Хатын-кыз сөннәтеме, әллә имгәтүме? 

 

Бәйрәм яратабыз да инде  без.  Менә бүген дә  Халыкара  кызлар көне икән дип, кызлары булган кешеләрне котлыйбыз. Тик әлеге көннең асылы  турында  кызыксынмыйбыз. Ә бит ул  кыз балаларга карата  кылынган тигезсезлек һәм социаль  проблемаларга җәмгыять игътибарын  җәлеп иттерү өчен уйлап табылган. Ә алар бик күп: хокукларын кысу, иртә кияүгә бирү. Ә билгеле бер җәмгыятьтә кыргый йолалар яши. Цивилизацияле җәмгыять  аларга каршы көрәш алып бара. Шуларның берсе –  кызларның җенси әгъзаларын кисү. Әйе, әнә шундый йола да бар. Һәм ул Россияне дә читләтеп үтмәгән. 

 

«Хатын-кыз  –  ир-атны юлдан яздыручы явыз рух. Аяк арасындагы әгъзасы белән ирләрне вәсвәсәләндерә. Шуңа күрә аны кисәргә кирәк». Бу Мисырда кызларга карата әлеге вәхшилекне легальләштерү  яклы булган Нассер Әл-Шакера Шакераның цитатасы.  Бу вәхши йола Мисыр, Гыйрак, Йемен, Африка илләрендә, Көньяк Америкада киң таралган.  ЮНИСЕФ мәгълүматлары буенча, җир йөзендә 125 миллион әгъзалары «киселгән» хатын-кыз яши, ә ел саен 3 миллион кызга әлеге ритуал яный. Мисыр авылларындагы хатын-кызларның 99 процентының клиторы  һәм эчке җенес иреннәре киселә. Моны ярлылык, белемсезлек белән генә бәйләү дә дөрес булмас, чөнки Нигериядә бай гаиләдә үскән кызлар да әлеге йола аша уза.  

Ә чынлыкта, хатын-кызларны җенси теләк һәм ләззәттән мәхрүм итү буенча кыргый процедура  радикаль ислам хәрәкәтләрендә дә,  хәтта Африка кабиләләрендә дә уйлап табылмаган.  «Хатын-кызлар сөннәтен» беренче искәртүләре инкаларга барып тоташа. Бу хатын-кызның  җенси органы төзелеше белән аңлатыла: янәсе, клитор – хатын-кызлардагы ир-ат башлангычы.  АКШта ХХ гасырда клиторидэктомия һәм клитор капюшонын  кисү  хатын-кызларда мастурбация «дәвалау» алымнары сыйфатында кулланыла. Моннан тыш, кайбер штатларда мондый операция нимфоманиягә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы булып саналган. Өлешчә, әлбәттә, бу нәтиҗәләр биргән. Тик  инфекцияләр, кече йомышны йомышлаганда,  күрем вакытында проблемалар килеп чыккан. Бала таба алмауга китергән.   

Кызганыч, әлеге  кыргый ритуал Россиядә дә бар икән. Ул Дагстанда кулланыла.  Моны раслап, Төньяк Кавказ  мөфтие Исмаил Бердиев  берничә ел элек бөтен хатын-кызларны «кисү»не хуплап чыкты. «Сексуальлек кимеп, җирдә бозыклык бетәр иде.  Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны бала табар һәм тәрбияләү өчен яраткан.  Ә бу йола моңа бернинди киртә ясамый, бәлки, бозыклыкны гына киметәчәк», – диде ул.  

 «Хокукый инициатива» хокук яклау оешмасы  Дагстандагы бу вәхши ритуал буенча доклад ясаган. Анда республиканың тау районнарындагы кызларны имгәтүче операцияләр турында сөйләнә. Ул ауллардагы 5-12 яшьлек кызларга бернинди анестезиясез, кул астындагы әйберләр (лезвие, үткен пәке) белән башкарыла.  Бу йоланың мәгънәсе болай итеп аңлаталар:  кызның темпераменты басыла да кияүгә чыкканчы ул иренә тугрылык саклаячак.   

– Әлеге традицияне ислам белән ассоцияләштерәләр,  тик Коръәндә бу хакта бернини сүз дә юк, –  ди «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Ул – Африка илләре гореф-гадәте. Татар халкында андый залим гореф-гадәтләр юк.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 июль 2020 - 14:37
    Без имени
    тәүбә,аллам һаҡлаһын ҡыҙ балаларҙы.
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5698
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2698
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4365
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2347
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1984
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек