Логотип
Тормыш кыйммәтләре

"Әни түгел, әти, каенатам..."

Балага төшу куркынычы бар дип, мине тиз генә больницага салып куйдылар. Яныма көн дә әти килеп йөри. Килгән саен җылы ризыклар пешереп алып килә. Беркөнне аның коймакларын палатадагы кызларга да авыз иттердем. “Әниең коймакларны бигрәкләр дә тәмле пешергән”,
— дип, алар бер-берсен бүлә-бүлә мактап, рәхмәт әйтергә керештеләр.
- Әни түгел, әти, каенатам пешергән, — дим. Берсе  дә ышанмый. Аннан һәркайсы үз каенатасын искә төше­рергә, яманларга кереште. Күбесе: “Эчә, кайта да йоклый гына”, — дип зарланды.
Ә мин... әтинең бер начар ягын да әйтә алмадым. Без­нең иң яраткан, иң якын ке­шебез ләбаса ул!
Әтине беренче тапкыр алар мине әниләрдән сорарга килгәч кенә күрдем. Әмма Рамилдән аның турында бик  күпне белергә өлгергән идем инде.
Каенатам Апас районы  Аюкөйдергән авылында туып үсә. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмый, алар дүрт бала ятим калалар. Иң олы­сы булганга, каенатам әни­сенең төп терәгенә, ярдәм­чесенә әйләнә. “Тырышкан кеше ач булмас” дигән сүзләрне шуңа да әле дә бик еш әйтә ул.
Армиядән соң әти Бурятия якларына китә, җир ас­тына төшеп күмер чаба. Эш, әлбәттә, авыр була, тик зарланучы улмыни?!
Өйләнгәннән соң, әти гаиләсен алып Алма-Ата шәһәренә күченә. Кызлары,ике уллары шунда туа аларның. Әти кичке мәктәпкә кереп , укуын тәмамлый, аннан техникумда укый. Гомер буе фабрикада электрик булып эшли ул. Тәмле телле, якты, йөзле әтиебезне бөтен кеше дә яраткан анда.
Үсеп җиткәч, улларының икесе дә Казанга килеп ур­наша. Кызлары Гүзәлия апа гына гаиләсе белән Алма-Атада яшәп кала.
Булачак ирем, әтиләрнең төпчек уллары Рамил белән дә без Казанда таныштык. Безнең туйдан соң ук әти үз эшләре белән Алма-Атага китеп барды, һәм кирәк бит, аны озатуга, әни — каенанам — авырый башлады. Без аны больницага салдык. Бер ай дигәндә аны инде җирләдек тә... Һәммәбезгә дә кыен булды, әмма иң авыры әтигә иде. Ул безнең янга күченеп килде, безнең белән яши башлады. Ирем белән ике­без дә укый идек әле. Кайтуыбызга әти ашарга пеше­реп куя. “Эшләсәм генә онытылам”, — дип, савыт- сабаны юарга да миңа рөхсәт итми.
Аннан улыбыз туды. Әти оныгы өчен бездән дә артык сөенде. Мөхәммәд төннәрен бик начар йоклый иде. Әти аны кулына ала да моңлы итеп җырлый башлый — са­бый шунда ук тынычлана.
Безнең әти белән теләсә нинди темага сөйләшергә була. Күңеле бер дә картаймый аның. Без аның гел шулай яшь булып калуын тели­без дә.

Миләүшә ӘДҺӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар