Яңа ел җитә башласа күрше бабайны искә алам. Сәбәбе бар. Бик еш кына кешеләр бәйрәм рухы булмавы турында зарлана. Менә шул зарланучыларга, эх, күрше бабайны алып кайтып күрсәтергә иде...
Яңа ел җитә башласа күрше бабайны искә алам. Сәбәбе бар. Бик еш кына кешеләр бәйрәм рухы булмавы турында зарлана. Менә шул зарланучыларга, эх, күрше бабайны алып кайтып күрсәтергә иде...
Бездән бер йорт аша ялгызы гына яши иде ул. Без бөтен күрше-тирә әби-апаларның өйләрен кереп-тикшереп чыккан бала-чага бер аның өенә керә алмый идек. Бүрәнәләре озак еллар яңгыр астында торып каралып беткән кечкенә генә, әмма бик биек дүртпочмаклы йорт иде ул. Бик керер идек тә, ишегалдында бозау кадәр эт. Чылбырда үзе, әмма шундый каты итеп өрә, әйтерсең менә хәзер өстеңә ташлана. Бик курка идек ул эттән. Әхтәм бабайның өе безгә сер тартмасын хәтерләтә иде. Кереп карап күреп булмый. Шул кечкенә генә өйдә әллә ниләр бардыр кебек иде. Шәхсән, мин ул өйнең бусагасын бер тапкыр да узмадым. Ниндирәк булды икән ул? Әллә ни бай яшәмәгәндер күрше бабай. Кичен тәрәзәдән ялгыз лампочка гына асылынып торганын, пәрдә дә капламаганын хәтерләмим. «Сызык белән бәрәңге пешереп, тәмле итеп ашадым», – ди торган иде бик еш ул. Сыерның эч мае эрегәннән соң калган төерчекләр – сызыкны бай тормыштан ашамаганнарын хәзер аңлыйм инде.
Бик еш кич утырырга керә иде ул безгә. Ялгыз тормыш ялкыткандыр, йә телевизоры ватылгандыр. Ул заманда лампочкалар белән тулы зур корсаклы телевизор иде бит. Аның бер лампочкасы янып чыкса, күрсәтми. Ә күрше авылда яшәүче телемастер Флүс абый килгәнче атналар узарга мөмкин. Атлар ярата иде Әхтәм бабай. Телевизордан атлар күрсә: «Эх, аткайлар!» – дип утыра иде. Тагын бер гадәте кино караганда: «Бу әртисне күп уйнаталар», – дип утыра иде.
Менә шулай тыныч тормыш белән яшәп яткан Әхтәм бабай елга ике тапкыр үзгәреп ала. Ул бөтенләй башка төрле кешегә әйләнә дә куя. Шат күңелле, җор телле, елмаеп кына йөри, җилкәләр сикерергә генә тора, мыекларын бик еш сыпырып куя. Хәтта сыны тураеп, яшь-җилкенчәк кебек җиңел генә йөри башлый. Һәм... кып-кызыл читекләрен киеп куя. Аларны ул елга ике тапкыр гына кия. Җәен – Сабантуйда, кышын – Яңа ел бәйрәме вакытында. Читекләрне Сабантуй алдыннан бер көн кала киеп куя иде инде ул. Бәйрәмгә дә шулай бара. Гармун тавышы ишетә икән, җилкәләрен сикертә-сикертә, биеп алырга да күп сорамый.
Ә Яңа ел вакытында клубта бал-маскарадка кызыл читекләрен кия. Сәхнә уртасында бизәлгән зур чыршы тирәсендә шул читекләрен шыгырдата-шыгырдата рәхәтләнеп биеп ала. Тагын биергә чакыралар икән, иренми, тагын менеп биеп төшә. Кич буе җилкәләрен сикертеп сөйләшеп, күңел ачып йөри ул. Клубтан да иң соңгы булып кайтып китә. Бәйрәм төнендә буш өенә кайтып керү бик авыр булгандыр аңа, мөгаен. Тәгамнән сыгылып торган өстәле булмагандыр аның. Бәлки шул ук сызык белән бәрәңге ашагандыр. Хатыны инде күптән гүр иясе, ә балалары еракта яши иде. Авылга Яңа ел каршыларга кайтканнары булмады аларның. Әхтәм бабай бәйрәмне ялгызы үткәрде. Әмма мин ялгыз дип бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәде. Дөресрәге, кешегә күрсәтмәде.
Кызыл читекләрен киеп үз күңелен үзе күтәреп йөри иде шулай. Ә югыйсә мин ялгызым инде, берьялгызың нинди бәйрәм дип, дөньясын сүгеп тә яши алыр иде. Тол ир-аттан да бәхетсез ир-ат юк ул. Ә Әхтәм бабай, әйтерсең, бәхетсезлеген нәкъ менә бәйрәмнәрдә онытып торды. Бәйрәм бит! Ә бәйрәм – ул күңеллелек!
Гаиләсе, җылы йорты, мул табыны булганнарның бәйрәм рухы сизелми дип зарланулары ниндидер ялкаулык, кирелек кебек тоела. Кечкенә дәүләтеңдә бәйрәм рухы булдыру өчен әллә ни кирәкми дә, бары тик булганына шөкер итә белү һәм күтәренке кәеф. Бүген без сау-сәламәт, бүген без яшибез, бүген яныбызда иң якыннарыбыз, алар исән-сау – бу үзе дә бәйрәм өчен бер сәбәп. Бүген без Яңа елны каршы алабыз! Ә елны ничек каршылыйсың, шулай уза ул, диләр... Күтәренке кәеф белән каршы алыйк. Иң матур киемнәребезне киеп. Әхтәм бабайның да иң матур киеме кызыл читекләре булгандыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк