Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Зәңгәр чәчәк – сагыну билгесе

Күрше йортның ишегалдында вак кына зәңгәр чәчәкләр үсә. Кар эреп, җир кибәргә дә өлгерми, ишегалдының ашъяулык кадәр генә аулак почмагында шул зәңгәр йолдызлар җемелдәшә. Шулкадәр вак үзләре, бу ташлы туфракта, күләгәдә, җиде җил чатында әле дә ничек үсәләр, диярсең. Һәр елны иске йортның тар, караңгы ишегалды шушы зәңгәр чәчәкләр белән бизәлә...

Без бу тирәләргә моннан 18 ел элек күченеп килдек. Ул елны ишегалдында бу чәчәкләр юк иде әле. Аның каравы, подъезд төбендәге агач эскәмиядә тезелешеп утырган әбиләр бар иде. Кайберләре белән бик тиз танышып, дуслашып киттек без. Әбиләр – һава суларга, ә мин бер яшьлек кызымны урамга уйнатырга алып чыгам. Тиз генә өйгә кереп чыгасым булганда әбиләр кызыма күз-колак булып та торгалый. Майтап апа, Сания апа, Әлфия апа, тетя Леналар күптән инде гүр иясе. Ә менә алар истәлеге булып, бу зәңгәр чәчәкләр ел да үсеп чыга. 

Майтап апаның кызы утырткан иде аларны. Әнисенең авылны сагынып җирсүен шушы чәчәкләр бераз гына булса да басмасмы, дигәндер, күрәсең. Майтап апа авылыннан 14 яшендә үк чыгып киткән. «Элек авылга вербовщик килеп,  җиденче классны тәмамлаган егет-кызларны эшкә китәргә яздырып йөри иде. Шунсыз колхоз җибәрми, китәр өчен паспорт кирәк, ә аны бирмиләр», – дип сөйләгәне истә Майтап апаның. 

14 яшьлек кыз ул вакытта әле СССР составында булган Донбасс шахталарына китеп, күмер шартлатучы булып эшли. Караңгы, тирән шахталарга төшәргә рөхсәт бирсеннәр өчен, үз яшен бераз арттырып, 16 яшь дип яздырырга туры килә аңа.  Күрәчәк арттан этә, диләр. Майтап апа да көннәрнең берсендә күңелсезлеккә очрый: күмер ишелеп, бер аягын имгәтә. Сеңере өзелгән аягы гомерлеккә бөгелми торган булып кала аның. Ул инде башкача шахтага төшеп эшли алмый. Туган ягыма якынрак булыйм дип, Казанга кайта. Шушында үзенә насыйбын очратып, кияүгә чыга. Бер аягына чатанлап йөрсә дә, дүрт баласын да үстерә, заман чире – эчкечелек белән авырган ирен дә ташламый, тегүче янында өйрәнчек булып йөреп, тегәргә дә өйрәнә... Барысы да үз вакыты белән җайлана. Ләкин менә авылны сагынуы гына... Үзе үскән авылның чишмә буйларын бер әйләнеп кенә килсә дә, сагынуы бераз басылыр иде дә... Юк шул, мөмкин түгел – туган авылының болыннары өстендә күптән инде Идел дулкыннары тибрәлә... 

Бер язда Майтап апаның кызы ишегалдының шушы почмагын тигезләп, чәчәк орлыклары сипте. Әбиләргә бер юаныч булсын әле дип эшләде ул моны, мөгаен. Орлыклар шытып, ишегалдында кечкенә зәңгәр «ашъяулык» барлыкка килгәч, чынлап та әбиләр ничектер җанланып китте. Бер карыйсың – өйдән алып чыккан табуреткаларына утырып, «гөлбакча»ларының чүбен утыйлар. Икенче карыйсың – кулларында лейка – чәчәкләргә су сибәләр. Шул тирәдә генә туп тибеп мәш килгән малай-шалайны да, чәчәклекне таптамаска кирәген әйтеп, гел кисәтеп торалар. 

Безнең бу тирәләрдән Казан метросы уза. Метро төзегәндә ишегалларының астын-өскә китереп, моңарчы булган агач-куакларны төбе-тамыры белән кубарып ыргыткан булганнар. Әбиләрнең «гөлбакчасы» шул шыксызлыкны бераз гына булса да бизәп тора. Үткән-сүткән дә таш-кантар арасындагы зәңгәр «ашъяулыкны» күреп, ирексездән шунда башын борып, елмаеп уза. Шәһәрдә табигатьнең кечкенә генә бер көзгесе дә шулай тансык була бит ул. 

...Беренче булып Майтап апаны озаттык. Җеназасы артыннан ул тәрбияләп үстергән зәңгәр чәчәкләр моңсу гына карап калды. Икенче язда инде «гөлбакча»га Әлфия апа белән Сания апа гына чыкты. Аннары зәңгәр чәчәкләр Сания апа белән дә мәңгегә хушлашты... Подъезд төбендәге агач эскәмиягә Әлфия апа ялгызы гына чыгып утыра торган булды. Олыгайса да, «гөлбакча»ны ташламады ул. Дус әбиләренең истәлеге итеп, чын күңелен биреп тәрбияләде зәңгәр чәчәкләрне. Ә бер язда чәчәкләр аның «гөлбакчага» чыкканын озак көтте. Чыкты ул чыгуын... Тик улы җитәкләп һава суларга алып чыккан карчыкны чәчәкләр бер мәл таный алмый торды. Карчыкның үзенең дә карашы «гөлбакча»да тукталмады. Ул инде элеккеге Әлфия апа түгел иде... Зәңгәр чәчәкләрне генә түгел, үзенең дә кем булуын оныткан иде... Кара көздә кыраулардан сулган зәңгәр керфекләрен чак күтәреп, зәңгәр чәчәкләр Әлфия апа артыннан соңгы тапкыр карап калды... Аннан соң инде «гөлбакча»га башка чыгучы булмады...

Майтап, Сания, Әлфия апалар юк дип тормады, җир йөзенә кабат күкрәп язлар килде. Кояш нурларына иркәләнеп, чәчәкләр кабат зәңгәр керфекләрен ачты. Ничә еллар инде алар шулай язларны, көзләрне ялгыз каршы ала. Кайчагында бу вак кына зәңгәр чәчәкләр миңа тугрылык үрнәге булып тоелалар. Аларны тәрбияләп үстергән апалар үзләре бу дөньяда юк, ә чәчәкләр аларга тугрылык саклап, һәр язда туфрак астыннан шытып чыга.  Зәңгәр чәчәкләр – сагыну билгесе дә сыман. Алар, мөгаен, үзләрен үстергән ул апаларны сагынып, быел күренмәсләрме, дигән өмет белән ел да яшәрәләрдер...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар