде ул берсе хакында аеруча җылылык белән.
Мисырда эшләгәндә Юлтыева бер нәрсәгә игътибар итә. Шәрык илләрендә ялгыз бию культурасы алга киткән. Асылда бу — сарай биюләре, кәнизәк биюләре. Үз халкы өчен горурланып та куя. Бездә биюләр бихисап. Љчле, дүртле, чүпләмәле, тезмә...
— Халкыбыз биюләре күз алдында югалып бетеп бара, тиешенчә өйрәнмибез, — диде ул зачеттан соң.

Юлтыева Н.Д. ачынып-зарланып кына кала торган кеше түгел. Милли бию фольклорын җыю өчен белгечләрне алар үзләре әзерли. Сәләтлеләрне табарга, институтка китерергә кирәк. Кафедра мөдире җыенып, районнарга үзе чыгып китә. Хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшә. 
 Менә әле дә ул романтик мизгелләр тулы альбомнарны читкә шудырып, алдыма, зур бер сөенче итеп, шундый бер концерт программасын китереп салды.
Тагын бер игълан... Элеккеләре, «Юлтыева» фамилиясе чекрәеп торганнары янында  аның  өчен  нәрсә  генә  ин­ ­ де бу?
Нәкъ менә шулай үз «мин»ен үзәккә куймыйча, бүгенге көн белән яшәгәнгә күрә шундый дәрәҗәгә ирешкән — хореография буенча республикада бердәнбер профессор, халкыбызның могтәбәр кешесе була алган да инде ул.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар