Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Укучы хаты

Гомер бертуктамый алга чаба. Менә быел да чагыштырмача җылы кыштан соң, язга аяк бастык...

Гомер бертуктамый алга чаба. Менә быел да чагыштырмача җылы кыштан соң, язга аяк бастык. Җир өстендә яшел үлән баш калкытканын сизми дә калдык. Инде беренче үги ана яфраклары да күренә башлады, бакчаларда кычытканнар пәйда булды. Кычыткан диюгә, бер вакыйга искә төшә минем. 

...Ул көнне мәктәптән вакытында өйгә кайтмаган кызыбызны эзли-эзли, уттан суларга төшкәнебезне бүгенгедәй хәтерлим. Шалтыратып сорамаган таныш-белеш, укытучы, классташлары калмады... Юк бала! Телефоны да «не доступен». Эзләп-эзләп тә таба алмагач, полициягә хәбәр итәрбез дип торганда бергә эшләүче хезмәттәшем кесә телефоныма шалтыратты. «Кызың безнең ишегалдында таганда утыра!» – ди. Белмим, аяк җиргә тиде микән ул чакта. Йөгергән уңайга аяк астында үсеп утырган кычытканны йолкып алганым гына истә. Күрәсең, кычыткан ул чакта балама яхшы «сабак» биргәндер, аның шактый вакыт: «Әни, кар яуса, кычыткан бетәр иде, әйме?!» – дигәнен бүген дә елмаеп искә алабыз. 

Кычыткан үзебезгә дә балачакта шактый эләккәләгәндер инде ул. Балалык белән алары истә калмаган. Авыл баласы өчен ул гадәти үсемлек санала, чөнки бакчада да, койма кырларында да шактый үсә иде. Әле шул кычытканны чиләк-чиләк урып алып кайтып, бәбкәләргә, тавык-чебешләргә махсус улакларда тапап куя идек. Аннан әни аны он, пешкән бәрәңге белән кушып, кош-кортларга җим ясап бирә. Ә ул кычыткан ашының тәмлелекләре! Авыл җирендә туып-үсеп, бер генә тапкыр булса да кычыткан ашын ашап карамаган кеше сирәктер. Язның иң беренче витамины ич ул! 

Бакчада баш төртергә дә өлгермәде, быел да җыеп алып, ашын пешереп ашадык әле. Ашның рецепты да гади – кем ничек тели шулай пешерә. Мин үзем ит кайнаган шулпага салып пешкәнен яратам. Шунда бәрәңгесен, суганын турап, кишерен кыргычтан кырам, аңа бераз озынча токмачны ваклап салам һәм пешеп чыгар алдыннан гына бер йомырка туглап шулпага кушам. Яшел суганнар турап ашасаң, телләрне йотарлык була. Ә инде ашны ачык һавада утын өстенә казан асып та пешерсәң, тәме икеләтә арта! 

Кычыткан элек сугыш чоры балаларын да ачлыктан коткарган. Әнием: «Безне ул елларда үлемнән шул кычыткан, балтырган, кукы, юалар саклап алып калды», – дип искә ала. 

Әле тагын шунысы хәтердә сакланып калган, без мәктәптә укыганда авыл фермасындагы яшь бозауларга кычыткан җыю бар иде. Без балалар да бу эштә бик теләп катнаша идек. Кычыткан тапшырган өчен күпмедер акча да түләгәннәре хәтердә. Күбрәк акча алыр өчен арыш капчыгын кычыткан белән шыплап тутырып, аны велосипедның артына беркетеп, җыю пунктын көнгә берничә урый идек. Вакытны да файдалы үткәрәсең, кесәгә дә бераз «тама» иде! 

Бакчада үсеп утыручы менә шундый гади генә кычыткан балачак хатирәләренә алып кайтты әле, үзенең файдалы да, тәрбияви дә якларын искә төшерде. Гади генә булса да, бик тә үзенчәлекле икән ул кычыткан! 

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. 

Азнакай шәһәре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар