Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кояш һәркемдә: балалар елмаюы, әниләр шатлыгы, тамашачылар күз яше

Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Кояш һәркемдә» II республика иҗади фестивале узды. Бәйгедә катнашу өчен республиканың төрле төбәкләреннән 150 дән артык гариза килгән.

Казаннан 13 яшьлек Әмир Хәйруллин әлеге бәйгене ел буе көткән.  «Узган ел да катнашкан идем.  Мин бик әзерләндем.  Махсус шигырь өйрәндем», – ди ул.  Фестивальгә килергә  аягын сындырып гипс салу да комачау итмәгән.  «Миңа ышанучыларның өметләрен өзәсем килмәде», – ди ул егетләрчә.  Әмирдән битәр әнисе Роза куана.


– Мондый бәйге-фестивальләр безнең балалар  өчен бик кирәк, – ди ул күз яшьләрен тыя алмыйча. – Безнең балалар да социальләшергә, үзен  кеше арасында, сәхнәдә тотарга өйрәнергә тиеш.  Бу чараларда бик дуслар табалар. Алар яшьтәшләре  арасында үзләрен  гадәти балалар кебек хис итәләр. Мондый мөмкинлек биргәннәре өчен фестивальне оештыручыларга чын йөрәктән зур рәхмәт. 


 Мөмкинлекләре чикле балалар өчен бу фестиваль икенче ел уза. Аны «Нур» хатын-кызлар инициативалары ассоциациясе, «Сандугач» хәйрия фонды оештыра. Ассоциациягә нигез салучы, хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина әйтүенчә, бу гади фестиваль  түгел, ә бәйрәм, гаиләнең җыелуы. 
– Җирдә туган һәр бала талантлы. Без үзенчәлекле балаларга талантларын күрсәтергә мөмкинлекләр бирәбез. Узган ел катнашкан балаларыбыз быел да килделәр. Димәк, аларга охшаган. Безнең балалар да гап-гади балалар: җырлыйлар, шигырь сөйлиләр, бииләр, спектакльләрдә уйныйлар, матур итеп рәсем дә ясыйлар. Шуңа быел  декоратив-сәнгать  эшләнмәләре номинациясен дә булдырдык. Мондый чаралар  аларны актив булырга рухландыра. Үзләренең кирәкле булуларын тойсыннар дибез.  Гала-концертка үтү-үтмәүләренә карамастан,  һәрберсенә бүләкләр, диплом бирдек. Бу безнең фестивальнең принципиаль позициясе! Гала-концертта канашучыларга акчалата бүләкләр, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырабыз.  Тагын шунысын да әйтер идем: безнең әниләр иң көчлеләре! Күпләре балалары белән сәхнәгә чыгып чыгыш ясый. Балаларның да, әниләрнең дә күзләрендәге бәхетне күрсәгез  иде сез.  Менә шушының өчен дә фестивальне оештырабыз.  

 

Бәйгегә 150 гариза кабул ителгән. Районнардан мөмкинлекләре чикле булган балаларның иҗади коллективлары  да килгән. Фестивальдә җыр, бию,  нәфис сүз, инструменталь ансамбль,  театр сәнгате буенча  номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.  Җиңүчеләр арасында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршындагы «Могҗиза» театр студиясе дә бар.


–  Фестивальдә узган ел да катнаштык, – диде студиянең кураторы Зөлфия Бәшәрова. – Икенче урын алган идек. Быел да балалар катнашырга теләк белдерде. «Миһербанлык» спектакленнән өзек күрсәттек. Безнең балалар конкурс-фестивальләрне бик ярата. Бик теләп йөриләр. Талантларын гына күрсәтеп калмыйлар, алар монда аралашалар, яңа дуслар табалар.  Балаларга мондый фестивальләр бик кирәк. 


  Гала-концерттагы бер генә чыгышны да күз яшьләрсез карап булмый иде. Балалар, нигездә, әниләренә багышланган җырлар җырлады,  шигырьләр сөйләде. Әниләре белән бергәләп чыгыш ясадылар.  Фестивальдә сәхнә йолдызлары Ильвина, Алина Давыдова, Гүзәл Бах та  үзенчәлекле балалар белән бергәләп җырлады. Чынлап та бәйгедән битәр, бу фестиваль зур бер бәйрәм булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар