Гадәти Россия гаиләсе баласын мәктәпкә әзерләр өчен 20 мең сумга кадәр якын акча сарыф итә. 2014 ел белән чагыштырганда, әлеге сумма 47 процентка кискен арткан. Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге ата-аналар арасында сораштыру үткәреп, шундый мәгълүматка ия булган.