Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үлмим икән әле

Көне буе телефон шалтырауларына, ннтернеттан килгән кыска һәм озын хатларга ияләшеп барабыз. Кайчак барысына җавап бирергә өлгерми дә калабыз, онытып та куябыз. Ә менә бер шалтыратуны гомердә дә онытасым юк. 

Көне буе телефон шалтырауларына, ннтернеттан килгән кыска һәм озын хатларга ияләшеп барабыз. Кайчак барысына җавап бирергә өлгерми дә калабыз, онытып та куябыз. Ә менә бер шалтыратуны гомердә дә онытасым юк. 

– Син исәнме ул? – элекке хезмәттәшемнең куркып кына дәшүе сискәндереп җибәрде. 

– Исән идем әле, – дим, – ачуланмасаң... 

– Мәктәп директоры белән урынбасары синең номерны эзли, алыштыргансың ахры. Син үлгән дигән хәбәр килгән, – дип әйтеп ташламасынмы... 

Эсселе-суыклы булып киттем. Үләргә һич исәп юк иде югыйсә. Яңа гына бик яхшы итеп дәваланып алдым, шифаханәдә дә булып кайттым. «Кайдан чыкты икән бу сүз?» – дип уйлап бетүем булды, бер-бер артлы телефон шалтырый башлады. Түзеп кенә тор! Исән булуымны белгәч, китте бер-бер артлы явып сөенечләр, шатлыклар! Баксаң, миннән дә яхшы кеше юк икән һәм булмаячак та ди әле! Төрле яклап идеаль кеше булуыма үзем дә ышана башладым. Әмма ләкин кыенсынып куйдым: танышларым кызганып беткәч кенә, исән икәнлегем турында хәбәр тарала, имеш. Кызык, араларында: «Шулай булса, шәп булыр иде!» – диюче булдымы икән? Булмый калмас, гомер буе дошманнарсыз гына яшәп тә, лаеклы ялга чыккач, аларның бөтенләй үк юк түгеллеге беленде. 

Сүз башы кайдан китүе тиз ачыкланды: интернет галәмәте. Улымның контакттагы сәхифәсен ватып, бар танышларына: «Иртән әнием инсульттан вафат булды, ярдәм итегез», – дип хәбәр салганнар. Акча күчерү өчен карта номерын да күрсәткәннәр. Хәтта үземә дә юлларга онытмаганнар. Имәндә икән чикләвек! Мошенниклар акча табуның яңа бер ысулын уйлап тапкан икән. Имеш, мине күмү өчен балаларым аптырап калмасын. Танышлар кызганыр, анысы, ләкин бу тозакка кем генә эләгер икән? Интернет кешеләрне куша да, аера да, үтерә дә диюләре чындыр, күрәсең... 

Миннән соң, улыма шалтырата башладылар. «Ун еллап аралашмаган дусларга кадәр хәлемне белде. Борчыла барысы да», – ди үзе, ни шатланырга, ни кайгырырга белми. Бар да ышанган бит. Бездә шулай: беренче ике сүзне ишетсәләр, калганын тыңлап тормыйлар. 

Әлеге дә баягы интернеттан карыйм: нәрсәгә юрарга соң бу хәлне? Озак яшәргә дигәнне күп тапкырлар ишеткән булды инде. Киресе дә очрый икән. Бер кыз хастаханәдә ятканда, әти-әнисенә аның үлеме турында хәбәр итәләр. Якыннары төн буе хәер әзерли, азык-төлек ала. Иртән барсалар – кызлары исән. Икенче кеше белән бутаганнар! Кичкә ул кызның кинәт кенә үлүе турында чын хәбәр ирешә. Монысы инде,кызганычка каршы, ялган булмый. 

Боларны ишеткәч, мин дә бер-ике көн куркыбрак йөрдем. 

Районда Тукай һәйкәле ачасылар иде – анда да бармадым. Улымны иярттем дә, зиратка киттем. Үлә калсам, урын калдымы икән, дип түгел, якыннарымның каберен караштырып, чүпләрен уташтырырга дип кайтырга уйладым. Рәнҗеп ятмасыннар, без дә шунда барасы бит! Әстәгъфирулла, бу арада гел шул турыда уйландыра. Шәһәрдә матур җирләрдә фотога төшеп, дусларыма җибәргәч, «Син кайда булдың?» – дигәнгә: «Оҗмахта», – дип җавап биргән булган идем. Болай сөйләнергә ярамый, күрәсең! 

Иң ахырда ерак районнан кодагый шалтырата: «И кодагый, исәнсең икән әле. Бигрәкләр кайгырдым. Икегезгә дә шалтыратам, телефонны алмыйсыз гына бит. Елаплар беттем. Эштә тынычландыру дарулары эчереп, ушка керттеләр. Исән булыйк әле, кодагый, без бит әле балаларга, оныкларга кирәк!» – ди. Әйе шул! Әле бит алтмышка да җитмәгән! Йөз планнарым, мең эшләрем бар, аны, миннән башка, кем эшләр? Юк, юк, үлмибез әле, яшибез. Кайда ул?! 

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. 

Туймазы районы, Кандра авылы. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый бессовестный кешелэр бар инде.Бер ун элек телефон (городской)шалтырый.Нэкь тавышыда охшаган кебек.Акча кирэк, мин милициядэ диеп елый.Килен авырлы иде, хэзер нэрсэлэр булып бетэ инде, минутта эллэ нинди уйлар килде.Туктале шалтыратыйм улыма мобильныйга дип уйлап,трубкагызны куймагыз дидем.Улым эйтэ, эни мин сина бит мобильныйга гына звонить итэм ди.. городскойны алсам , теге лжесынок тю тю, гудоклар гына.Эле яна гына телефоннан зарплата картасынын номерын сорыйлар, имеш акчагыз читкэ китэ. Мошенниклар куп, сак булыгыз, салкын баш белэн башта уйлагыз берук!!!

    Хәзер укыйлар