Логотип
Сәламәтлек

​Ай, башым, вай, башым!

Баш авыртуның нәрсә икәнен бел­мәгән кеше юктыр ул. Әмма авырту авыртуга охшамый. Кемдер — тавышка чыдамый, кемдер — йокы туймаудан күрә. 

Ул авыртуларның ни нәрсә икәнен иң нык белүчеләр — бернинди дару да баса алмый торган өянәктән интегүчеләр. Мигрень — баш өянеге диләр аны. Мигрень вакытында башның ярты ягы үтереп сызлый башлый. Бу чирдән интегүчеләр аның якынлашуын үзләренә генә мәгълүм билгеләрдән сизеп, котлары очып тора.

Ашыгыч ярдәм


Мигрень – гадәттә, башның яртысын сызлата торган чир. 

Яктылыкка, тавышка ярсучан, күңел болгану күзәтелә. Мигрень башланганны алдан сизеп алуыгыз әйбәт. Мөмкин кадәр тизрәк тәрәзә пәрдәләрен корып куегыз. Утны сүндерегез, тын бүлмәдә калырга тырышыгыз. 

Бик тиз генә берәр тамчы лаванда мае белән бөтнек мае кушып, шуны ике чәй кашыгы үсемлек маена салып, чигәләрегезне, башның арт чүмечен, муеныгызны угалагыз. 
Баллы кайнар чәй эчегез. 

Шулай да башыгыз авырта башлаган икән, башны сөлге белән кысып бәйләгез. Баш артына, ниндие булышуга карап, йә салкын, йә кайнар грелка куегыз. 
Аяк табан астын озак итеп массажлау уңай нәтиҗәләргә китерер. Маңгайга йә кайнар, йә салкын компресс куярга кирәк. Чират­лаштырсаң да ярый. Маңгайга – кайнар, баш артына салкын компресс куеп торырга, аннан алмаштырырга мөмкин. Мондый чиратлаштыру алты тапкырдан артмасын. 
Чигәгезгә вьетнам бәлзәме ышкыгыз. Валерьянканың да ярдәме тияр. 


Халык чаралары


* Лимон кабыгының эчендәге ак катламын кубарып, дымлы ягы белән чигәгә куегыз. Лимон кабыгы торган урын кызарып чыккач, мигрень өянәге басылыр. 
* Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Кәбестә сутында калий ионнары күп. Бу микроэлемент, кан тамырларының һәм мускулларның эшчәнлеген көчәйтеп җибәреп, авыртуны бик тиз басар. Маңгайга, чигәләргә ябар алдыннан кәбестә яфракларын бераз угалагыз, кисеп-кисеп жибәрегез, шулай итсәң, аның суты әйбәтрәк чыга. Алыштырып торыгыз. 
* Суган ябуның да файдасы бәхәссез. Мөмкин булса, суганның сутын чыгарып, тастымалны шул сутка манып алыгыз. Менә дигән компресс булыр. Андый мөмкинлек булмаса, суганны боҗралап турап, аны маңгайга куярга да мөмкин. Әчесе кермәсен өчен, күзегезне йомып торыгыз. 
 

Махсус нокталар


Дару кабар алдыннан үз-үзегезгә нокталы массаж ясап карагыз. Әйтик, берничә минут ике як чигәгезне дә берьюлы баш бармак белән массажлагыз. Бит һәм муен мускулларына игътибар итегез. 
Авыз кысып ябылган булмасын. Жилкәләрегезне алмаш-тилмәш өскә күтәргәләгез, аннан кисәк төшереп җибәрегез. Күзләрегезне йомыгыз. Сеанс ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. 
Муен белән баш тоташкан урында тагын бер нокта булыр. Муен уртасыннан ике бармак ераклыктагы бу нокта батып тора. Сез аны бик тиз табарсыз. Ике кулның да урта бар­маклары белән шул ноктаны әйбәтләп уыгыз. 
Тагын бер нокта баш бармак белән имән бармак арасында. Бу ноктаны учның ике ягыннан да уыгыз. 


Баш һәм муенны уу 


* Баш авырта башлауга урынга ятыгыз, тынычланырга тырышыгыз. 
Күзләрегезне йомып, тирән итеп сулыш алыгыз. Аннары баш белән муенны уыгыз. 
* Бер-берсенә кушырылган учыгызны маңгайга куеп, уңга-сулга кырык тапкыр хәрәкәт ясагыз. Маңгай өстеннән учны шудырып йөртәсе түгел, киресенчә, маңгай тиресен күчергән сыман хәрәкәтләр ясарга кирәк. 
* Учларны башның ике ягына куясы. Ике кулның да баш бармаклары колак тишеге тирәсендә торырга тиеш. Хәзер инде, баягы кебек, астан өскә таба кырык тапкыр хәрәкәт ясарга кирәк. 
* Уң яктан да, сул яктан да ияктән түшкә таба муенны уу хәрәкәтләре ясала. 
* Иң ахырдан маңгай, чигә, муен тирәсен сыйпап чыгыгыз, башның чәчле өлешен дә онытмагыз. 
 

Песидән ярдәм


Песиләр хуҗаларның алдына, аякларына, муенына менеп ятарга ярата.Кайберләре башка ук менә. Авырту тудырган тискәре тирбәлешләрне үзләренә алып, песиләр аны уңай энергиягә әверелдерергә сәләтле. Әмма әлеге дәвалауны үз теләкләре белән үткәрүләре мөhим. 
Югары кан басымы вакытында баш авыртканда, иң әйбәт чара – песидән «яка». Песиегезне дүрт минутка муеныгызга салып торыгыз. Моны бер-ике атна дәвамында көнгә өчәр тапкыр кабатлагыз. 

Йокысызлыктан баш авыртканда песине маңгайга кысып торыгыз. Уңайлы булсын өчен песине җайлап урнаштырыгыз да, үзегез аның янәшәсенә утырып, башыгызны песигә терәгез. Йокысызлыктан арыну өчен, мондый сеансларны 
көн аралаш өч атна дәвамында бишәр минут үткәрергә кирәк. 

Салкын тиеп, томау төшкәндә дә баш авырта. Бу очракта песи аяк табаны өстендә ятып торса әйбәт. 

Остеохондроздан да еш кына баш авыртучан була. Песиегезне аркагызга яткырып, 8-15 минут дәваланыгыз. 7-18 шундый процедура үткәрү зарур. 
 

Соклар эчегез


Сокларда витаминнар да, микро­элементлар да төрле-төрле. Организм аларны бик яхшы үзләштерә. Бик еш баш авыртып җәфаласа, бәрәңге согы эчәргә кирәк. Көнгә ике тапкыр чирек стакан эчеп кую да җитә. 
Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгара. Аны көнгә шулай ук өч-дүрт мәртәбә чирек стакан эчәләр. 
Катнаш соклар да әзерли аласыз. Моның өчен өч өлеш кыяр согына ике өлеш сельдерей, бер өлеш чөгендер, кишер соклары алына. Ашаганнан соң бер сәгать үткәч, көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчкәндә, теләсә нинди баш авыртуы басыла. Чирдән тәмам котылу өчен, иренмичә, ун көн дәвамында сок ясарга туры килер. Сокларны аерым-аерым суыткычта сакларга, эчәр алдыннан гына кушарга мөмкин. 

Кышкы һәм язгы айларда башкачарак составтагы соклар алырга мөмкин. Икешәр өлеш сельдерей, кишер, берәр өлеш бәрәңге, чөгендер согын югарыда әйтелгәнчә эчегез. 
 

Горчица сихәте


Бер уч горчицаны 50 градус кайнарлыктагы суга салып бутагыз, ботка сыман килеп чыксын. Аны чиләктәге бераз талгынрак (38-39 градус) суда 
болгатыгыз. Аяк-кулларыгызны кызарганчы шул суда тотыгыз. 
Горчицалы ваннага керергә дә мөмкин, тик ваннадагы су артык кайнар булмасын. Ваннада утыруны 10-15 минуттан да арттырмагыз. Тәнгә буялган горчицаны су белән юдырып төшерү зарур. Ваннада ятканда гәүдәнең күкрәк өлеше күмелмәсен. Горчицалы ванна кан йөрешен тизләтеп, башның 
авыртуын киметә. 
 

Үлән чәйләре


Баш авырта башлауга, үлән чәе пешерегез. Моның өчен ромашка, бөтнек, юкә чәчәге, мәтрүшкә бик әйбәт. Бу чәйләрнең сихәте төрле. Әйтик, баш авырту ашаган ризык белән бәйле булганда, ромашка чәе җиңеллек китерер. Юкә чәчәге организмдагы гормональ балансны яхшыртыр. Бөтнек кан тамырларын киңәйтеп җибәрер. Бу – гомумән, универсаль чара. Мәтрүшкә – нервлары какшаган кешегә файдалы, салкын тигәннән дә дәвалый, климакс чорындагы баш авыртуларны юып төшергәндәй итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар