135 еллык күлмәк, 100 еллык сандык, 18 буынга кадәр шәҗәрәләр, Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре үз тамырларын барлый. Республикада өченче тапкыр «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» бәйрәме уза. Быел аны шәҗәрәләр фестиваленә әйләндерәләр. Район бәйгесе этабында узып, алты гаилә финалга чыкты.
Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Архив эше буенча Дәүләт комитеты гаилә шәҗәрәләрен төзү һәм тамырларны белүне популярлаштыру максатыннан инде өченче ел бәйге уздыра. Традиция буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында финал өлеше уза. Гаиләләр өчен зур бәйрәм бу.
Сабадан килгән Ахунҗановлар нәселендә барлыгы 700 ләп кеше санаганнар. «Барыбыз да җыелып Сабантуй үткәргән булды, быел бу бәйгедә катнашу безнең нәсел өчен зур бәйрәм төсмере алды», – дип сөйли Раилә Галәвина. Нәселләре 700 кешене берләштерә икән. Алар уналты буынга кадәр үз тамырларын барлый. Моннан ун ел элек хәтта Ахунҗан Сабан туе үткәрәләр. Ул вакытта 485 кеше булганнар. Ун ел эчендә алар нәселе бер авыл халыкка баеган. Туганнар бөтен Татарстан буенча гына түгел, Россия буенча сибелгән, хәтта Кореяда да яши икән. «Безнең Ахунҗан бабабыз 1868 елда Олы Шыңар авылында туган. Ул сәүдәгәр булган. Ун бала тәрбияләгәннәр. Халыкны ачлыктан коткарган кеше дип беләләр аны. Ул әҗәткә бирүдән курыкмаган. Авылга ярдәм иткән. Әмма 1930 елларда аны сөргенгә сөрәләр. Ул ике төпчек баласы һәм хатыны белән Магнитогорск якларына китә. Бик авыр тормыш белән яши һәм өч елдан соң тиф авыруыннан үлә. Хатыны Шыңар якларына кайта, әмма үзенә урын таба алмый, кире Магнитогорскига китә. Без менә шул Ахунҗан нәселе инде», – ди Раилә. Хәтта нәсел тамгалары бар. Ул аларның уч төпләрендәге линияләр белән тиңдәш. Тагын бер байлыклары – сандыкларында 135 еллык күлмәк саклана. Ул Ахунҗан бабайның хатынының күлмәге.
Буа районыннан Ләйлә Латыйпова-Нәгыймуллина тамырларын барлар өчен Казан, Уфа архивларында утыра. Нәсел шәҗәрәсен төзегәндә ире белән туган икәнен ачыклый.
«Иремнең тамырлары безнең тамырларга хәтта өч җирдән килеп тоташа булып чыкты. Бу хакта беркем белми иде. Үземә чын-чынлап ачыш ясадым», – ди ул. Ләйләнең әтисе Рәис абый курайчы, гармунчы. «Кызым кияүгә чыккач, шулай ике фамилияле нәсел агачыбыз барлыкка килде инде хәзер. Кияү белән туганнар булып чыктылар», – дип көлә.
Татарстан – күп милләтле республика. Бәйгедә Алабугадан Әмирбәковлар гаиләсе катнашу да гаҗәп түгел. Әлеге нәселнең тамырлары Дагстаннан ук. Зөләйха ханым сөйләгәнчә, аның әтисе Вакыйф абый Дагстаннан. Ул Ленинградта мәдәният институтында укый һәм аны эшкә Алабугага җибәрәләр. Ул шәһәрне хәтта картадан да таба алмый. Бергә укыган дустына Казанга хат яза. Дусты аны каршы алып Алабугага озата. Эшли башлагач Дагстаннан хатынын белән улын алып килә. Шул рәвешле 50 ел буе бер урында – мәдәният һәм сәнгать көллиятендә эшли. Ярты гасыр чит җирдә яшәсәләр дә, тамырларын да, традицияләрен дә, телләрен дә онытмыйлар.
«Алабугада Дагстан якларыннан килеп төпләнгән 52 кеше яшибез. Һәр бәйрәмне бергә җыелышып үткәрәбез», – ди Зөләйхә ханым. Бәйгегә дә бөтен гаилә һәм диаспора белән җыелып килгәннәр. Татарстанда тусалар да, балалары тамырларының мәдәниятен, телен белә. Ел саен Дагстанга барып йөриләр. Бәйгегә Зөләйха ханымның кызы Дагстан халкының милли ризыкларын пешереп алып килгән.
«Традицияләр, гаилә бәйрәме бу! Күпмилләтле республиканың зур байлыгы. 18 буын бабаларын белүче гаиләләр барлыгы сокландырды. Буыннан-буынга тапшырылган мәгълүмат бит инде бу. Республиканың ныклыгы менә шушы гаиләләрдән башлана. Шәҗәрәләрне өйрүне үзенә күрә бер тәрбия чарасы да бит. Татарстанда моңа игътибар ителә икән, димәк, республика киләчәге ныклык кулларда. Халыкның традицияләре күктән очып төшми, менә шулай тарих белән тәрбияләгән буыннан-буынга сакланып бара», – диде фестивальгә килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Фестивальдә җиңүне Сабадан Ахунҗановлар, Буа районыннан Латыйпов-Нәгыймуллин һәм Бөгелмә районыннан Малыхин-Ковальчук гаиләләре яулады. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк