Мәхәббәт бәясе 

 

Барысы да Наилнең кияүгә чыкмаган кыз белән очрашуыннан башлана. Венера (кызның исеме шулай булсын) аның өйләнгән икәнен дә, ике кечкенә баласы барлыгын да белә югыйсә. Күрәсең, мәхәббәте шулкадәр көчле булгандыр инде, бу гына аның өчен киртә була алмый. Бәлки, Наил хатыныннан аерылыр, үзенә өйләнер дип тә өметләнгәндер. 

Наил исә хатыныннан аерылырга җыенмый да. Өйләнгән ирләрнең күбесе шулай бит аларның: читтә сөяркәсе бар дип, тизрәк гаиләсен ташларга ашыкмый. Сөяркә ул болай, күңел ачу өчен генә диикме соң? Әмма Венера барыбер дә Наилнең үзенә өйләнүенә өметләнә әле. Саклык чараларын күрәм, авырга узмас өчен таблеткалар эчәм дисә дә, аларга орынмый да. Һәм тиздән авырга да узып куя. 

Белмим, бу вакытта аның әти-әнисе кая карады икән? Япь-яшь кызларының ике балалы, өйләнгән ир белән чуалуына ничек күз йома алган алар? 

Авырын төшертергә Венера аяк терәп каршы тора. Ул башка юлны сайлый: барып, барысын да Наилнең хатынына сөйләп бирергә җыена. Иренең читтә себерелеп йөрүенә түзмәс, куып чыгарыр да, Наил үземнеке булыр дип уйлый. Планының беренче өлеше чынга аша. Әйе, хатыны чынлап та куып чыгара Наилне. Әмма ул Венера янына барасы урынга әти-әнисе йортына кайтып урнаша. 

Вакыт яраларны дәвалый, диләр. Бераздан Наилнең дә хатыны суына. Ирен яратуын, аны гафу итәргә әзер икәнен аңлый. Җитмәсә, Наиле дә бертуктаусыз шалтыратып, гафу үтенә, бергә булыйк, дип ялына. Һәм алар, балаларын әби-бабайга калдырып, икесе генә ял итәргә чит илгә китеп бара. Кабаттан ширбәт ае кичерә ир белән хатын. 

Ә Венера? Ул Наилне югалтуы белән килеште дип уйласагыз, ялгышасыз. Көне-төне Наилнең хатынына шалтыратып төрлечә хурлау, мыскыллы сүзләр яудыру дисеңме, Наилнең эшенә барып, янаулармы, аны хурлаулармы – берсе дә калмый. Аптырагач, Наилнең хатыны, кайда яшәүләрен ачыклап, аның әти-әнисе янына барырга мәҗбүр була. Алар нинди сүзләр тапкандыр, кызлары беразга бу гаиләне тынычлыкта калдыра. Ләкин күпкә түгел, бала туганчыга кадәр генә. Аннары телефоннан шалтыратулар, янаулар, хурлаулар кабаттан башлана. Наил үзе дә яңа туган баласы янына барырга атлыгып тормый. Чөнки бу мөмкин дә булмый. 

Психологлар мондый вакытта бала һәм аның әнисе белән мөнәсәбәтләрне ничегрәк корырга икәнлеген өйрәтә, төрлечә киңәшләр бирә. Әмма тормышта аларны куллану кайчак бик катлаулы, хәтта мөмкин дә түгел. Хәер, әгәр дә хатын-кызга бу ирдән акча һәм баланы ара-тирә килеп күрүе генә кирәк булса, бәлки, ярдәм дә итәдер ул киңәшләр. Әмма Венерага Наил үзе кирәк була шул һәм аз да түгел, күп тә түгел, ә законлы ире буларак кына күрә ул аны. 

Наил бала янына барып карамый түгел. Әмма Венера аны бусагадан ук анадан тума килеш каршылап, муенына чытырдап ябыша да, үбәргә, капшарга тотына. Наилгә чыгып та китәргә ирек бирми. Акыра, елый, истерикалар оештыра. Шуннан соң бала янына ничек барасың инде? Бәлки, әти-әнисе белән алдан сөйләшеп кенә барсаң. Тик Венера алар белән түгел, аерым яши. Шуңа күрә бу вариантны да кулланып булмый. 

Тора-тора Наил Венераны күрәлмас хәлгә җитә. «Шуның белән танышкан көнне җир йөзеннән сөртеп атар идем», – ди ул. 

Хәзер Венераның баласын дүрт тулып килә. Ул әле дә кияүдә түгел, беркем белән очрашмый да. Югыйсә әти-әнисе аңа бик булыша, үз тормышымны көйлим дисә, бөтен мөмкинлеге дә бар. 

Ә Наилнең хатыны мәчеткә йөри. Венераның тормышында яңа мәхәббәте барлыкка килсен, ирен тынычлыкта калдырсын иде, дип догалар кыла. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (9)
Cимвол калды:
  • 25 апрель 2023 - 16:17
    Без имени
    Акылсыз кыз бала.... Ә горурлык кая
  • 22 март 2020 - 17:15
    Без имени
    Ник ойлэнгэнме? Ике куян койрыгы тотып, берузе калыр очен.
  • 22 март 2020 - 16:16
    Без имени
    Ирлэр башлары белэн тугел бутэн жирлэре белэн уйлый, барсын да бер калыпка салып булмый кэнишне, ойдэн чыгып киткэч семья, Баланы оныта
  • 22 март 2020 - 15:30
    Без имени
    Абау жаныйм,Бер кайчанда,Ир белэн хатын арасында керергэ ярамый.ике баласы булган Ир белэн акыллы кеше очрашмый.бала жалка этисез Туган бала.
  • 22 март 2020 - 14:32
    Без имени
    Кы́зганычка каршы бар андыйлар!
  • 1 март 2020 - 21:17
    Без имени
    Башка хатыннар кирэк булгач ник ойлэнэлэр икэн,шулай тик йорсеннэр кунеллэре булганчы
  • 9 февраль 2020 - 11:40
    Без имени
    Ике хатында кызганыч.Наиль эзрэк кунел ачып алам да ,туктыйм дигэндер.Алтыдагы алтмышка дилэр.Башка Венераларны таба эле ул....
  • 1 февраль 2020 - 03:31
    Без имени
    Кеше бэхетенэ урелергэ ярамаганны ...нигэ оныталар икэн?
  • 31 гыйнвар 2020 - 22:30
    Без имени
    Күтенә күрә таман Наильнең! Хатыны кызганыч...
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5370
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4965
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2788
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3792
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6311
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек