Парлы тормышта да үзеңне ялгыз хис итү – бүген еш очрый торган хәл. «Без бергә, әмма арабызда киртә бар», – дип башкаларага түгел, үз-үзенә әйтергә дә куркып яшәүчеләр бар. Якынлык булмау – гаиләне таркалуга китерүнең бер сәбәбе.
Якынлык – ул физик контакт кына түгел, ә бәлки эмоциональ, фикерләү, рухи дәрәҗәләрдәге тирән бәйләнеш тә. Ул – мөнәсәбәтләргә җылылык, чын күңелдән аңлашу һәм ныклык бирүче нигез. Хәтта башкалар нык дип санаган гаиләләрдә дә бу проблема белән очрашырга мөмкин: парлар бер-берсеннән ераклаша, арада салкынлык була башлый. Бу хәл башта әллә ни сизелмәсә дә, тора-бара ышанычны һәм гармонияне какшата. Ике арада якынлык бетә башлауның билгеләре бар. Ниндиләр соң?
1. Ихлас сөйләшүләр бетә
Көнкүреш, көндәлек мәшәкатьләр турында гына сөйләшү, ә мөһим, күңел түрендәге темаларны читләтеп үтү – үзе бер билге. Чын якынлык – ул хыяллар, уйлар, борчулар һәм куркулар белән уртаклашу. Мондый сөйләшүләр бетү – эмоциональ бәйләнешнең какшавын күрсәтә.
2. Ялгызлык хисе
Гаиләле булып та ялгызлык тою – күңелдә бушлык барлыкка килгәнне күрсәтә.
3. Бер-береңә карата кызыксыну кими
Партнерыгызның көне ничек узуы, нәрсә борчуы яки шатландыруы белән кызыксынмыйсыз икән, димәк, мөнәсәбәтләр гадәти бер көндәлеккә әйләнә, уникальлек югала.
4. Физик якынлык бетү
Кочаклашу, җиңелчә кагылу, назлы хәрәкәтләр – якынлыкның теле. Мондый контактлар сирәгәю – бер-береңнән читләшүне күрсәтә.
5. Үпкәләр турында сөйләшмәү
Үпкәләрне «йота-йота» яшәсәң, арада күренмәс «стена» үсә. Якынлык, ихласлык, үзара ачык булуны сорый.
6. Бергә вакыт уздыру теләге юк
Бергә йөрергә, сөйләшергә теләмәвегез, бер-берегездән җылы эзләми башлавыгызны аңлата.
7. Читтә күңел ачуга омтылу
Эштән соңга калып кайту, социаль челтәрләр, дуслар, хобби аша вакытны тутыру – кайвакыт партнерың белән якынлыктан качу ысулы.
8. Уртак киләчәк турында сөйләшмәү
Уртак киләчәкне планлаштырмау – якынлык кимүенең ачык күрсәткече. Һәркем үз юлыннан бара икән, арадагы бәйләнеш югала.
9. Бер-береңә терәк булмау
Авыр чакта таянырдай кеше кирәк. Әгәр авыр мизгелләрдә партнер сезгә терәк булмый яки сез үзегез бу теләкне сизмисез икән – димәк, эмоциональ бәйләнеш какшаган.
10. «Мине ишетмиләр» дигән хис
Кешенең әйткән сүзләре, хис-кичерешләре җавапсыз калу – ышаныч, ихтирам югалуга ишарә.
Нишләргә?
Якынлыкның юкка чыга башлавы – бу әле мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәк дигән сүз түгел. Һич тә! Киресенчә, бу – үзара бәйләнешне ныгытырга кирәк дигән сигнал. Нәрсә эшләргә соң?
Ихлас сөйләшүдән башлагыз. Хисләрегезне яшермичә, ни җитмәвен ачыклап сөйләшү мөһим.
Уртак кызыксыну табыгыз. Бергә эшли торган шөгыль яки мавыгу араларны ныгыта.
Ихлас булыгыз. Эчке халәтегез белән бүлешегез, партнерыгызны тыңларга өйрәнегез.
Парлы мөнәсәбәтләрдә якынлык – мәхәббәт, ышаныч һәм тынычлык нигезе. Аларның кимегәнен сизсәгез, бу хәлне игътибарсыз калдырмагыз. Үз өстеңдә, пар буларак мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә әзер булу – аларны тагын да тирәнрәк, кадерлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Бу җәһәттән без сораштырулар да үткәрдек:
Гөлсинә, 42 яшь, Казан:
«Минемчә, якынлык – бер-береңнең күңел халәтен сүзсез аңлау. Иреңнең кәефе төшкәнен күз карашыннан ук тою, хәленә кереп, сөйләшә-сөйләшә аңа чәй ясап бирү... Менә шундый гади генә детальләрдә сизелә ул».
Ләйлә, 29 яшь, Түбән Кама:
«Без гел бергә, әмма еш кына телефоннарда утырабыз, сөйләшергә вакыт юк. Хәзер менә сез сорагач, әллә бер-беребездән арыдык микән дигән уй керде башка. Уйларга кирәк әле».
Раил, 37 яшь, Чаллы:
«Дөнья артыннан куа-куа, хатын белән аралар ерагая башлаганны сизми дә калганмын. «Син мине ишетмисең инде», – диде беркөнне. Шуннан соң утырып сөйләштек. Хәзер дә гел сөйләшеп торабыз. Сөйләшкән саен, бер-беребезне яхшырак һәм тизрәк аңлыйбыз кебек әле».
Фәридә, 40 яшь, Казан:
«Күптән түгел авыр чор кичердек. Минем әнине мәрхүм булды, ирем шул чакта эшен югалтты. Икебез дә үз-үзебезгә йомылдык. Башта сизелмәде, аннары ике арада тынлык, хәтта салкынлык булуы сизелә башлады. Бу хәлдән чыгу өчен ирем зирәклек күрсәтте. Беркөнне елап утырганда: «Без бит бергә, ничек тә ерып чыгарбыз бу авырлыкларны», – дип килеп кочаклады. Шул сүз миңа канатлар куйгандай булды. Дөнья да мин уйлаганча караңгы булмый башлады. Бер-береңә якын булу өчен кайчак сүзләр дә кирәк түгел икән. Иремә моның өчен рәхмәтлемен».
Йә, сезнең мөнәсәбәтләр ничегрәк? Психологлар аерып күрсәткән билгеләр юкмы? Юк икән, котлыйбыз. Берәр билге генә табылса да, игътибарсыз калдырмаска киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк