Без стереотиплар җәмгыятендә яшибез. Тормышның барлык өлкәсендә дә кагыйдәләр, кысалар хөкем сөрә. Менә шуларга килешеп, әле бәхетле дә булып яшәсәң, уңыш елмайды дип сана. Әгәр дә бәхетең өчен көрәштә шул кысаларны, тәртәләрне җимерергә туры килсә?! Бу хатын-кызларга башларын горур күтәреп яшәр өчен икеләтә көчле булырга кирәк. Гаиләләргә кагылышлы стереотипларның берсе – ир үзенең хатыныннан берничә яшькә зуррак булырга тиеш, чөнки ир ул – гаиләне яклаучы, ул – табучы. Ирең үзеңнән яшь икән, тирә-яктагылар сиңа шикләнеп, көлемсерәп тә карый.
«Хатын-кыз бәхете таптым»
– Ирем белән яшь арабыз – 19 яшь, – дип сөйли әңгәмәдәшем. Бәхет тынычлыкны ярата, дип, ул миннән исемнәрен үзгәртеп язуымны сорады. – Фаил – минем икенче ирем. Беренче ирем белән 20 елдан артык яшәдек. Икебез дә җитәкче, икебез дә ут идек. Ул авариягә очрап саулыгын югалтты. Авыру ирне көйләп яшәү бик җиңел булмады... Ирем үлгәч шәһәргә күчендем, эшкә урнаштым. Яңа өлкә, яңа коллектив... Әле эшли генә башлаган чак иде, кабинетка бер егет килеп керде. «Апа, дүшәмбегә кадәр генә 50 сум биреп тормассызмы икән», – ди. Күренеп тора бик оялчан, тыйнак егет. Шундук балаларымны искә төшердем. Студент чакта алар да шулай акчага тилмереп йөрделәр микән дип уйладым, авыр еллар иде. «Акыллым, берәр кайтарыр-сың әле», – дип, 100 сум акча биреп чыгардым моңа. Язмыш микән, аның әти-әнисе белән танышырга туры килде миңа. Җитәкчем алар районына командировкага җибәрде. Ничек барып җитәрмен икән дип аптырап утырам шулай бүлмәдә. «Безнең Фаил шул районнан бит, алып кайтыр ул сине», – дип, коллегам миннән акча сораган теге егетне чакырып кертте.
Икәүләп кайтып киттек. Миңа кирәкле кешеләр өйдә юк иде, кич кенә кайтасылар икән. Ә Фаил шушы авылдан ук булып чыкты. «Апа, безнең әниләр бик әйбәт кешеләр, әйдәгез безгә», – ди бу. Капка төбендә утыра алмыйм бит, ияреп киттем. Сеңлесе серле генә елмаеп каршы алды. Имеш, абыйсы кыз алып кайткан. Фаил утызга җитеп килүче өйләнмәгән егет, ә мин ул чакта нечкә билле, ерык авызлы 48 яшьлек модный бер хатын идем. Яшемне һәрвакыт ун яшькә киметеп бирәләр. Көне буе аларда булдым. Мин инде эш җаен белүче хатын: әле әтисенә, әле әнисенә булышам. Әнисе гаи-ләм турында сорашты. Күңелем тулды микән, елап җибәрдем дә, тормышымны сөйләдем. «Чәчәк кебек чагыңнан ялгыз калмассың әле», – ди. «Минем яшьтәгеләр өйләнеп беткән инде, хатын аерган кешеләрдән уттан курыккан кебек куркам, миңа кем пар булсын соң?» – дим. «Өйләнмәгәннәр арасында да яхшылары бар. Тик хатын-кызга сүз кушарга оялып кына йөри», – ди минем булачак әни.
Ул көнне алар мине җибәрмәделәр. «Бәлеш пешерербез, мунча ягарбыз, дүшәмбе иртән Фаил белән бергә китәрсең әле», – диделәр. Әнисе безгә җибәрергә ике зур сумка тутырып куйган. «Монысы сиңа, монысы Асия апаңа. Хатын-кыз авыр әйбер күтәрә алмый ул, эштән соң фатирына илтеп куй», – диде Фаилгә. Әнинең хәйләкәрлеге булган инде бу. «Тагын кайт, бик ошаттык үзеңне, син бик уңган хатын», – дип озатып калдылар. Без ул чакта да аралашып китмәдек әле. Тагын язмыш инде... Фаил белән икебезне безнең районга командировкага җибәрделәр.
Җәй иде, әнигә печән биргәннәр. Эш беткәч, аңа ярдәм итәргә безнең авылга килдек. Фаил дә булышты. «Бу егетнең эшләвенә шак-
каттым: зур күбәне ала да ыргыта, бигрәк булдыклы. Аның күзе синдә генә», – ди әнкәй. «Бала-чага белән мунча кермиләр, әнкәй», – дидем ул чакта. «Кызым, Мөхәммәд пәй-гамбәрнең беренче һәм иң яраткан хатыны үзеннән 15 яшькә өлкән булган. Үзара хөрмәт, тигез мәхәббәт булгач, бик матур яшәгәннәр», – диде әни җайлап кына…
Фаил төрле сәбәпләр табып, эштә гел безнең бүлмәгә кереп йөри башлады. Бервакыт өмәдән соң мине озатып куйды. Әле ул вакытта да ир-ат озата дип кабул итмәдем. Безгә кереп чәйләр эчтек. Ул миңа үзенең тормышын сөйләде. Дуслашып китүебезгә һөнәребез дә, икебезнең дә хыялый булубыз да тәэсир иткәндер, мөгаен. Бер ел шулай аралашып йөрдек тә, мин «матурым»га әйләндем... Чираттагы ял вакытында Фаилнең әниләренә кайткач, безгә никах укытып җибәрделәр. Аларның фатихасы беренче күрешүдә үк булган инде... Балаларым да Фаилне бик җылы кабул итте. «Шундый әйбәт кеше дә булыр икән», – ди улым. Оныкларым аны бик ярата. Ә бала-чага бик сизгер ул. Безнең коллективта кияүгә чыкмаган кызлар да бар иде. Тик аларга бит машиналы, фатирлы, ут егетләр кирәк, Фаил кебек тыйнак, басынкылар түгел.
Кеше фатирында яши башладык. Бернәрсәбез дә юк иде, икәүләп тырыштык, җыйдык. Башта – бер, аннан ике бүлмәле фатир, бакча алдык. «Мин инде бала тапмаячакмын», – дидем яши башлауга ук. «Статистика буенча фәлән хәтле гаиләнең баласы юк. Ходай насыйп итсә, хатын-кыз 62 яшьтә дә бала таба. Ә безнең балалар бар бит инде», – ди ул. Бик төпле, һәр сүзен җөпләп сөйли шулай. Тумас борын өлкәнәйгән диләр бит әле, минем Фаил шундый. Яшь аермасын сизмәдем дә. Ул – әкрен, мин – ут. Кызып киткән чакларымда тыныч кына тыңлап тора да, аннан соң җайлап кына үзенекен әйтә. Капма-каршы булу бик әйбәт ул, 25 ел эчендә талашканыбыз да булмады. Аның бөтен сүзе: «Матурым, ял ит», «Матурым, күтәрмә». Мин кайгыртуга төренеп яшим. Үзем дә гаилә тормышын күргән, зирәк хатын инде. Кечкенә генә яхшылык эшләсә дә, аңа чын күңелдән рәхмәт әйтә беләм. Фаил бик укымышлы, эрудицияле. Белмәгәнне аннан сорыйм. Командировкадан кайчан кайтсам да, аш әзерләнгән, чәй кайнаган булды. Подъезд тө-бенә чыгып каршы ала иде хәтта. Көне буе кайгыртып шалтыратып торуын әйтәсе дә юк.
Безнең арада көнләшүгә урын булмады. Күзеңә генә карап торган кешене ничек көнлисең инде. Бар булганын миңа бирә. Күпме алтыннар гына алды ул миңа. «Улыма канатлар куйдың, рәхмәт, килен», – диде әни үлгәндә. Яшь чакта юктан да кабынып китәсең, юкка да бәйләнәсең бит, ә яши-яши зирәкләнәсең: сүзеңне уйлап әйтәсең, юкка-барга чәпчемисең. Безнең хакта сөйләүчеләргә исем китмәде. Гомер буе кеше белән эшләдем. Ялганын да, гайбәтен дә күп ишетергә туры килде. Мин болай уйлыйм: пычракка кагылма-саң, ул сиңа ябышмый... Яшь кеше белән яшәү хатын-кызның сәламәтлеге өчен дә яхшы. Климакстан соң гормональ фон үзгәрә, ә парт-нерың яшь булу дәртеңне сүндерт-ми. Ире өлкәнрәк булган парларда ул проблема да килеп чыга бит әле. Бәйләп торыр балаларыбыз юк, әгәр дә канәгатьләндермәсәм, ул күптән чыгып китәр иде. Мин Фаилне Аллаһының бүләге дим – аңа кияүгә чыгып хатын-кыз бәхете татыдым.
Алар – үзләренә ышанган хатын-кызлар
– Кешенең ике яше бар: паспортта язылганы һәм психо-эмоциональ өлгергәнлеге. Соңгысы – менә шундый парлар барлыкка килүгә сәбәп булып тора. «Егетнең инде ниндидер тормыш тәҗрибәсе бар, ул яшенә караганда төплерәк, яшьтәшләре белән аңа кызык түгел, шуңа үзеннән олырак пар сайлый, – дип аңлата гаилә психотерапевты Яна Мальцева. Аларның тормышка карашлары, фәлсәфәләре, кыйммәтләре туры килә. Мондый гаиләләр, гадәттә, ныклы була һәм озак яши, хәтта балалары булмаса да. Әлбәттә, ир-атның нәсел калдыру теләге тумый калмый. Күп чакта парлар шуңа аерылыша. Икенче бер сәбәп белән кушылган очракта шулай була. Мәсәлән, яшь егет үзенә уңайлылык эзли. Гадәттә, мондый парларның яшь аермасы 10 яшь була: хатынга – 30+, егеткә – 20+. Бу яшьтә инде, гадәттә, хатын-кызларның баласы, социаль статусы, фатиры була. Ул инде зирәк, юкка-барга кабынып китми, тыныч, үзенә ышанычы бар. Аның белән утырып җитди итеп сөйләшеп була һәм ул сине ишетә. Истерикаларга, драмаларга урын булмаган мондый мөнәсәбәтләрдә ир-егеткә уңайлы. Бу союзны яшь ирләр өчен үсү мәйданы, уңдырышлы туфрак дип әйтергә була. Тәҗрибәле, акыллы хатын ирне үстерми калмый ул: киңәшләр бирә, профессиональ үсеш өчен элемтәләре бар... Дөрес, бу тип ирләр, үзенекенә ирешкәч, күп очракта китеп бара. «Шул ук вакытта психологик драмалар да бар: яшь егет өлкән хатыннардан әни объекты эзли. Аңа балачакта ярату җитмәгән йә ул иртә әнисез калган. Ә хатын аны «уллыкка» ала: ир инфантиль булып кала. Чөнки аның өчен барысын да «әни» хәл итә. Әмма мондый тандемда хатын-кыз ялыгачак. Гадәттә,
ир-ат та ярату, кайгырту дефицитын тулыландыргач, башка мөнә-сәбәтләр кора. Ә инде картаеп барган хатын кочагында кала икән, бу инде, алда әйткәнемчә, психологик сәбәпләр белән бәйле. Йә инде ир меркантиль ихтыяҗларын канәгатьләндерә», – ди психолог.
Мондый мөнәсәбәтләр хатын-кызга ни өчен кирәк соң? «Гадәттә, бу аларның икенче гаиләләре, – ди Яна Мальцева. – Беренче гаиләсендә ире белән мөнәсәбәтләре яхшы булмый һәм хәзер аның үзенең контрольлек итәсе килә. Гадәттә, кем олы – шул идарә итә бит. Билгеле бер яшькә хатын-кызның бар ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән, аның инде бары яратасы һәм яратыласы килә.
Ул хисләре, эмоцияләре турында уйлана. Хәтта оргазмның нәрсә икәнен белми яшәгәнен дә аңлый. Яшь тән дә ымсындыра. Моннан кала: сәламәт тестостерон, яхшы эрекция... Ул егеткә бар назын, игътибарын бирә. Аннан соң психологик травмасы булган хатын-кызлар да күп. Гаиләдә өлкән бала булган, һәрвакыт башкаларны кайгыртып яшәгән. Кемнедер кайгыртканда гына үзен кирәкле, реализацияләнгән итеп тоя. Аборт ясатып, баласы булмаган хатыннар да яшь ирен «уллыкка» ала. Картаюдан курыккан, үз яшен авыр кабул иткән, «кызлык чорында» калырга теләгән хатыннар да яшь егетләрне сайлаучан, чөнки өлкән партнер белән үзенә дә өлкәнәергә туры киләчәк».
Көнләшүгә урын юк
Тормыш тәҗрибәсе, үзенә ышанган хатын-кызлар ирләрен көнләп тә җәфаламый. Бу да әлеге тандемның өстенлеге. «Ирем белән яшь аермабыз –
7 яшь, – ди Зөһрә. – Эштә танышып, дуслашып киттек. Аңа карата нинди дә булса хисләрем-хыялларым да юк иде. Җитмәсә, гаилә белән бәйле ачы тәҗрибәм бар... Салкын тиеп авырып киттем. Сөт күтәреп килеп керде бу. Имеш, мине дәвалый. Шул чакта аңа башкача карый башлаганмындыр. Ә ул: «Сине күрүгә үк хатыным булачак дип уйладым», – ди. 6 яшьлек улыбыз үсеп килә инде. Тышкы кыяфәтебез буенча яшь аермабыз сизелми дә. Мин кечкенә булгач, яшь күренәм, ә ул баһадир гәүдәле – нәкъ 40 яшьлек ир кебек. Көнкүрештә карашларыбыз бераз аерыла инде, чөнки төрле чордарак тәрбияләнгәнбез. Ул мин укыган китапларны белми, аның караган мультфильмнарын мин белмим. Кызыксынуларыбыз да төрлечәрәк. Ул заманчарак. Кыйммәтләребез дә үзгәрәк: ул үзен беренче урынга куя, мин башкачарак тәрбияләнгән – бөтенесен җайларга өйрәнгән. Бала тәрбияләгәндә яшь аермасы бик сизелә менә. Балага кулдан килгәннең барысын да бирергә кирәк, чөнки мин аның өчен үзем җаваплы дип саныйм, ә ул – үзе юл ярсын, мөстәкыйль булсын дигән фикердә.
Бу яшь белән бәйле микән, көнчелек беләнме төгәл әйтә алмыйм. Бала тугач, бик көнләште. Ул чакларда авыр булды, әмма без бергә калдык. Яшь ир белән яшәүнең үз плюслары да бар, әлбәттә. Беренчедән, ул бөтен тәкъдимне дә бик җиңел кабул итә, хәрәкәт ярата. Диванда сузылып яту аның турында түгел. Тели икән, дуслары белән очрашуга бара, төне буе йөреп кайтырга мөмкин. Кайчан кайтасың дип бервакытта да шалтыратып җәфаламыйм. Күпме генә контрольдә тотсаң да, хыянәт итәсе килгән ир бары үзенекен эшли ул. Аның дуслары яшь, аларның хатыннары тагын да яшьрәк. Яшемне белгәч, бик гаҗәпләнгәннәр иде. Ул чакта иремнең хәтта минем белән горурлануын тойдым. Яшь ир двигатель кебек. Һәрвакыт матур буласы, үзеңне карыйсы, яшь кызлар кебек киенеп йөрисе килә. Хатын-кыз үзен карый икән, бу бит инде бик яхшы».
Яшь кызларга –бай тормыш, хатыннарга – гармонияле тыныч тормыш
Бүген ире яшьрәк булган парлар арта. Моңа, нигездә, тыелган социаль челтәрләр гаепле. Әлеге социаль челтәрләрдә утырган яшь кызларның реаль тормышны кабул итүе бозыла. Бу хәтта пропагандалана кебек. Әйе, элек тә кызлар принц көтеп яшәгән. Әмма ул принц ак атта гына булган, ә хәзер-гесе күз явын алырлык чибәр дә, стильле дә, бай да, кыйммәтле машиналы да, зур фатирлы да булсын һәм кочак-кочак чәчәкләр дә бүләк итсен... Шул рәвешле яшь егетләргә яшьтәшләре арасыннан пар табу авырлаша.
Ә тормыш тәҗрибәсе булган, матди байлык туплаган хатыннар җиргә нык басып яши, ал хыяллар белән янмый, алар яшь егетне ничек бар, шулай кабул итә дә. Кочагына алып үзенчә тәрбияли. «Тагын бер фактор – ир-атларның саны азаю. Сайлау мөмкинлеге кими. Хатын-кызга гаилә кирәк, ә аерылышкан ирләр кабат үзенә җаваплылык алырга ашыкмый, бәлки, теләми дә», – ди Яна Мальцева. Психолог мондый парлар җәмгыять өчен, бәлки, файдага гына, дип саный. Хатын-кыз бәхетле икән, җәмгыять тә бәхетле бит. Ә менә ул бәхетнең озакка сузылу-сузылмавы гына икеле. Бу инде, һәрвакыттагыча, хатын-кызның үзеннән тора.
Любовь МУМЛАДЗЕ,
уролог-андролог, сексолог
Әни-хатын белән бала-ир тандемы гармонияле парлар. Ир хатын сүзен тыңлап яши. Аларның аралашуы да, мәхәббәтләре дә шуңа корылган.
Яшь аермасы зур булу интим тормышларына да тәэсир итми. Киресенчә, анда да гармония. Гомумән, нинди парда да ир белән хатынның сексуаль конс-
титуцияләре туры килүе мөһим.Темперамент яшькә карамый ул. Холыклары төрле булган кебек, кешеләрнең сексуаль конституцияләре дә аерымлана. Кемгәдер – көнгә өч тапкыр, ә кемгәдер – айга өч тапкыр яратышу – норма. Парлар менә шушы яктан туры килсәләр, гаилә ныклы була, чөнки сексуаль тормыш гаиләдә беренче урында тора. Климакстан соң хатын-кызның либидосы сүнә дигән фикер дә дөрес түгел, 70 яшьтә дә ялкынланып яшәгән ханымнар бар. Дөрес, хатын-кызның дәрте 30 яшьтән соң иң югары ноктасына җитә. «45 – баба ягодка опять», дип тиккә генә әйтмиләр. Ирләрнеке ул
21 яшьтән башлап 40 яшьләргә кадәр. Яшь аралары зур булган парлар, гадәттә, шушы чорда табыша да».
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН,
«Шамил» мәчете имам-хатыйбы
Ислам динендә булган һәр иманлы бәндә өчен иң зур үрнәк – ул Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Аның тормышын җентекләп өйрәнсәк, шундый бер мәгълүматка тап булачакбыз: Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Хәдичә анабыз аннан 15 яшькә олырак булган. Әгәр дә бу ярый торган эш булмаса, пәйгамбәребез Хәдичә анабызны хатынлыкка алмаган булыр иде. Мөселманнар арасында мондый үрнәкләрне еш очратып була. Ислам дине буенча бу гамәл тыелмагач, укыган никах та дөрес булып санала. Ислам динендә хатынның – иренә, ирнең хатынына карата бурычлары билгеләнгән. Алар яшькә карап үзгәрми. Әгәр дә гаиләдә һәркем үз бурычын үтәп яшәсә, шул чакта тигезлек, бәрәкәт була. Яшем олырак, синнән күбрәк яшәдем, дип, хатын-кызның иреннән узуы дөрес түгел. Бергә утырып сөйләшергә кирәк һәм ахыргы сүзне ир кеше әйтергә тиеш. Гаиләдә бу төп кагыйдәләрнең берсе булып санала.
93% хатын-кыз, 51% ир-ат – танышканда яшькә игътибар итә.
57% ир-ат – мөнәсәбәтләр корганда олырак булырга кирәк дип саный.
Алар өчен яшь аермасы 10 һәм аннан да зуррак булсын.
38% хатын-кыз – яшьтәше белән мөнәсәбәтләр кору яклы.
63% хатын-кыз – үзеннән яшьрәк ирләр ошаганын таный.
71% гүзәл зат алар белән романтик мөнәсәбәтләр булдыруга каршы түгел.
(Mamba дейтинг-сервисыннан алынды.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк