Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Оятсыз конкурслар

Эшкә яшь кенә бер егетне алдык. Һәм… үзебезнең тормыштан шактый артта калуыбызны аңладык. Бөтенебез бер тирә яшьтә булгач, еллар узганны сизмәгәнбез дә, әле гел яшь булып йөри идек бит. Ә заман инде башка икән. Яшь егетебез Вадим безнең коллективка бөтенләй яңа сулыш алып керде. Ул кичләрен кая барулары, ничек ял итүләре турында сөйләгәндә, без кызыксынып та, кызыгып та тыңлыйбыз. Инде хәзер кинотеатрларга йөрү бетте, телевизор, видиклар барысын да алыштырды, дип уйлый идем, баксаң, яшьләр бүген дә кинога йөриләр икән. Тик аларның бу төр ял итүләре безнекеннән бик тә аерыла. Ни әйтсәң дә, егерме ел вакыт үткән шул инде, тормыш та башка, мөмкинлек-ләр дә бүтән. Алар күбрәк төнге сеанска йөриләр, башта кинотеатр кафесында җыелып күңел ачалар икән. Хәзер бит күңел ачу урыннары бик күп, акчаң гына җитсен. Әйтик, төнге клублар. Менә шул төнге клуб белән шаккатырды да инде безне Вадим.

Беркөнне эшкә бик канатланып килеп керде бу: “Кичә төнге клубта бер мең сум оттым”, — ди. Конкурста катнашкан икән, шуның турында бик дәртләнеп сөйләп китте егетебез. Көлә-көлә сөйли. Аны тыңлаган саен ачу кабара бара. Безнең кәеф киткәнне күреп, ниһаять, сөйләвеннән туктады бу. Ни өчен йөзләребез үзгәргәнне аңлый алмыйча: “Ә нәрсә булган?” — диде. Бу соравы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Җыйнаулашып нәрсә булганны аңлата башладык: сине хайван дәрәҗәсенә төшергәннәр, менә нәрсә булган!

Бер төнге клубта шундый конкурс үткәрәләр икән: ике кеше сәхнәгә чыгып баса да боларның ыштаннарын төшереп, арт шәрифләренә басып сигарет сүндерәләр. Кем озаккарак түзә, шул җиңүче.

“Шул кыяфәттә халык каршында басып тордыңмы?” — дибез. Ниһаять, барып җитте моңа, оялып китте. “Миңа инде анда барыбер иде, артык исерек идем мин”, — диде.
Безнең гаҗәпләнү-нәфрәтләнүнең чиге юк иде. Юк, Вадимга түгел, шушы пычраклыкны оештыручыларга. Төнге клуб дигәч тә, анда да ниндидер тәртип булырга тиештер бит инде. Яшьләр өчен күңел ачу урыны түгелме соң ул? Ә бу конкурслар бер дә күңелне ачмый, кү-ңелне болгата. Яшьләрне махсус шулай пычраклыкка этәрәләр төсле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар