Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Сез акыллы хатын-кызмы?

Акыллы хатын-кыз ахмак хатын-кыздан кай яклары белән аерыла? Менә шушы 10 билгесе буенча аларны бик тиз танып буладыр.

Акыллы хатын-кыз ахмак хатын-кыздан кай яклары белән аерыла? Менә шушы 10 билгесе буенча аларны бик тиз танып буладыр.

1. Акыллы булып кыланмый.
Беркайчан да башкалардан яхшырак булып күренергә тырышмый. Кайберәүләр, акыллы кешеләр туктаусыз киңәшләр бирә, кайчан ничек эшләргә кирәген өйрәтә, дип ялгышалар. Чынлыкта исә – нәкъ киресе. Акыллы хатын-кыз берәүгә дә үз фикерләрен такмый, ничек яшәргә өйрәтми. Шулай ук бәхәсләрдә дә үз фикеренә терәлеп катмый, үзенең дөреслеген күрсәтүче аргументларны гына санап чыга да, оппонентын үз иркендә калдыра. Интеллектуаль яктан югары торган хатын-кыз башкалар фонында отышлы күренә, белдекле булып кылану өчен әллә ни акыл кирәкмәсен белә чөнки. 

2. Ирләр дип егылып китми.
Күп акыллы хатыннарны аерып күрсәтә торган бер күренеш: аларның күбесе ялгыз яки романтик мөнәсәбәтләре шома гына килеп чыкмый. Нигәме? Ир кеше андый партнерларында иң элек көндәш күрә. Чөнки белем ягыннан да өстенрәк, кулыннан килмәгән эше юк, ирләрдән башка да бөтен проблеманы үзе хәл итә. Андый хатын-кызның яраткан шөгыле бар, дуслары күп.

3. Үзбәясен яхшы белә.
Акыллы хатын-кыз үзенең көчле якларын яхшы белә, йомшак якларын бетерү өстендә эшли. Төрле очракларга да җайлаша ала. Кайда да үзе булып калудан курыкмый. Кирәк икән, өстен якларын да күрсәтеп ала.

4. Үзен алдамый.
Беркайчан үзен алдап, буш өметләр белән тынычланып яшәми, иллюзияләргә бирелми. Үз мөмкинлекләрен бик яхшы белә. Бераз скептик, алдан фаразларга яратмый.

5. Киләчәкне алдан планлаштырып, бүгенге көн белән яши.
Көчен һәм вакытын дөрес бүләргә өйрәнгән. Киләчәкне дөрес күзаллап, бүгенге реаль тормышта кала белә.

6. Үзеннән көлә белә.
Ирония, юмор хисе көчле кешеләр югары интеллектлары белән аерылып тора. Шаяртып сөйләшә, җае чыкканда үзеннән көлә дә. Тәнкыйтьне тыныч кабул итә.

7. Гафу итәргә сәләтле.
Идеаль кешеләр юк икәнен белә: һәркем ялгышырга мөмкин. Әгәр сез чын күңелдән гаебегезне таныйсыз икән, ул гафу итәчәк һәм бу хакта кабат искә төшермәячәк.

8. Үз стилен булдырган.
Трендларга ияреп, бер чиктән икенчесенә ташланмый – күптән аның үз стиле бар. Юләр экспериментлар аның өчен түгел. Чөнки нәрсә килешкәнен, нәрсә килешмәгәнен үзе дә яхшы чамалый. Акыллы хатын-кыз бар кешегә дә ошап булмасын белә. 

9. Кеше хәленә керә белә.
Ялганны чыннан аера белә, шуңа аны алдау мөмкин түгел. Ул һәрчак игътибарлы, кыен хәлдә калсаң, ярдәм итәргә әзер. Көнләшми, уңышларыңа чын күңелдән шатлана. Аның белән аралашу җиңел һәм рәхәт.

10. Кайчан да хатын-кыз булып кала.
Беркайчан тавышын күтәрми, тупас хәрәкәтләр ясамый. Чәчәкләр ярата. Дус хатыннары белән аралашып ямь таба. Моңсу фильмнар карап күңеле тулса, күз яшьләрен дә яшерми.

Фото: Изображение от prostooleh на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар