Логотип
Сәламәтлек

Калканың - нык булсын!

Кешенең муенында беленер-беленмәс кенә бер биз бар. Аны калкансыман биз дип йөртәләр. Кешенең сәламәт яшәве өчен үтә дә кирәкле гормоннар эшләп чыгаручы бу бизне калкан сыман дип әйтүдә тирән мәгънә бар сыман. Чыннан да, теге яки бу гормоннар җитешмәгәндә кеше организмы гаять зур кыенлыклар кичерә, ягъни яклаучысыз — калкансыз кала. 
Бу һәм «калкан»га кагышлы сорауларның кайберләренә I категорияле табиб- эндокринолог Зифа Минһаҗева җавап бирә.


Тиреотроп гормон (ТТГ) җитеш­мәгәндә барлыкка килә торган хасталыкны гипотериоз дип йөртәләр бугай. Бу чирне ничек ачыклап була?

– Гипотериоз ул – калкансыман бизнең үз вазыйфаларын башкара алмый башлавын аңлата. Моны рас­­­лау яки кире кагу кыен түгел. Шушы гормонның нисбәтен ачыклау өчен гормоннарга венадан кан тапшырырга гына кирәк. 

ТТГны ачыклау Т3 белән Т4не ачыклауга караганда мөһим­рәк, чөнки калкансыман биз эшчән­легендәге үзгәрешләр нәкъ менә ТТГ гормоны үзгәрүдән башлана. 
 Гомумән, ТТГны санату – гормоннарга иң еш үткәрелә торган тикше­ренүләрнең берсе. Гипотериоз бил­геләре белән танышканнан соң, бу сезгә дә аңлашылыр. 

Шулай итеп, түбәндәге очракларда ТТГны билгеләү мөһим:
* тик торганнан тазара башлау, авырлыкны диета һәм физик күнегүләр ярдәмендә төшерә алмау;
* эч кибү яки, киресенчә, еш тышка чыгу;
* бер кеше дә салкынга зарланмаганда туңып йөрү;
* тиз ару, акрын кыймылдау, үшәнлек;
* хәтер начарлану, игътибар таркаулану;
* депрессия, тынгысызлану;
* тән тиресе корышу, тупаслану;
* чәч коелу;
* тавыш утыру яки сәбәпсез карлыгу;
* буыннар авыртыну;
* күрем күрү тоткарлану яки киресенчә кан күп килү;
* җенси теләк сүрелү;
* балага уза алмау;
* йогышлы авырулар белән еш авыру;
* йоклаганда гырлау;
* муен тирәсендә уңайсызлык 
тою.

Гипотериоз килеп чыгу өчен өстәмә сәбәпләр дә бар. Болар:
* 40 яшьтән узган ханымнар;
* бала табып, алты ай вакыт 
* узган хатыннар;
* канда холестерин күп булу;
* калкансыман бизендә элегрәк берәр чире булган кешеләр;
* кайчандыр баш яки муен тирәсен нурлар ярдәмендә дәвалауга дучар булган кешеләр;
* литий яки амиодарон (кордарон)   кебек дарулар эчкән кешеләр; 
Аддисон авыруы, шикәр диабеты 
(1 нче тип), ревматоид, артрит кебек чирләр белән авыручылар;
* якын туганнарыгызда калкансыман биз авырулары булу;
* УЗИдан караганда калкансыман   бизнең зурайганы күренү.

Тәмәке тартмый торган яшь егетләргә ТТГны тикшереп торасы түгел. Ә бала табу турында уйлап йөрүче яшь ханымнарга ТТГны каратырга кирәк. Йөкле хатыннар арасында гипотериоз очрап тора. 


Калкансыман биз өчен ипи кебек кирәкле йод матдәсе турында да мәгълүмат аласы иде.

– Йод – сәламәт яшәү өчен әйтеп бетергесез зарур матдә. Калкансыман биз үз вазыйфаларын башкара алсын өчен, чыннан да, ул аңа ипи кебек кирәк. Йод гормоннар балансын саклау, баш миен эшләтү өчен, иммунитетны тәэмин итү өчен бик кирәк. Хәтта кешенең интеллект дәрәҗәсе дә йод микъдарына бәйле. Йод җитеш-мәгәндә йөрәк һәм кан тамырлары авырлык кичерә. Мускуллар авырту, елаклык, тән тиресе бозылу шулай ук йод белән бәйле күңелсезлекләр. 
Калкансыман биз гормоннары 65 процентка йодтан гыйбарәт. Кеше организмындагы йодның 50 проценты калкансыман биздә тупланган. Йод ул – бик эшчән элемент. Ул йогышлы авырулар белән көрәшергә ярдәм итә, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген контрольдә тота. Йод җитешмәгәндә калкансыман биз, кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгарырга көчәнеп, зурая. 

Афәт янаганын ничек итеп белергә соң?

– Йод тиешенчә кермәгәндә кеше сүлпәнләнә, әмма тиз ярсып китә, аның бер сәбәпсез кәефе кырыла, ул бик еш төшенкелеккә бирелә, баш эчендәге кан тамырларының басымы күтәрелгәнгә күрә кешенең гел башы авырта.

Йод җитешмәү сәбәпле, гемоглобин төшү үзе үк бик күп чирләрнең сәбәпчесе була ала. Йод җитешмәүне йөрәк тә тиз сизә. Аскы кан басымы күтәрелә, аритмия күзәтелә, атеросклероз барлыкка килә. Шул ук вакытта традицион дәвалау бернинди файда бирмәскә мөмкин. 

Күз тирәли кара түгәрәкләр хасил булу, кул-аяклар шешенү, мускуллар авырту, күкрәк һәм бил радикулиты – барысы да йод җитешмәгәннән. 
Балаларга озак вакыт тиешле микъдарда йод кермәсә, алар физик яктан һәм акыл үсеше ягыннан яшьтәшләреннән калыша башлый. Йөкле чагында тиешле микъдарда йод кабул итмәгән аналардан хәтәр авырулы балалар туарга мөмкин (мәсәлән, кретинизм).

Йод җитмәүнең билгеләре бардыр бит инде аның?

– Әйе, аппетит начарлану, тиз ару, еш кәеф китү, чәч коелу, тән тиресе кипшенү, тешләр кителү, колак катылану, хәтер начарлану, бик еш баш авырту сезне сагайтырга тиеш.

Димәк, ниндидер ризыкларга басым ясарга кирәк.

– Дөрес. Иң элек өстәлегездә балык ризыклары булсын. Сөт ризык­лары да бик мөһим. Карабодай, тары ярмасы, диңгез кәбестәсе, кара миләш, бал, лимон, әстерхан чикләвеге, йодлы тоз киңәш итә алам. Шул ук кишер, бәрәңге кебек күнегелгән яшелчәләр дә безгә 
бу җәһәттән әйбәт ярдәмче.

Йод җитешмәгәнен табибка бармыйча гына да ачыклап буламы?

– Бар аның бер ысулы. Терсәктән өстә яки тездән өстә тәнегезгә йод белән рәшәткә сызгалагыз. Әгәр сызыклар ике сәгатьтән юк булсалар, димәк, сезгә йод нык җитми. Тәүлек буе сызыклар югалмый икән, бу – 
бик әйбәт. Алай да табибка күренегез. Ул киңәш иткән дарулар ярдәм итми калмас. 
 

Белмәсәң бел!

Гадәти йод эремәсен эчү дә, аны тәнгә сөртү дә көткән нәтиҗәне бирми. Чөнки андый йодны организм үзләштерә «белми». 
Аннары йодны чамасын белми куллану зыянлы да булырга мөмкин.
Халык табиблары бу җәһәттән үз киңәшләрен бирә. Әйтик, кара миләш, карлыган, әстерхан чиклә­веге йод кытлыгын һәм шул сәбәпле килеп чыккан чирләрне дәвалауда ярдәмче була ала. Әстерхан чик­лә­веге эчендәге элпә организмдагы йод кытлыгын җиңү җәһәтеннән бигрәк тә файдалы. Моның өчен бер стакан чикләвек элпәсенә ярты стакан аракы коеп, бер атна төнәтергә кирәк. Аннары чирек стакан җылы суга бер чәй кашыгы шушы төнәтмәне салып, көнгә өч мәртәбә ике ай дәвамында эчәсе. Бу дару гипотериозны (калкансыман бизнең эшчәнлеге кимү) гына түгел, мастопатияне, миоманы, простатитны, гипертония, икенче типтагы диабетны, баш миендәге кан тамырлары кысылуны, стено­кардияне, веналар варикозын да дәвалый. 


Тагын бер дәва: монысы чикләвек элпәсе белән дәвала-нуга караганда азрак нәтиҗә бирә. Аның каруы, әзер­ләве ансат. Кызыл чәчәкле яран гөле яфракларын савытның өчтән бере булырлык итеп банкага тутырыгыз. Өстенә банка тулырлык итеп аракы салыгыз. Ике атна караңгы, җылы урында торсын, вакыт-вакыт болгаткалап алыгыз. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашарга 20-30 минут кала, берәр чәй кашыгы эчегез. 
Дәвалау курсы – бер ай.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар