Соңгы елларда язылган татар романнары: язучы тәкъдим итә

Марат Кәбиров бу исемлекне галим Илшат Сәетовның "татар телендә укырга яраклы китаплар язылмаган" дигән фикергә җавап итеп "Интертат" электрон газетасы өчен махсус әзерләде.
"Болар теге яки бу ягы белән минем игътибарны җәлеп иткән әсәрләр. Бөтен кешегә дә бер дәрәҗәдә ошар дип уйламыйм. Ошамаса, Марат әйткәнгә алган идем, дип үпкәләп йөрмәгез", - диде Марат Кәбиров, исемлекне тәкъдим иткәндә.
Исемлектә 14 авторның 15 романы һәм, искәрмә рәвешендә, берничә повесть бар.
"Язучы буларак, мин бары тик үз әсәрләремне генә тәкъдим итә алам. Соңгы егерме елда язган романнар дүртәү - "Убырлар уянган чак", "Елмаю", Бердәнбер һәм кабатланмас", "Китап". Баштагы өчесе кибетләрдә күптән юк инде, бары тик Интернетта, минем сайтта гына таба алырсыз. Шуңа аларны тәкъдим итеп тормыйм. Ә соңгысы - "Китап" - яңа гына чыкты. Теләсәгез, укырга мөмкин. Ошаса - кычкырып мактарга да була, ошатмасагыз - бик тавышланып йөрмәгез", - дип искәртте ул.
1. Зөлфәт Хәким. “Гөнаһ” (1995-1996), “Легионер” (2009)
“Легионер” романында сугышта әсир төшеп Идел-Урал легионына кергән, соңыннан Белорус партизаннарына кушылган, сугыштан соң исә фильтрация лагерьлары аша үтеп, сатлыкҗан буларак алты елга хөкем ителгән кеше образы сурәтләнә. Төп конфликт һәрвакыт һәм һәркайда чын кеше булып калуга бәйле әхлакый характерда булса да, вакыйгалар барышында буыннар арасындагы рухи бәйләнеш, хыянәт һәм вөҗдан, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәсе, ата-баба каны тамган туган җир кадере, шәхес иреге, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге кебек җитди фәлсәфи-иҗтимагый проблемалар белән үрелеп бара.
“Гөнаһ” – үзен дусты үлемендә гаепле санаган кешенең тормышындагы кичерешләр сурәтләнә.
Марат Кәбиров: " Гөнаһ" - Кешенең күңел хәрәкәтен сүрәтләүгә корылган әсәр. Кулга тими, күзгә күренми торган нәрсәне кинога төшергән кебек тәэсир кала.
2. Галимҗан Гыйльманов. “Албастылар”(1999)
“Албастылар”да татар тормышына нигезләнеп, урман дөньясы белән бәйләп, сихер-магия алымнары кулланып, 1 ел хәтерен югалтып торган Хәлим исемле егетнең хәтеренә кайтуы сурәтләнә. Монда мәхәббәт тә, авыл хатынының тирән, чиста кичерешләре дә, Хозыр Ильяска тиң затлар да, кешелеклелек, тормышта үз урыныңны табу кебек темалар да бар.
Марат Кәбиров: Татар әдәбиятының фэнтезига тартым беренче әсәре. Кызыклы ягы: ул мифология белән таныш булмаганнарга - бер төрле, танышларга икенче төрле ачыла.
3. Фәүзия Бәйрәмова. “Кырык сырт” (2005)
Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» романында, тарихта беренче буларак, 1930 елларда, Сталин чорында, Урал аръягына, Магнитка төзелешенә сөргенгә сөрелгән татарлар язмышы тасвирлана. Тарихи документлардан күренгәнчә, бирегә Татарстаннан һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдән кимендә 60-100 мең татар сөрелә, аларның бер өлеше юлда, бер өлеше бирегә килгәч, ачлыктан һәм катып-өшеп үлеп бетә, бигрәк тә балалар һәм картлар кырыла. Бирегә затлы нәселләрне — татар муллаларын, укымышлы зыялыларны, галимнәрне, татар байларын гаиләләре, әби-бабалары, ата-аналары, унар балалары белән сөрәләр, алар коточкыч авыр шартларда, шушы тимер гигантын төзиләр… Магнитка төзелешендә татарлар катнаша, әмма аларның нәселе биредә милли мәктәп тә ача алмый…
Марат Кәбиров: Фәүзия Бәйрәмова "Кырык сырт" - репрессиягә эләккән татарлар язмышы турындагы иң шәп китапларның берсе. Бик четерекле (тарихи) фактлар кысасында персонажларны бөтен итеп саклый алуы белән кызык. "Татар рухы" дигән нәрсә бу әсәрдә персонаж дәрәҗәсендә.
4. Айдар Хәлим. “Хунвейбин” (2011), “Татар солдаты” (2016)
Әсәрнең төп герое Иркен 1917 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә туган җирен ташлап качырга мәҗбүр булган. Автор аны Татарстанның Мамадыш якларында урнашкан Кизләү авылында туып-үскән дип сурәтли. Хакимияткә дин иреген кысучы коммунистлар килү сәбәпле, Иркен Кытайга уйгыр кардәшләр янына барып төпләнә. Гомерен чит җирләрдә үткәрсә дә татар егете югалып калмый, туган авылын онытмый. Кытайда Кизләү исемле чын татар авылы төзи. Кытайда культура инкыйлабы вакытында төрмәгә утыртыла. Анда кыйналган, таушалып беткән Иркен зинданнан Америкага кача. 1997 елда Казанга килә, ләкин никадәр вакыт сагынып яшәгән Казанга килүе нәтиҗәсез, чөнки башкала бөтен миллилеген югалтканы ачыкланачак. Иркен үзенә һәм милләткә “Нишләргә?” дигән сорау куя.
“Татар солдаты” Рейхстагка беренчеләрдән булып җиңү байрагы кадаган Газетдин Заһитовның тормыш һәм сугышчан юлын халыкка җиткерә. Китап н архив материалларына һәм тарихи документларга нигезләнгән. “Аны татар халкына гына түгел, барлык дөнья вәкилләренә дә кирәкле хезмәт дип саныйм”, - ди Айдар Хәлим үзе.
Марат Кәбиров: "Хунвейбин" - татар тормышын киң планда сүрәтли торган бик бай әсәр: монда тел байлыгы да, үзенчәлекле характерлар да тулып ята. Татар тормышының мозаикасы дияргә ярыйдыр. "Җиңел" әсәр түгел. Бу кадәр катлаулы роман җиңел була да алмый.
“Татар солдаты" әле укылып бетмәгән. Монысы бик җиңел укыла. Язу рәвешендә әлләни үзенчәлекләр юк, ул күпләр кычкырып әйтергә дә шикләнгән нәрсәне роман итә алу белән әһәмиятле. Шулай дип әйтергә яраса - "миф тудыру тәҗрибәсе".
5. Мәдинә Маликова. “Кызыл Гөл” (2005)
“Кызыл гөл” – ике буын язмышы турындагы роман. Ата-аналарның язмышы тоталитар режим елларына туры килүнең нәтиҗәсен балалары да татый. Романда буыннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә.
Марат Кәбиров: "Кызыл гөл" - үткәннәр белән бүгенгене параллель сурәтлүнең кызыклы варианты. Үткәннәр киләчәктән дә тәэсир итәргә мөмкинлеген уңышлы күрсәтә алган.
6. Флүс Латыйфи. “Хыянәт” (1993)
"Хыянәт" - Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы унҗиде елындагы гаять четерекле вакыйгалар турында. Шул тарихи фонда ике яшь йөрәкнең мәхәббәт маҗаралары, күп югалту ачылары кичереп тә, аларның бер-берсенә тугрылык саклавы, батырлык, кыюлык күрсәтүләре аркасында, ниһаять, кавышу бәхетенә ирешүләре, Казанның алынуы нәтиҗәсендә ике туганның бер-берсенә дошманнарга әверелүе тирән психологик-сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлана.
Марат Кәбиров: "Хыянәт" - дәүләт, система, милләт, шәхес мөнәсәбәтләрен гади бер мәхәббәт тарихы аша чагылдыра алган әсәр. Глобаль акыйгаларны бер деталь аша күрсәтүнең югары үрнәге.
9. Әхәт Гаффар. “Богау” (1998)
Марат Кәбиров: Төгәл, йөгерек тел. Персонажларга яратып һәм беркадәр ирония белән якын килү. Һәр җөмләдән аңкылып торучы рух иркенлеге.
10. Вахит Имамов. “Сөләйман солтан” (2015)
"Сөләйман Солтанда" 1520–1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә.
Марат Кәбиров: Мавыктыргыч әкият рәвешендә язылган тарихи әсәр.
11. Ринат Мөхәмәдиев. "Сират күпере" (1992)
"Сират күпере". Татар дөньясында үз гомерен туган халкының язмышы белән аерылгысыз бәйләгән шәхесләр бик күп. Аларның иң күренеклеләреннән берсе — Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев (1892—1940). Ничә дистә еллар буе бу исем безнең илдә бары тик «милләтче», «халык дошманы», «контрреволюционер» дип кенә әйтеп киленде. 1990 елның 31 маенда аның өстеннән барлык гаепләр алып ташланды.
Марат Кәбиров: Нәрсәсе белән ошаганын әйтә алмыйм. Бәлки, Мирсәет Солтангалиев турында булган өчендер. Тарихи шәхесне гәүдәләндерүдәге объективлыкка омтылыш.
12. Камил Кәримов. "Ком сәгате" (2000)
Артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итүчеләрнең тормышларын, эш-гамәлләрен, уй-хисләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларьш сәнгатьчә тәэсирле, ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби тәнкыйтьтә авторның зур уңышы итеп бәяләнә.
Марат Кәбиров: Персонажларның тере кеше кебек булуы ошады. Аларның сөйләшүе дә, фикер йөртү рәвеше дә шулкадәр оста дәрәҗәдә индивидуальләштерелгән. Хикәяләү рәвешенең җиңеллеге. Роман вакыйгаларын ул сәхнәдә концерт алып барган җиңеллек белән алып бара
13. Фоат Садриев. Бәхетсезләр бәхете” (2011)
Марат Кәбиров: Фоат Садриевта - авыл кешесе тормышын зур төгәллек белән, бөтен "ски"ләрен кертеп сурәтли белү бар. Гадәти вакыйгалардан торган зур полотноның табигый булуы. Миңа шул ошады. Үзем алай булдыра алмас идем.
14. Зифа Кадыйрова повестьлары
Марат Кәбиров: Һәркайсы аерым китап булып басылды. Автор үзе тыйнак кына "повесть" дип атый, "роман" дисәң дә әлләни үзгәреш булмас иде. Аларның нәрсә турында икәнен дә, кемнәр катнашканын да хәтерләмим. Берсен ("Сагынырсың мин булмам") хәтта ике тапкыр укып чыкканмын, азагына җиткәч кенә искә төште. Икенче кат укыганда да бик мавыгып укыдым. Ничек шулай язып була - мин әлегә аңлый алмыйм.чыганак: http://intertat.ru/ijat/so-gy-ellarda-yazylgan-tatar-romannary-yazuchy-t-kdim-it/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.