Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кая карасаң да — наркоманнар, исерекләр һәм үз-үзен сату­чы кызлар

Миңа әле уналты гына яшь. Әмма бу дөньяның күп­тән инде бер генә яхшы ягын да күрмим. Шул­кадәр пычрак тоела ул. Кая карасаң да — наркоманнар, исерекләр һәм үз-үзен сату­чы кызлар. Егерме яшь­лекләр, алардан өлкәнрәкләр моның белән шөгыльлән­сеннәр дә ди, юк бит, яшьтәшләрем арасында да андыйлар әллә никадәр. Хә­ер, егетләре дә егет кебек түгел аның хәзер. Әйтик, берьюлы берничә кыз белән очрашып йөрүне гап-гади нәрсәгә саныйлар алар. “Ни­гә, ни өчен?” — дигән бу со­равымны бер дус егеткә дә биреп караган идем мин.
— А чё? Только с одной это же не прикольно, — ди. — Каждый день видеть одну и ту же девчонку?! Нет...
Менә нәрсә диләр алар!
Мин сезгә беркемгә дә сөйләмәгән серемне дә язам әле. Узган ел бер егет белән очрашып йөрдем. Озакламый без аерылыштык. Һәм шуннан соң ул, беләсезме, нинди сүз таратты? Минем белән бул­ды, дип. Аңлыйсыздыр инде... Бөтен таныш егетләргә шулай дип сөйләгән. Әллә ничәсе килеп бәйләнде. “Син бит ин­де кыз түгел, аның белән булгансың, нәрсә кыланып тора­сың?” — дип... Урамнан кыч­кырып елап кергән чакларым булды. Аптырагач, янына бар­дым. “Юк, алай дип сөйлә­мәдем”, — ди. Гафу үтенергә йөрәге җитмәде.

Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар