«Ни хәлләрдә сез, туганнар? Бу хатымны Африкадан язам. Минем эшләү-яшәү әлегә Көнбатыш Сахарада. Без урнашкан лагерь чүл уртасында. Күрсәгез иде ул чүлне, ул иркенлекне! Күз күреме җиткән җирдә кып-кызыл комнан башка бүтән берни дә юк. Монда ком, кояш һәм җил генә хакимлек итә.
«Ни хәлләрдә сез, туганнар? Бу хатымны Африкадан язам. Минем эшләү-яшәү әлегә Көнбатыш Сахарада. Без урнашкан лагерь чүл уртасында. Күрсәгез иде ул чүлне, ул иркенлекне! Күз күреме җиткән җирдә кып-кызыл комнан башка бүтән берни дә юк. Монда ком, кояш һәм җил генә хакимлек итә. Иртән дә җил, кичен дә. Аның туктарга исәбе дә юк бугай. Безнең якларда исә торган җил түгел ул. Кисәк-кисәк өерелеп, аяктан егарлык булып исә-исә дә, бераздан күз ачкысыз ком буранына әверелә. Бездәге бураннар өйалдына кар кертеп тутыра иде бит әле, монда кар урынына ком. Буран басылгач, без үзебез яшәгән бүлмәләрдән аны көрәп чыгарабыз. Әй яратмыйм да инде шул комны. Әллә нинди: үзе кызгылт, үзе он кебек йомшак.
Бу тирәләрдә кайчандыр Антуан де Сент Экзюпери очкан – Касабланкадан 100 чакрым төньяктарак, диделәр. Кызык та инде: чорлар, дәверләр алмашынган, ә чүл һаман шул ук. Тамчы да үзгәрмәгән. Ул – мәңгелек. Беләсеңме, Сахара урынында кайчандыр океан булган. Бу чүл шул океан төбе икән. Хәзер үземне океан яры буйлап очам дип хис итәм. Битемә аның салкынча җиле кагылгандай була. Хәтта дулкын шавы ишетелгән сыман. Океан яры җиләс, рәхәт җир дә бит, ә безнең мондагы эсселеккә чыдый торган түгел. Менә әле иртәнге ун, инде хәзердән үк 30 градус эссе. Ә көндез 45-50 градуслар була – саунадагы кебек. Минем баш миенең яртысы гына калды бугай, яртысы кайнап бетте. Кичләрен салкынча, рәхәт. Хәтта бераз туңдыра да. Шуңа күрә монда тормыш, гадәттә, кояш баегач башлана. Көннең кызуы сүрелгәч, шәһәр җанлана. Кибетләр, кафелар да төнлә эшли. Мондагы халык инглизчә белми икән, гарәпчә һәм французча сөйләшә. Берәр нәрсә сатып аласы булса, ишарә белән генә аңлашабыз. Беркөнне кафеда авокадо белән бананнан ясалган коктейль эчтек. Дөресрәге, ашадык – туңдырма төсле куе ул. Тамакны да туйдыра, сусауны да баса.
Бүген чүл өстеннән очканда ялгыз дөя күрдем. Ком тавы өстендә моңаеп басып тора иде. Ничек итеп анда менгән диген!
Утлы табадай кызган чүлдә дә тормыш баруын әйт син! Бер офыктан икенчесенә кадәр бернинди авыл-фәлән күренмәсә дә, чүл үзе аркылыга-буйга юллар, сукмаклар белән чуарланган. Кайвакыт чүл уртасыннан тузан туздырып берәр машина җилдергәне күренә. Беркөнне шул юлларның берсеннән безгә дә узарга туры килде. О-о! Миңа бик ошады. Тип-тигез асфальт, юлда ник бер гаишник булсын! Кая ул гаишник, каршыга ник бер машина очрасын. Иркенлек! Хозурлык!»
«Кичә Алжирга – Тундуф шәһәренә очтык. Бер хатынны агулы елан чаккан. Коткарсалар, шунда гына коткара алалар икән. Ә ул бездән 400 чакрым ераклыкта. Кичә монда иртәдән җил котырды, буран купты. Тундуфка очу-очмауны экипаж командирының үзенә хәл итәргә куштылар. Кеше кадәр кешенең гомере кыл өстендә торганда, ничек үзеңне уйлыйсың, ди инде. Аллага тапшырып, күтәрелдек. Чүлдә төннәр дөм караңгы була. Күзгә төртсәң дә, берни күрерлек түгел. Шул караңгылыкны ярып, Тундуфка очабыз. Аңа кадәр ике сәгать ярым очарга кирәк. Өлгерсәк ярый, дибез. Җил вертолетны кәгазь бите сыман әле уңга, әле сулга чайкый. Приборлардан сирпелгән яктылык һәм ком пәрдәсе аша күренгәләп киткән ярымай гына күңелне бераз җылыта. Мондый чакта бөтен ышаныч командир-да – аның тәҗрибәсендә. Безнең командада эшләүчеләр – чын кешеләр. Техниклар да шундый. Аларга ышансаң гына мондый давылда күккә күтәрелергә мөмкин. Тыныч көннәрдә дә вертолетта очу – нервларның ныклыгын сынау ул. Әгәр дә нервларың какшау булса, штурвалга утырмавың хәерле.
Теге хатынның балалары бәхетенә микән, Тундуфка исән-имин килеп җиттек. Вертолетны утырткач, чыгып, җирне үптем. Аяк астындагы ышанычлы җирнең кадерен күккә менгәч кенә аңлыйсың.»
«Беркөнне лагерьда кечкенә генә көчек пәйда булды. Чүл уртасына каян килеп чыккандыр ул?! Күрше экипажның пилоты агачлар арасыннан табып алган. «Сиңа кирәкмиме?» – ди. Баштарак каршы килгән идем дә, аннан кызгандым. Баш миләре кайнап чыгарлык утлы челләдә озак яши алмас иде ул. Хәзер минем буш вакыт азайды. Көне буе көчек артыннан чабып йөрим. Иртән сөт эчертәм, аның ашаганын карап торуы бик кызык. Аннан тиз генә урамда уйнатып кертәм. Ә аның көче күп, ярты сәгать уйнаклаган белән генә бетәрлек түгел. Мин югында бүлмәнең астын-өскә китерә, артыннан җыештырып кына өлгер. Этемә Жужа дип исем куштым. Икәү булгач күңелле хәзер. Эштән сагынып кайтып керәм. Аны яратучы бер мин генә түгел үзе. Һәркем ашханәдән Жужага дип берәр тәмле нәрсә эләктереп чыгарга тырыша. Егетләр якыннарын сагына дигән сүз бу, кемнедер кайгыртасылары килә. Бу көчек сагынуга бераз дәва булды инде. Без моннан киткәч, нишләр бичара?»
«Гаиләмне сагындым. Улларымның үскәнен дә күрми калам бугай. Әле пенсиягә кадәр тагын 800 сәгать очасы бар. Шуңынчы гына очам да, җирдә генә йөри торган берәр эшкә урнашам. Безнең монда очу күп түгел, күбесенчә кәгазь боткасы куертып утырабыз. Шуның аркасында күпме кирәкле эш эшләнми кала. Очыш алдыннан бер отчет язабыз, очканнан соң тагын берне. Әлегә безнең эш пассажирлар һәм йөк ташудан гыйбарәт. Разведкага барып кайтабыз. Кыскасы, трамвай – һава трамвае. Сез миннән хат килми дип аптырамагыз. Монда Интернет бик кызык кына: түләсәң дә юк, түләмәсәң дә. Нишлисең бит – Африка!
Өченче көн бездә яңгыр яуды: җиргә бер ун тамчы тамгандыр, хәтта чылата да алмады. Жәллим мин мондагы халыкны. Күктән ун тамчы тамганга куанышалар. Һи-и, бездә чиләкләп койганын күрсәләр нишләрләр икән?! Инде мин үзем дә дөньяда яңгыр һәм кар булуын оныта башладым. Гомердә дә кышны күргәнем булмагандыр, бары тик төшкә генә кергәндер кебек тоела.
Монда еланнар күп икән. Берсе безнең лагерьда йөри иде. Ком төсендә. Озынлыгы бер метр чамасы. Ашчылар тотып үтерде. Кызгандым мин аны, гәрчә, агулы елан булса да.
Аэродромга кайтканда чүлдә кыргый этләр күреп исем китте. Кайда яшәп, нәрсә ашый икән алар монда? Ком белән таштан гайре бернәрсә дә юк бит. Бик-бик сирәк кенә берәр куак очрарга мөмкин. Елга-күлләр юк та юк. Йөз чакрымга бер күлдәвек очраштыргалый. Анысының да суы бернигә яраксыз: болганчык сасы су.
Беркөнне Әл-Аюнга очтык, аннан машина белән ярты сәгать эчендә Атлантик океанга барып җитеп була. Минем әле океан суында аяк чылатканым юк, һаман җай тими. Әл-Аюн безгә бик ошады. Һавасы да салкынчарак, тирә-юнендә пальмалар үсә. Аэропортлары да зуррак. Ә менә юлларында полицейскийлар җитәрлек, монысы начар. Без, очучылар, тизлек яратабыз. Нарьян-Марда эшләгәндә бер егетебез машинага утыргач, оны-тылып китеп, гел тизлеген арттыра иде. Чөнки вертолетның уртача тизлеге – сәгатенә 160–180 километр.
Ул шул тизлеккә өйрәнгән. Полиция туктаткач кына машинада икәне исенә төшә. Алары да белеп бетергән инде: әнә безнең вертолет килә, дип шаярталар икән.
Безне бер-ике көннән Көньяк Суданга күчерәчәкләр. Анда Интернет булырмы-юкмы, белмим. Хат яза алмасам, кайгырышмагыз.»
Бу урында Илдардан хатлар өзелеп торды.
Шулай, бихәбәр булып, Яңа елны каршыларга йөргән көннәрдә коточкыч хәбәр: Суданда БМО вертолетын бәреп төшергәннәр. Экипажы да, вертолеты да Россиянеке. Рәсми хәбәрләр мәгълүматны бик саран бирә. Экипаж әгъзалары кем, язмышлары ничек – берни белерлек түгел. Илдар да Суданга җибәрәләр дигән иде бит. Йә Ходай, хәсрәт күрсәтмәсәнә! Кем генә булса да кызганыч, әлбәттә. Һәр кеше кемнеңдер кадерлесе, газизе ләбаса.
...Әнисенең хәер-догасы булышкандырмы, балаларының өзелеп көтүе һәм хатынының Аллага ялварулары ярдәм иткәндерме – бәла Илдарны читләп узган. Әмма бик якында гына булган ул. Чынлап та, Илдар очкан вертолет һәм... бер атна элек кенә аларны алыштырган экипаж һәлак булган.
Хәзер Илдарыбыз Конго Демократик Республикасы өстеннән оча. Хатларын элеккечә үк түземсезлек белән көтәбез. Әмма алар бик сирәк килә шул.
«Сәлам Конго Демократик Республикасыннан! Хат язмый дип борчылмагыз, монда утны кич белән бер-ике сәгатькә генә бирәләр, Интернет та сирәк була. Эсселек әүвәлгечә. Көнгә әллә ничә мәртәбә душта коенсаң да, тән гел юеш. Мин үземне бака дип хис итә башладым.
Яшәвебез виллада. Вилла дигәч тә, әллә ниләр күзалламагыз тагын. Авыл өенә охшаган кечкенә генә йорт. Монда халык бай яшәми, тормышлары үтә ярлы дисәң, дөресрәк булыр. Шәһәрләре узган гасырның алтмышынчы елларындагы безнең район үзәкләрен хәтерләтә. Урамнары пычрак, тузанлы. Төп транспорт – мотоцикл. Кечерәк кенә автобуслар да бар. Үзләре шундый иске, моны кайсы чүплектән табып алдылар икән диярсең. Аларына керсәң – кереп, чыксаң чыгып булмый. Без халык арасында бик күренеп йөрмибез. Ак тәнлеләргә сагаеп карыйлар монда. Дөмбәсләп китәргә дә күп сорамыйлар.
Әлегә менә шундый хәлләр. Җәй көне безне Россиягә, урманнарны янгыннан сакларга озатачаклар, диләр. Күрешкәнчегә кадәр!»
Шушы хатны алып та өлгермәдек, яңа хәбәр – Конгода Россиянең Ми-8 вертолеты һаләкәткә юлыккан.
Бу яңалыкны иртән Интернетка куйганнар иде. Илдарның әнисе Әминә апа кунаклар җыярга әзерләнеп йөри. Күтәренке кәефенә караганда, яман хәбәрне ишетмәгән булырга охшый. Әйтергәме, юкмы? Ичмасам, Гөлсинәнең дә телефоны дәшми, ул нәрсә дә булса беләдер, бәлки. Шулай гасабиланып утырганда телефон телгә килде – Илдар! Иңнән таулар төште гүя. Ул исән, исән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк