Тормыш кыйммәтләре
Ходай түземлек бирсен
Июль аенда бөтен авылыбызны тетрәткән бер фаҗигале вакыйга булды.
Әлеге вакыйганы тәфсилләбрәк сурәтләсәк, эш болай була. Июль ае, мәгълүм булганча, студентларның көтеп алган ае. Төн йокыларын йокламыйча хәзерләнгән имтиханнар инде тәмам. Шөкер, нәтиҗәләр куанычлы. Күчтәнәчләр дә тутырылган. И, шатланыр инде әти-әниләр.
Тугызынчы июль көнне классташым һәм дустым Фәнүзә дә, Казан медицина көллиятенең беренче курсын тәмамлап, җәйге практикаларын да уңышлы үтеп, авылга кайтырга чыга. Үзе генә түгел, бергә укый торган дус кызы Лилияне дә кунакка чакыра. Юлда аларны районга кайтучы такси машинасы утырта. Бу минутларда дустымның бер генә хыялы: тизрәк авылга кайтып әтисе белән әнисен, яраткан дусларын, туганнарын күрү, алар белән күрешеп сөйләшү булгандыр, мөгаен. Тик Биектау районы тирәсендә алар белән булган юл һәлакәте бу татлы хыялларны уалган пыяла шикелле чәлпәрәмә китерә.
Алар утырган “Жигули” кызу тизлек белән барып, яннан килүче ЗИЛ машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, дустым бик куркыныч тән җәрәхәтләре ала. Аны авыр хәлдә Казандагы травматология институты хастаханәсенә салалар. Оча сөяге сынып, чәрдәкләнгән була. Зур суммада акча түләп, катлаулы операция кичерде Фәнүзә. Аннан соң Елизаров аппараты кидерелгән хәлдә ай дәвамында хастаханә ятагында аунады. Шушы вакыт эчендә дустымның ниләр кичергәнен; күз алдына китерүе дә авыр. Күпме сызланулар, күпме күз яшьләре, күпме йокысыз төннәр... Туганнарының, әти-әнисенең борчылуларын да кушсаң, яшь кенә кыз бала язмышына төшкән сынауларның никадәр шәфкатьсез икәнен аңлау кыен түгел. Шушы әрнүләрне, сызлануларны үз йөрәкләре аша үткәрүче туганнары гел янында булды. Операциядән соң Фәнүзәне әтисенең бертуган энесе Фәрит абыйсы белән җиңгәсе Гөлфия үз фатирларына алып кайтып тәрбияләделәр. Кайгыртып йөргән туганнарына, дусларына, танышларына рәхмәте чиксез аның.
Олысы-кечесе, яше-карты — һәммәсе теләктәшлек белдерергә, ярдәм кулы сузарга ашыкты. Туган-тумача, дус-иш хакында әйткән дә юк. Киң урамнар тараеп киткәндәй булды. Менә шундый вакытта беләсең инде кемнең кем икәнлеген. Кеше кайгысы төштән соң, дисәләр дә, туган ягым кешеләре
үзенең киң күңелле, шәфкатьле, булышучан икәнен тагын бер мәртәбә дәлилләде.
Хәзер дустымның хәле яхшыруга таба бара. Ул култык таяклары ярдәмендә йөри башлады. Ләкин әле аңа чынлап торып аякка басу өчен зур дәвалану үтәргә кирәк. Авылдашлары, дуслары да Фәнүзәнең өенә килеп,
хәлен белеп торалар. Ходай аңа түземлек һәм сабырлык бирсен, мондый хәсрәтләрне берәүгә дә күрсәтмәсен.
Адәм баласы бу дөньяга сыналу өчен килә, диләр.
Хак, шулайдыр. Тәкъдир җилләре гел без теләгәнчә генә исми шул, кайвакыт безнең тормыш көймәбезне рәхимсез рәвештә яр читенә китереп аудара.
Инде әйткәнемчә, барыбыз да Фәнүзәнең хәленә керергә тырыштык. Әле дә ул игътибар үзәгендә. Фәкать бер генә кеше битараф булып кала бирә. Ул да булса, машина йөртүче. Мин бу язмамны кемнедер гаепләү өчен язмыйм. Аны ачыклау — юристлар эше. Бу дөньяда әхлак кануннары да бар бит әле. Кайгы да капка башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Кешеләр булып калыйк!
Фәнизә ИСЛАМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк