Кешенең муенында беленер-беленмәс кенә бер биз бар. Аны калкансыман биз дип йөртәләр. Кешенең сәламәт яшәве өчен үтә дә кирәкле гормоннар эшләп чыгаручы бу бизне калкан сыман дип әйтүдә тирән мәгънә бар сыман. Чыннан да, теге яки бу гормоннар җитешмәгәндә кеше организмы гаять зур кыенлыклар кичерә, ягъни яклаучысыз — калкансыз кала. Бу һәм «калкан»га кагышлы сорауларның кайберләренә I категорияле табиб- эндокринолог Зифа Минһаҗева җавап бирә.