Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Укучы хаты

Мин көн саен эшкә 15 нче автобуска утырып йөрим. Кондуктор – транспортның визит карточкасы булырга тиештер бит инде. Менә шундый уйларга этәргән бер сәбәп булмаса, бу хатны язмас та идем... 

Мин көн саен эшкә 15 нче автобуска утырып йөрим. Кондуктор – транспортның визит карточкасы булырга тиештер бит инде. Менә шундый уйларга этәргән бер сәбәп булмаса, бу хатны язмас та идем... 

Җәй көне булды бу. Гадәттәгечә, иртән автобуска кереп утырдым. Бер тукталыш  узуга ук, кондукторның үз-үзен тотышы кәефне кыра башлады. Ташламалы юл йөрү билетымны бер билгеләп китте бит инде. Икенче тукталышта тагын яныма килеп, чәнечкеле генә итеп: «Ә кем билет ала?!» – димәсенме! Кабат сумкамнан билетымны чыгарып күрсәттем. 

Юл сумкалары тоткан бер ханым итагатьле генә итеп автобусның «Тандем»га барамы-юкмы икәне белән кызыксынды. Күренеп тора: безнең шәһәрнеке түгел бу ханым. Кондуктор кыз аңа тупас итеп: «Бара!» – дип кычкырды. Мин кондуктор җавабы өчен оялып куйдым. Ике апа сөйләшеп утыра иде. Кондукторның кәефе юклыкны чамалап, тиз генә «проездной»ларын сузарга ашыктылар. Ә тегесе әйләнеп тә карамыйча алгарак үтте. Кабат әйләнеп килде дә билет алуларын таләп итә башлады. Апалар, аклангандай: «Менә бит, без әле генә сезгә әйттек...» – дип сүз башлауга, «Ничек телим, шулай эшлим! Өйрәтмәгез! Ачыклыйсы бар әле: билет үзегезнеке микән!» – дип шик белдерде. Кирәк бит шул чакта, теге сумкалар күтәргән ханым тагын сорап куйды: «Гафу итегез, ә автобус «Кәҗә бистәсе»нә дә барамы?» Аяз көнне яшен суктымыни: кондукторның ачы тавышы бөтен салонга яңгырады: «Син нәрсә? Күктән төштеңме әллә? «Тандем» белән «Кәҗә бистәсе» бер юнәлештә, сарык!» – дип акырды. Бу инде баш түбәсенә кундырудан бер дә ким түгел иде! Казанга читтән килгән кеше безнең халык турында нәрсә уйлагандыр... 

Яңадан ул кондукторны бер тапкыр да очратмадым. Әллә автобусы туры килмәде, әллә җибәргәннәр, әллә үзе киткәнме... 

Моннан берничә ел элек троллейбус кондукторына сокланган идем. «Хәерле иртә, хөрмәтле пассажирлар!» – дип, һәр тукталыш саен юлчыларны елмаеп сәламләде ул. Өлкәннәргә җайлырак урыннар тәкъдим итте. Хәерле юллар теләде. Шундук кәефләр күтәрелеп китте. Транспорттагылар да елмая башлады.   Кешегә күп кирәкми шул! Шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигырь юллары искә төште: 

Бу кешегә ифрат аз җитә: 

Бер җылы сүз – 

Күңел эретерлек наз җитә... 

 Альбина СӘЛАХОВА.  Казан. 

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар