Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Исәнме, солдат!

«Бәлки, аларны тынычсызламаскадыр? Ничә ел ятканнар бит инде...» Ә җавапны бары алар – әтиләре хакында һичьюгы бер хәбәр булса да ирешүен тилмереп көткән сугыш ятимнәре генә бирә ала. Ул җавап – мөлдерәмә күзләрдә... Артык дулкынланудан яшь аралаш пышылдап кына әйтелгән (хисләр комачаулый!) «рәхмәт» сүзендә... Ниһаять, ничә еллардан соң, хыяллары чынга ашып, әтиләренең каберенә булса да барып баш ия алуда... Менә кемнәрдән сорарга ул җавапны!


«Бәлки, аларны тынычсызламаскадыр? Ничә ел ятканнар бит инде...» Ә җавапны бары алар – әтиләре хакында һичьюгы бер хәбәр булса да ирешүен тилмереп көткән сугыш ятимнәре генә бирә ала. Ул җавап – мөлдерәмә күзләрдә... Артык дулкынланудан яшь аралаш пышылдап кына әйтелгән (хисләр комачаулый!) «рәхмәт» сүзендә... Ниһаять, ничә еллардан соң, хыяллары чынга ашып, әтиләренең каберенә булса да барып баш ия алуда... Менә кемнәрдән сорарга ул җавапны!

...Иң беренче сәфәренә 16 яшендә кузгала Ольга. Романтика эзләп элми иңнәренә биштәрен, юлның теге очында «Үлем үзәне» көтә. Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы үзәнлек әнә шулай атала. Немецлар тар-мар иткән Икенче удар армия сугышчыларының сөякләре дистәләрчә чакрымнарга чәчелгән... 14 яшеннән «Голубые молнии» хәрби-патриотик клубына йөреп чарланган, парашюттан гына да сигез тапкыр сикергән кызны көненә ничә чакрым юл узып, ничә метр җир казу да, палаткаларда бөгәрләнеп йоклап, иртән тагын эшкә керешү дә – берсе дә куркытмый. Икенче елны да тутыра юл биштәрен.

«Нефтехимик» эзләнү отряды командиры Ольга Ланцованың гел әйтә торган сүзе бар: «Мондый җиргә кеше үз гомерендә яки бер генә бара, яки гомере буе йөри». Укыган, балалар үстергән (сүз уңаеннан, ире белән дә эзләнү отрядында танышалар) елларда тәнәфес ясалса да, 2004 елда «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә оешкан отрядның иң беренче эзләнүчеләреннән ул. 2007 елда аны командир итеп билгелиләр.
Мондый экспедицияләргә йөрүчеләр гади генә кешеләр түгел. Югыйсә елга бер тигән җәйге ялыңны үз тормышыңа багышламыйча, өеңнән читтә – Смоленск, Волгоград, Ленинград үзәннәрендә, Карелия, Белоруссия урманнарында уздырыр идеңме? Дөрес, хәзер шартлар күпкә уңайлы, ди отряд командиры. Һәркемгә аерым чатыр, мунча, электрогенератор, су помпасы, бензин пычкысы, металл эзләгеч, яңа автобус – болар «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте һәм Түбән Кама шәһәре хакимиятенең ярдәме.
Отрядның даими составында егерме бишләп алар. Күбесе «Түбән Кама Нефтехим»ныкылар. Сергей Сергеев, Олег Зиннәтуллин, Ринат Юмаев, Игорь Трошин, Николай Соловьев һәм Рәсимә Булатова (аларны да отряд кавыштырган), Илдар Хәкимуллин, Рафаэль Лотфуллин (командирның урынбасары), Денис Рудаков, Рафаэль Нуриманов – отрядның тоткалары, командир әйтмешли – «үзәге». «Сизгерлеге бар безнең Нуримановның, – ди Ольга Николаевна. – Першинның Кызыл Йолдыз орденын да ул тапты!»

Смоленск өлкәсенең Глинковский районына экспедициягә килгән отряд урнашырга да өлгерми, егетләр разведка уздырырга ниятли. Лагерьдан 500 метр читтәрәк Рафаэль Нуримановның металл эзләгече тавыш бирә. Казу эшләре башлана. Башта снаряд ярчыгы табыла, ә аның астында – орден! Ике көн казу эшләре алып барсалар да, егетләр ул чакта орден иясен таба алмый. Бәлки, шул урында төшереп кенә калдыргандыр?! Экспе-дициядән соң дәүләт бүләгенең кемгә бирелүен ачыклау эше башлана. Эзтабарларның күмәк тырышлыгы белән 264090 нчы номерлы Кызыл Йолдыз орденының танк командиры Першин Василий Давыдовичныкы булуы ачыклана. 1916 елгы Василий Першин үзе дә Смоленск өлкәсендә туган. 1943 елның 13 сентябрендә кылган батырлыклары өчен аңа орден бирелә, ә ике көннән – 15 сентябрьдә, үз өеннән 200 метр гына читтә танк эчендә янып һәлак була.

Отряд елга ике тапкыр юлга кузгала. Беренчесе – яз көне, чәчү башланганчы, икенчесе – игеннәр җыелгач. Ольга ханым сөйләгән истәлекләрдән күңел тетрәнә, яу кырыннан кайта алмый калганнарны әле бүген дә көтүчеләр барын белеп үзәк өзгәләнә.
2018 елның 23 апрелендә Ярцев шәһәреннән «Прорыв» эзләү отряды бер сугышчыны таба. Янында медаль-оны бар, һәм ул яхшы сакланган. Татарстан егете Фатих Вәлиев булып чыга ул солдат. Ольга шунда ук Казанга хәбәр сала – туганнары бармы? «Хәтер вахтасындагы һәркем күңеленнән берничә газаплы этап уза, – ди командир. – Беренче уй – кемне дә булса таба алырбызмы? Егетләр кулындагы металл эзләгеч тавыш бирә. Озын щуп белән тикшереп, чикләрне билгелибез. Бәлки, ул гап-гади бер тимер кисәгедер... Ә бәлки, билгесез солдатның башындагы кас-касыдыр... Археология ысулы белән, туфрак катламын сантиметр арты сантимер гына күтәреп казыла бу урын. Иң дулкынландыргыч мизгелләр алда. Исәнме, солдат! Ниһаять, без сине таптык! Ә күңелдә уйның икенчесе – яныңда медальоның яки исемең язылган шәхси әйберең булырмы? Кем икәнлегеңне ачыклый алырбызмы?»

1941 елны сугышка алынучыларга медальоннар тапшырыла. 1942 елдан аны Кызыл Армия кенәгәсенә алыштыралар. 75 ел эчендә кәгазьдән ни генә кала соң?! Менә шуңа күрә дә табылган һәр солдатның исемен ачыклау мөмкин түгел.
Өченче этап – сугышчының туганнарын табу. Хәтер вахтасына басучыларның күңелендәге өченче газаплы уй да шул – көтүчең бармы, солдат?

...2018 елның апрелендә күтәрелгән Фатих Вәлиевнең туганнары өч көндә барлана. «Әтием табылдымы?» – дип өзгәләнә улы – инде үзе дә 80 яшен тутырган чал чәчле бабай. 9 Май көнне туган туфрагына җирләнә солдат. 30 яшьлек әтисенең сөякләре салынган табут өстенә 80 яшьлек улының күзләреннән яшь тама. Хәтер вахтасындагыларның күңелен газаплаган уйның дүртенчесе шушы – сине алырга килерләрме, солдат? Күтәрелгән сугышчының җәсәден туган ягына алып кайтып җирләү хокукы якын туганнарга яки шул җирлекнең администрациясенә генә бирелә.

2011 елны Смоленск өлкәсенең Жеребцово авылы янындагы каенлыкта отряд ике сугышчы күмелеп калган кабергә юлыга. Берсенең балтыр сөяге янында кашык табыла. Кашык сабында язу – Чалых. «Мемориал» берләштерелгән мәгълүмат базасыннан карап, Чалых фамилияле солдатның Алтайдан фронтка киткәне һәм Смоленск өлкәсендә һәлак булганы ачыклана. «Нефтехимик»ка күрше генә лагерь булып урнашкан Алтай отряды шул ук көнне өйләренә шалтырата. Берничә көннән алар инде Чалыхның туганнары белән телефоннан сөйләшә. 1918 елгы Павел Пантелеевичның 1941 елны дөньяга килгән кызы әтисенең җәсәде артыннан килергә теләк белдерә. Павел Чалых 2011 елның 20 маенда Алтай өлкәсе Новичиха авылы зиратына – хатыны янәшәсенә иңдерелә. Икенче солдатның кемлеген ачыклап булмый. Эһ, үзәкләр өзелә дә соң шундый вакытларда. Менә бит ул, еллар узса да, табылды. Тик кем соң син, билгесез солдат?

Узган ел Волгоград өлкәсендә эзтабарлар ун кызылармеецны күтәрә. Дүртесенең медальоны бар, ләкин өч медальон начар ябылган, эчендәге вкладышны танырлык түгел. Ун солдатның нибары берсе – 1942 елны хәбәрсез югалган Бочарев Михаил Юрьевичның гына исеме ачыклана. Август аенда Тула өлкәсеннән Бочаревлар бабаларын соңгы юлга озатырга килә. «Сестренка! – ди аңа сугыш-чының 60 яшьлек оныгы, – Без синең белән хәзер туганнар кебек».

Шушы 15 елда отряд утыз биштән артык экспедициядә булган, сигез йөздән артык совет солдатын һәм командирны күтәргән, егерме өчесенең исемен ачыклаган, ундүртенең туганнарын тапкан.
«Быел кыш Смоленск егетләре татар сугышчысын күтәрде. Аны фронтка озаткан Байгол авылы Түбән Камадан 16 чакрымда гына. Туганнарын табышуны сорадылар. Гомумән, иң кыены да – солдатларның туганнарын табу, – дип сөйли Ольга. – Ярый интернет бар, төрле төркемнәргә хәбәрләр юллыйбыз, районына, авылына чыгабыз. Бу солдат әле өйләнергә дә өлгермәгән булган. Авылда аның йөргән кызы калган. Ул шулай сөйгәнен көтеп, ялгызы гына картайган. Без шул кызның сеңлесенең балаларын эзләп таптык. Башта югалып калды... Безнең хәбәрдән соң күпләр югалып кала. «Телевизордан югалган солдатларны тапканнарын күрсәткән-дә бу сиңа бер дә кагылмас кебек. Ә үзеңнең туганың, авылдашың, райондашыңны гына тапсалар да күңелне бик тетрәндерә икән шул», – диләр.

Тиздән «Түбән Кама Нефтехим»да Бөек Ватан сугышына багышланган музей ачылырга тиешлеге берәүгә дә сер түгел. Залдагы экспонатларның да күбесе «Нефтехимик» эзләү отряды яу кырыннан алып кайткан табылдыклар.

...Менә быел да 9 Май – Бөек Җиңүнең 75 нче язы килер. Ольга ханым Ланцовага рәхмәт хисе тулы хатлар явар. Ә август аенда «Нефте-химик» кабаттан юлга кузгалыр. Үзәннәрдә аларны көткәннәр барда, отряд өйдә кала алмый әлегә...

(«Сөембикә» журналы, 2020 ел, № 5)
Фото: Рафаэль Лотфуллин

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар