Тормыш кыйммәтләре
Контактта: ӘХМӘДУЛЛИН Ришат
Казан театр училищесы (2011 ел)
Өйләнмәгән.
Карьера: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
Тормыш шигаре: «Кеше, бик теләсә, мөмкинлекләр таба, теләмәсә – сәбәп эзли».
Шәхси тормыш
Сөендерде:
Боз кузгалды!
«Үзгәреш җиле» проектын көтеп алдым. Идеясе глобаль, бик вакытлы һәм кирәкле иде. Татар җырын, татар композиторларын дөньяга таныту мөмкинлеге бирде ул. «Үзгәреш җиле»ннән соң күп яшьләр татар җырын тыңлый башлады. Тик халык җырларын яңача яңгыратуны кабул итә алмадым. Алар халык аңында калыплашкан бит инде, аның драматургиясен нигә бозарга? Чакырылган музыкантларга сүз әйтә алмыйм, алар үз эшен югары дәрәҗәдә башкарды. Ләкин безнең үзебезнең дә менә дигән музыкантларыбыз бар бит. Бу эшне аларга ышанып тапшырганда да, оттырмабыз. Үзебезгә үзебез ышанабыз икән, безгә башкалар да ышаначак!
Көендерде:
Таш белән атканга – аш белән
Мин кешеләргә үпкәләп йөрергә яратмыйм. Башкалардан да шуны көтәмдер, күрәсең. Күптән түгел берәү белән якыннан аралашып киттек. Шул арада ул миңа гашыйк булып өлгергән. Ул үзе тыштан кыю, җитди булып күренергә ярата, ә эчтән бик нечкә күңелле. Минем тарафтан шундый ук җавап булмагач, ул миңа нигәдер ачу саклый башлады. Усал-усал сүзләр дә ычкындыргалый. Мин елмаям гына... Ташка таш белән ата алмыйм бит инде. Гомумән, негативны таш урынына атышып «уйнаганны» аңламыйм. Бу дустымның да миңа карата ачуы тизрәк үтсен иде, дип көтеп йөрим әле менә.
Илдә
Сөендерде:
Хәрәкттә – бәрәкәт
Сәламәт яшәү рәвеше хәзер модада. Күп шәһәрләрдә, хәтта авылларда спорт мәйданчыклары төзелә, халык кышларын чаңгыда шуа, җәй көннәрендә велосипедта йөри. Табиблар һәрбер шәһәр кешесендә диярлек вегетатив-кан тамырлары дистониясе бар, дип кисәтә икән. Соңгы елларда халык моны аңлый башлады – күбрәк хәрәкәтләнә. Ниһаять, Россиядә күбрәк елмая башлаганнар. Моның сере спорт белән шөгыльләнүдә, диләр экспертлар. Чөнки спорт шатлык, канәгатьлек хисе бирә. 20-30 минут шөгыльләнгәннән соң, кеше тәненә эндорфин – рәхәтлек гормоны бүленеп чыга. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен, күбрәк елмаясың.
Көендерде:
Дума, ераккарак китеп уйла!
Россиядә баласыз яки бер генә балалы гаиләләргә салым кертү турында канун кабул итү башлангычы берничә ел дәвамында «эленеп» тора. Әгәр бу салым канунлаштырыла калса, аны берничә елдан әниләренә ана капиталы «алып биргән» икенче балалар түләргә тиеш булып чыга. Менә шундый гади генә арифметика: хөкүмәт бер кулы белән бирсә, икенчесе белән ала. Дума мондый кануннар уйлап чыгарганчы, яшь гаиләләргә ярдәм итү турында күбрәк уйласын иде, дип телисе генә кала инде. Ул чагында буйдаклар үзеннән-үзе кимер иде.
Дөньяда
Сөендерде:
Юлбарыслар «ябыга башлаган»
Кыш айларында Кытайның Харбин зоопаркында симереп беткән Амур юлбарыслары турында хәбәр таралган иде. Аларны күргәч, күңелне әллә кайдан гына бер кыргый ген тырнап куйган иде: табигатьнең иң гаярь, иң кыю җанварлары да шулай ялкаулангач инде... Кыю ирләрне юкка гына курку белмәс юлбарыс белән чагыштырмыйлар бит. Әле күптән түгел генә аларның «җанланып» китүе турында ишетелде. Юлбарыслар үзләрен күзәтүче пилотсыз җайланмага ау оештырганнар, берсенә зыян да салганнар. Димәк, табигый инстинктлары йокламаган икән әле, куркыныч янавын сизенеп, кыймылдаганнар әнә.
Көендерде:
Гаджетлар революциясе
Смартфоннар аркасында, кешеләрнең умыртка баганасы кәкрәя икән. Бигрәк тә муен тирәсендәге остеохондроз белән зарланучылар ешайган. Лос-Анджелес нейрохирурглары бу гипотезаны фәнни яктан исбатлаган да инде. Алар, смартфоннар барлыкка килү белән, кешенең вертикаль халәте үзгәрде, хәзер аларның башлары һәрвакыт иелгән хәлдә, ди.
Гомумән, безнең бөтен тормышыбызның шул уч төбе хәтле смартфоннарга сыеп бетүенә күңел бер дә риза түгел. Әни элек мине һаман интернетта утырасың, дип ачулана иде. Үзенә бүләк иткән идем, хәзер әнә аерып алып булмый. Вирус кебек йогышлы булып чыкты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк