Әти белән әни аерылышуның бала өчен никадәр зур стресс булуы турында психологлар әледән-әле әйтеп киләләр. Ә бала олыларның үч алу уенындагы корбанга әйләнсә? Бу уңайдан аерылышу процесслары алып барган адвокат уйланулары.
«Ирем белән аерылыштык. Ул балаларны тартып алу белән яный. Кайчан да булса бер аларны алып китәр дә кире кайтармас дип куркып яшим», «иремә аерылышырга гариза бирүем турында әйткәч, мине һаман чыгырымнан чыгарырга тырыша, тавыш күтәрсәм йә бала елый башласа кулына телефонын алып видеога төшерергә тотына…», «иремә аерылышырга һәм алиментка судка бирәчәгемне әйткәч: «Берүзең китәсең, балалар минем белән кала», – дигән сүзләрне ишеттем...»
Адвокат Динар Шакиров үзенең телеграм каналында хатын-кызлардан мондый мөрәҗәгатьләр еш килүен турында яза. «Хатын-кызларның миңа мөрәҗәгать итүенә сәбәп булган хәлләрне озаклап санап чыгарга мөмкин. Әмма аларның барысын да төп бер фикергә кайтарып калдырырга була, – дип яза адвокат. – Әгәр гаиләдәге низаглар вакытында ирегез сезгә: «Балаларны сиңа бирмәячәкмен!» – дип әйтсә, низаг чыкканда баланы кулына алып юату, тынычландыру урынына телефонга үрелеп, сезне видеога төшерә башласа, әгәр аның судта яки опека органнарында сезгә каршы куллану өчен сезне начар яктан күрсәтәчәк «дәлилләр» җыюын сизәсез икән кичекмәстән чара күрергә кирәк! Балаларның яшәү урынын суд тәртибендә әниләре белән билгеләү мәсьәләсен күтәрү мөһим!»
Гаилә таркалганда иң авыр мәсьәләләрнең берсе – баланың кем белән яшәячәген билгеләү. Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә, ата һәм ана балаларына карата тигез хокукларга һәм бурычларга ия. Динар Шакиров язуынча, бу хактагы эшне караганда суд баланың һәр ата-анага, абый-апаларына һәм энесе-сеңелләренә булган якынлыгын; һәр ата-ананың яшәү шартларын: торакның, баланың йоклавы һәм дәрес әзерләве өчен аерым урыны булуын; ата-ананың эш графигын һәм балага вакыт бүлеп бирү мөмкинлеген; ата-ананың шәхси сыйфатларын, баланы тәрбияләүдә катнашу дәрәҗәсен һәм баланың мәнфәгатьләрен исәпкә ала.
Балага 10 яшь тулганчы аны психологик яктан борчымыйлар, кем белән – әтисе беләнме, әллә әнисе беләнме яшәргә теләвен ачыклау өчен судка чакыртмыйлар. Ә менә балага 10 яшь тулгач, элеккеге ир (элек бергә яшәгән ир) аны үз ягына аудару өчен төрле хәйләләр кора башлый: яңа телефон, уен приставкасы, квадроцикл, скутер бүләк итү, теләгәнчә ирек бирү һәм башка шундый кызыктыргыч чаралар кулланыла. Кызганыч, әле тормыш тәҗрибәсе җитәрлек булмаган баланың, бигрәк тә малайларның аңына мондый вәсвәсәләр, чикләнмәгән ирек һәм контроль булмау нык тәэсир итә. Моңа психологик басым да өстәлергә мөмкин. Нәтиҗәдә, әтисе җитәкләп судка алып килгән бала суд залында: «Мин әтием белән яшәргә телим», – дип белдерә. Шуңа күрә адвокат иреннән аерылган хатын-кызларга балалары 10 яшькә җиткәнче үк аларның яшәү урынын суд аша билгеләтергә киңәш итә. Моның мөһимлеген ассызыклый. Шәхсән ул баланың яшәү урыны әнисе янында булырга тиеш дигән фикергә басым ясый.
Бу җәһәттән ир-атлар: «Ни өчен?» – дип сорарга мөмкин. Тормышында үзе дә аерылган кеше буларак, Динар Шакировның моңа җавабы бар.
«Мин үзем дә ир-ат, өстәвенә, аерылышкан ир һәм улларымның әтисе булсам да, шунысына нык ышанам: җитди сәбәпләр булмаганда, кечкенә баланы әнисеннән аерырга ярамый, – дип яза ул. – Әни белән бала арасында үзгә бер рухи бәйләнеш бар! Тормыш нәкъ менә ананың карынында ярала. Тугыз ай дәвамында әни баласын үзендә йөртә, аны үзенең көче һәм җаны хисабына үстерә. Миңа ир-ат клиентлар мөрәҗәгать итеп: «Элекке хатынымнан баланы алып китәргә телим. Бу күпмегә төшәчәк?» – дип сораганда, иң элек мондый сораулар бирәм: ул хатын-кыз исерткеч эчемлекләргә бәйлелектән интегәме, нарколог яки психиатр исәбендә торамы, баланы кыйныймы, аңа карата рәхимсезлек күрсәтәме, баланы караучысыз калдырып, үзе тәүлекләр буе каядыр югалып йөриме, баланың тәрбиясе һәм белеме белән шөгыльләнмиме? Әгәр «юк» дип әйтсәләр, икенче соравым әзер: алайса, сезне мондый адымга нәрсә этәрә? Кызганыч, җавапларның 90 процентында ир-атның баланы әнисеннән тартып алырга теләве элекке хатынына зыян китерү, күңелен яралау, алимент түләмәү, баланы манипуляция чарасы итеп файдалану яки аны гаиләгә кире кайтару теләге белән бәйле».
«Адвокатларга психологияне генә түгел, психиатрияне дә яхшы белү зарур, – дип яза Динар Шакиров. – Акыллы, аек фикер йөртә белүче һәм психик яктан сәламәт ир-ат үз баласына һәм аның әнисенә белә торып зыян китерергә тиеш түгел! Әлбәттә, аерылышу бала өчен зур психологик җәрәхәт булып тора. Әти-әнисе исән-сау булып та, баланың «әти» яки «әни» дип эндәшү мөмкинлегеннән мәхрүм калуы – иң аяныч хәлләрнең берсе. Кызганыч, аерылышулар да тормышта еш очрый. Иң мөһиме: бу хәлләрдә баланың күңелен мөмкин кадәр азрак яраларга тырышу. Әгәр бала манипуляцияләү, үч алу, үз-үзеңне раслау яки үзеңнең әһәмиятеңне күтәрү коралына әйләндерелә икән, бу инде кеше дигән бөек исемгә тап төшерә торган оятсызлык!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк