Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Мин сине яратам, матурым!»

«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Кунагыбыз – Иорданиядә яшәүче бизнес-консультант Абдрахман ӘЛ ХӘЛЛӘҖ


«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Кунагыбыз – Иорданиядә яшәүче бизнес-консультант Абдрахман ӘЛ ХӘЛЛӘҖ 


Габдрахман, татар теле турында кайдан ишеттегез?
– 2018 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы оештырган Казан яшь эшмәкәрләр форумына килергә насыйп булды. Монда беренче тапкыр татар теле турында гына ишетмәдем, сөйгән ярымны да таптым. Ул анда оештыручы ягы вәкиле буларак, ә мин үз проектым белән катнаштым. Бер атна аралаштык та,   Иорданиягә кайтып киттем. Әмма безнең элемтәләр өзелмәде. Интернет аша аралаштык. Альмира кыш уздырырга безнең илгә килергә теләгәч кенә пандемия башланды. Бу да, мөгаен, безнең хисләребезне тикшерер өчен сынау булгандыр. Видеоэлемтә аша ике якның әти-әниләре белән таныштык. Чикләр ачылгач, ул Иорданиягә килде, шуннан соң без аерылышмадык инде. Казан миңа хатынымны бүләк иткән шәһәр! 
 Ни өчен татар телен өйрәнергә булдыгыз?
– Бу җәйдә Альмираның гаиләсе, туганнары белән танышыр өчен Татарстанга кайтырга планлаштырдык. Алар инглизчә белми, ничек тә булса аралашырга кирәк. Тел өйрәнергә карар кылдым. Рус һәм татар теле арасыннан мин татар телен сайларга булдым, чөнки рус теленә караганда, күпкә якынрак тоелды. Мин үзем милләтем буенча – гарәп. Ә татар телендә бик күп гарәп алынмалары бар икән. Авазлар да охшаш.
 Безнең туган телебезне өйрәнгәндә сезне нәрсә рухландыра?
– Иң беренче чиратта тормыш иптәшемнең гаиләсе белән иркенләп, тәрҗемәчесез аралашу теләге. Ул бик көчле теләк! Әлегә хатыным ярдәмендә генә сөйләшәм. Аннан өйрәнү барышында шуны да аңладым: татар теле төрки телләр белән бик охшаш, димәк, төркемгә кергән башка телләрне дә өйрәнергә була. Бу бит никадәр эрудиция дигән сүз!
Татар телен бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
– Шигъри... Шигырь сөйләгән кебек ул татар теле
Татар телендә сезгә иң охшаган сүз? Нигә ошый?
– Көләрсез, мөгаен, иң охшаган сүз: «аша!» Казанга кунакка кайткач әни бу сүзне гел әйтеп торды. Ишектән килеп керүгә: «Кулыңны ю да, ашарга утыр», – дия иде. Табында оялып утырган чакта: «Аша-аша, улым», – дип кыстады. Рәхәтләнеп ашадым, әнинең ризыклары бик тәмле. 
 Нинди сүзне иң күп кулланасыз?
– Сүз түгел, җөмлә. «Мин сине яратам, матурым!» Тормыш иптәшемнең иң беренче өйрәткән җөмләсе бу! 
Читтән караганда әйбәтрәк күренәдер: татар теле башка телләрдән кайсы яклары белән аерыла?
– Сүз төзелеше белән. Гарәп телендә, мәсәлән, кушымчалар юк, сүзнең тамырын да җиңел табып була. Ә татар телендә фигыльләргә, нинди авазга беткәненә карап, төрле кушымчалар өстәлә. Моны истә калдыру авыррак. Аннан соң төп аерымлыгының берсе – кириллица алфавиты. Мин беләм: элек татар теле графикасы гарәп алфавитына нигезләнгән булган. Шулай калса, миңа сезнең телне өйрәнүгә җиңелрәк булыр иде.
 Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлыкны нәрсә тудырды? Фонетика, орфография, морфология – кайсы авыррак бирелде?
– Мин әле телне өйрәнә генә башладым. Грамматикага мөрәҗәгать итмичә, күбрәк сүзләр, җөмләләр өйрәнәм. Кушымчалар тәртибен истә калдырырга, сүзне килешләрдә төрләндерергә тырышам. Хатыным, әлбәттә, дөресли. Кайчак нигә шулай дип сорап та тормыйм, ничек бар шулай ятларга тырышам.
 Татар теленнән кала, нинди телләр беләсез, Габдрахман? Күп тел белү сезгә ни өчен кирәк?
– Туган телем – гарәп теле, шулай ук инглиз телен беләм. Тел өйрәнү ул – башка халыкларның мәдәниятенә якынаю. Илләрне, гореф-гадәтләрне, анда яшәгән халыкның телен белмичә, тулысынча тоеп булмый. 
 Татар теле турында фикерегез...
– Татар теле гаҗәеп бай тарихлы һәм мирасы турында уйлыйм. Татарларның үз телләрен саклап, кадәрләүләре йөрәкне җылыта. Афәрин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин. Алла боерса курешкэш татарча аралашырбыз.)

    Хәзер укыйлар