Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кайда син, моң?

Әлеге җырны беренче тапкыр зур сәхнәгә Айдар Галимов алып менә.

1990 елда Туймазы шәһәрендә узган «Татар җыры» конкурсында «Моңнар кайтсын авылга» җырын башкарып җиңү яулый ул. Бу вакытта әле аның махсус музыкаль белеме дә, исеме дә, репертуары да юк.
Тиздән татар эстрадасының популяр җырчысына әверелеп, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты булачак егет армиядән яңа кайтып, әлегә Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында укып йөри.
Хитка әвереләчәк җырның сүзләрен Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов 1989 елда иҗат итә.

Моңнар кайтсын авылга

Рамил Чурагулов сүзләре, Ризван Хәкимов көе

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар?

Кушымта:
Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш. Ник шулай?
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма моңнар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр
Гармун-моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан.

– Баштан ук Айдар Галимовка дип атап язылды ул, – ди автор шул елларны хәтерендә яңартып. – Минем Уфада торак хуҗалыгы трестында инженер булып эшләгән вакыт. Композитор Ризван Хәкимов белән бер оешмада эшләдек. Аның белән иҗади дуслыгыбыз инде ныгыган, уртак җырларыбыз шактый иде. Шигырьне аңа укып күрсәттем. Төшке ашка кайткан җиреннән көен язып, уйнап күрсәтергә дип баянын ук ала килгән. Шул ук кичне Айдарны чакыртып, җырны аңа да тыңлаттык. Ошатты. Айдар ул вакытта «Авангард» мәдәният йортында «Азамат» вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый иде. Сәхнәдә тәүге адымнарын атлый гына башлаган еллары. Мөлаем, үзенчәлекле тавышлы тыйнак егет, дип, халык күңелендә яшь җырчыга карата мәхәббәт кабынган иде инде. Шулай җиңел кулдан тиз генә иҗат ителсә дә, бәхетле язмышлы җыр булды ул. Хәйдәр Бигичев, Әлфис Кыямов, Асаф Вәлиев, Салават Фәтхетдиновлар да җырлады аны. Хәзер исә Динар Фәйсханов, Артур-Марат дуэты башкара. Башка җырчыларның да репертуарында ишетелгәли.
Язмышы бәхетле булса да, җыр үзе моңсу ноталарда язылган. Аны тыңлаганда күз алдына никтер нәкъ менә авылдагы Сабантуй киче килеп баса. Тымызык кына җәйге кич... Шагыйрь бәйрәмгә дип туган авылына кунакка кайткандыр да, клубка дискотекага җыелган яшьләрнең чит телдәге заманча җырларга күңел ачуларына уфтанып, яшьлегендә күңелен җилкендергән тальян тавышын юксынып, шушы сүзләрне язгандыр кебек: «Авыл киче. Тасмалардан әй агыла ят моңнар...»

– Ә бит бу җыр, чынлап та, сагыну турында, – ди Рамил әфән-де. – Мин Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылыннан. Шулкадәр матур яклар! Комарзак сыртыннан челтерәп төшкән Инҗәр елгасы безнең авыл янында гына Семгә коя. Авылыбызда Хаҗи исемле скрипкачы бабай яшәде. Үзлегеннән өйрәнеп, фанерадан ясый иде ул аларны. Аның шул үзе ясаган скрипкасында борынгы озын көйләрне моңлы итеп уйнаганын әле дә хәтерлим. Балачакларымны искә төшерсәм, күңелемә иң беренче булып Хаҗи бабай килә. Колагыма аның скрипкада уйнаганы ишетелә. Авыллар гөрләп тора иде бит ул елларда. Һәр гаиләдә дүртәр-бишәр бала үстек. Урамнарны тутырып көтү кайта. Кич белән күрше-тирә халкы берәрсенең капка төбенә җыелышабыз. Кайчагында Хаҗи бабай скрипкасын да алып чыга. Аңа тальян гармун кушыла. Безнең авылда тальянда уйный белмәгән кеше сирәк булгандыр. Татар халкы гомергә җыр белән яшәгән. Шахтага төшсә дә җырлаган ул, тауга менсә дә көй сузган...

Бермәл ничектер авыллар тынып, моңнар онытылып калды кебек. 1980 нче еллар ахыры – илебезнең акрынлап кына социализмнан капитализмга күчеп барган чоры иде бит ул. Берәм-берәм башта авыл клубларында утлар сүнде – үзешчән фольклор ансамбльләре, халык театрлары таралды, авылдан яшьләр китте. Аннары инде берәм-берәм мәктәп ишекләре бикләнде... Шәһәрдән кунакка гына кайткан оныкларга тальян гармуннарның, Хаҗи бабайның кулдан гына ясаган скрипкаларының көе тансык түгел иде инде. Аларның күңелләрен чит-ят җырлар җилкендерде. Тальян тавышын синтезаторларның электрон көе күмеп китте. Бу җыр әнә шундый уйлар кочагында калган чагымда туды. Үзем үскән шул авылның тальян моңын, халыкның ул еллардагы күңел күтәренкелеген, рухи халәтен сагынып яздым мин аны. Бик әрнеп, җаным өзгәләнеп язылган җыр булганга, тыңлаучы да аны йөрәгенә якын кабул итәдер, мөгаен. Җырның популярлыгын, озын гомерле булуын шуңа бәйлим.

Хәзер авылдагы кайсы гына өйгә кермә, шкаф башында чигүле япма белән капланган тальян моңаеп утыра. Ә шуны кулына алып уйный белүче кешеләр инде юк диярлек. Югыйсә тальян гармун – татар халкының бренды бит ул. Чигүле калфак-түбәтәй, чигүле читек, чәкчәк кебек үк, тальян да – татарның тамгасы. Шөкер, акрынлап чигүле калфак-түбәтәйләребез яңадан тормышыбызга кайта башлады. Мин ышанам – озакламый тальян гармуннарыбыз да телгә киләчәк. Татар халкы моңсыз яши алмый ул. Сөю булып, ул моң барыбер яңадан авылларыбызга кайтачак әле!

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар