Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Шәехтән хатыны качкан



Байлар да елый. Тик аларныкы гади халыкныкыннан күпкә аерыла. Күз алдыгызга китерегез: хатыныгыз өйдән акчаларны,  гаджет, телевизорларны алып, билгесез юнәлештә чыгып китсә, нишләр идегез?  Менә шул-шул! Ә менә Дубай шәехе Мөхәммәд ибн Рәшид әл-Мәктүм хатыны  балаларын, 40 млн. Долларларын  алып чыгып качкач та, берни булмагандай яши. Дөрес, 28 елга беренче тапкыр шәех ат чабышын карамаган һәм  бахбайларны өйрәтә торган ике конюшнясы ябылган.  Шәех үзе –  хыянәтче хатынына багышлап шигырь язып, аны социаль челтәргә куйган.  

Гарәп Әмирлегендә зур низаг туган. Ил вице-премьеры һәм премьер-министры, Дубай идарәчесенең  алтынчы хатыны принцесса Хайя  иреннән Европага качкан. Чит ил матбугаты аның  бу адымын ире күләгәсе булуыннан, аның кансызлыгыннан туюы белән аңлаткан. Бәлки, араларында  мәхәббәт булмагандыр дигән шик тә туа, чөнки алар  принц Гарри  белән актриса Меган Маркл кебек уртак танышларында ит кыздырганда танышмыйлар, билгеле.  Әмирлектә, гомумән, бу хәл башка сыймаслык.  Әлеге парның кушылуында  сәяси мотив ятканлыгына бернинди шик юк.  

Принцесса Хайя   шәехләр гаиләсенә урамнан килеп керми. Ул  – мәрхүм Иордания патшасы Хөсәен ибн Талаланың 11 баласының берсе. Аның  бертуган абыйсы  Абдаллы II хәзер ил тәхетендә утыра.  Хайя 2004 елда шәехкә кияүгә чыга.  69 яшьлек Мөхәммәд ибн Рәшид әл-Мәктүмнең ул – алтынчы  хатыны. Дөрес, шәехнең хәрәмендә  күпме хатыны барлыгы билгеле түгел. Алтау – рәсми булганы гына.  Яшь хатын – яраткан хатын дисәләр дә, Хайяга  беренче леди статусы бирелми. Тик моңа карап  тормый, башка хатыннарыннан аермалы буларак, ул дөньяви тормыш алып барырга ярата, ирен чит ил сәяхәтләрендә озатып йөри.  Андый сәяхәтләрдә  принцесса, безнең күз аллавынча, пәрәнҗә ябынмый, ә бәлки  тәненә сыланып торган зыялы костюмнар кия.  Дөньяви турне вакытларында аны европалылардан аерып булмый иде. Ул һәрвакыт әңгәмә бирә, фотографияләргә төшә. Принцесса  хәйриячелек белән шөгыльләнә, БМОның тынычлык илчесе, ат спортының Халыкара  федерациясе президенты да була. Үзе дә  әлеге спорт төрен  ярата. Хәтта аның ярышларда  җиңү яулаганы мәгълүм.  Оксфордны тәмамлаган  Хайя – сәясәт, фәлсәфә, икътисад магистры. Тик менә  мәртәбәле диплом аңа гаиләдәге «эчке сәяси» проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә алмаган.  

 Агымдагы елның февраль аенда  принцесса  социаль челтәрләргә керми, әмирлектә үткәрелгән чараларда катнашмый башлый.  Июнь ахырында аның иреннән качып китүе хакында сүзләр йөри башлады. Хәзер инде чит ит таблоидлары  45 яшьлек ханымның 7 яшьлек улы, 11 яшьлек кызы белән  Лондонда качып ятуы турында яза. Балаларыннан кала, принцесса  иренең  40 млн. доллар акчасын да урлый.  Ул  Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кайтырга җыенмый,  иреннән  аерылышу таләп итә.  

 Шейх гаиләләренең берсе  нигә таркалганын бәлки без бөтенләй белмәбез.  Фаразлар буенча, Хайя иренең хатын-кызларга, балаларга карата кырыслыгына түзә алмаган. Моны бай хатынның чираттагы капризы дип уйларга кирәк түгел, чөнки  аңа кадәр Мөхәммәд ибн Рәшид әл-Мәктүмнең  23 баласы арасыннан  32 яшьлек кызы ике тапкыр качып караган иде. Ләкин аны  табып өенә алып кайталар.  Качар алдыннан ул илдәге хатын-кызларның хокуксыз тормышы,  әтисенең залимлеге, аның җәзалаулары хакында сөйләгән видеоны җәмәгатьчелеккә чыгарган иде. Хәзер аның язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк.  Чит ил матбугаты ул йә үтерелгән, йә  психик авырулар  хастаханәсенә ябылган дип яза.  Хайя да качканнан соң,  әмир кызының сүзләренә ышанмый мөмкин түгел.  Читлек алтын булса да, читлек инде ул! Нинди бай тормышта яшәвенә карамастан, сизәм, күпләр әлеге ханымны  жәлли. Байлыктан битәр, күңел тынычлыгы мөһимрәк шул...  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар