Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Фасон китерү

Шундый сүзне ишеткәнегез бармы сезнең – фасон китерү. Берәр нәрсәң булмаса да, булган кыяфәт чыгаруны шулай диләр бездә. Ач булсаң да, тук булып кылануны. Хәсрәтле булсаң да, башкалар алдында сер бирмичә, йөзеңә елмаю кундырып йөрүне...

Кайсы әсәрдә укыдым соң әле, хәтерләмим: элек заманда авылдагы ярлы егетләр урамга мыекларын каз мае белән майлап чыга торган булганнар. Имеш, әле генә майлы коймак белән сыйланып чыкканнар! Фасон китерәләр!  Абруй саклау дип әйтеп булмый моны. Аның анысы башка. Фасон китерү – гадирәк, халыкчанрак. 

90 нчы елларны хәтерлисез. Хәйләкәррәк, елгыррак кешеләргә баер өчен юл ачылган еллар иде ул. «Яңа урыслар» шул елларда барлыкка килде бит. Булдыра алган кеше сәүдә итте, алды-сатты, шулай итеп күпләре алдырып китте. Хәзер алардан зур-зур бизнесменнар чыкты. 

Бергә укыган таныш кыз артыннан шундый бер «текә» студент егет йөри башлады. Үзен «бизнесмен» дип атаса да, бизнесменлыгы шуның кадәр генә инде – каяндыр видеокассеталар табып, акчалырак студентларга шул кассеталарны арендага биреп тора иде. Ул вакытта чит ил киноларыннан «Просто Мария» белән «Богатые тоже плачут»ны гына беләбез бит әле. Безнең өчен дөньяда аннан да мавыктыргычрак, кызыклырак фильм була алмыйдыр кебек тоела. «Просто Мария»ның чираттагы сериясе башланса, авылда урамда бер кеше калмый – барысы да телевизорга текәлә. «Яңгыр гына ява күрмәсен, җил генә чыкмасын», – дип, иртәдән үк Аллаһка ялварабыз. Яңгыр яки җил булса, биек колгага куелган антенна селкенә дә, телевизор күрсәтми. 

Ә теге кассеталардагы кинолар тагын да мавыктыргычрак – «Терминатор», «Терминатор-2»... Әле болары хәтердә калганнары гына, әллә ниндиләре булгандыр. Ул кассеталарны алып торырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк. Каян булсын?! Аларны карар өчен башта видеомагнитофон кирәк әле. Ә анысы бөтенләй чынга ашмас хыял кебек. Хәзер әнә беркемгә кирәксез чүп булып ята ул видеомагнитофоннар. Безнеке дә бар иде, анда күчереп, монда күчереп йөртә торгач, чыгарып аттык. 

«Бизнесмен» егетне ошатмый иде таныш студент кыз. Ошарлык булмагандыр да инде. Тупас, сүз саен сүгенгән, үзен бик әрсез тоткан егеткә кыздан югары хисләр түгел, дәртен канәгатьләндерү кирәк иде, ахрысы. Кыз ачык чырай күрсәтмәсә дә, ара-тирә кесәсенә берәр шоколад салып, аның лекциядән чыкканын тәрәзә төбендә көтеп утыра иде тагын үзе. 

Ул вакытта безнең барыбыз да диярлек ярлы һәм акчасыз идек. Безгә түләгән стипендия нәкъ бер айлык «проездной» билетлык кына. Авылдан килеп укучыларга университет кассасыннан азык-төлек сатып алырга талон бирәләр иде тагын. 

Студент еллары искә төшсә, әле дә тамагым ачып киткәндәй булам. Дөресен әйткәндә, без ач идек. Авылдан әниләрнең безгә биреп җибәрерлек акчалары юк. Аларга да өчәр-дүртәр ай хезмәт хакы түләмиләр. Шул бәрәңге, сөт, каймак алып килгән булабыз. Ул күпмегә генә җитә? Гел ашыйсы килә иде. Көнгә бер тапкыр ашханәдән бер пәрәмәч алып ашыйбыз. Кайбер студентлар анысын да ала алмый. Акчаң булмагач, ничек аласың? Бушка бирмиләр бит аны. 

Теге кыз да беркөнне бик нык тамагы ачып, ашханәгә кергән. Суда пешкән бәрәңге боламыгы белән ипи тутырып ясалган кечкенә генә бер кәтлит алган. Бер кашык бәрәңге боламыгы инде ул. Күбрәк күренсен өчен, аны тәлинкәгә сылап, өстен кашык сырты белән сырлап куялар. Ә кәтлитне авызга китергәндә суламый торырга кирәк, шулай итсәң, исе беленми, ашарга мөмкин. Ач булгач, нишлисең инде, акчаң җиткәнне аласың. Тамак тәмугка кертә бит ул. 

Ул көнне авызына бер тәгам ризык капмаган булган бу кыз. Иртән хәтта чәй дә эчмичә килгән булган лекциягә. Тамагы ачуга чыдый алмагач, соңгы акчасына шушы бәрәңге боламыгы белән кәтлитне алган. Кирәк бит, нәкъ шул вакыт ашханәгә теге «бизнесмен» килеп кергән. Билгеле, кызны күреп алып, аның янына килгән. Килгән дә, мыскыллы елмаеп, кызның ашаганын карап тора башлаган. Ул бит аңа шоколадлар, газлы сулар алып килә, ә кыз аларның берсен дә алмый. Егетнең кесәсендә аларга гына җитәрлек акчасы бар. Курткасы да күннән. Ул – бай. Ә бу кыз шул шоколадларны алмыйча, әнә суда пешкән тәмсез бәрәңге боламыгы ашап утыра. 

Кыз, чәнечке очы белән генә эләктереп бәрәңге боламыгын ике капкан да, тәлинкәсен киредән подноска куеп, юарга илткән. «Ашыйсым килми икән, иртән бик яхшылап ашап килгән идем», – дип торган да киткән. Кәс-кәс атлап, билләрен боргалап... Үтереп ашыйсы килсә дә, мин тук дигән фасон китереп... 

Улым укыган класста шундый бер малай бар иде. Әниләре өч улын ялгызы гына үстерә, акчалары юк. Ул вакытта балаларга Кыш бабай күчтәнәчен өләшер өчен әти-әниләр акча җыелыша идек. Ә бу малай, «мин баллы әйбер яратмыйм» дип, әнисенә күчтәнәчкә акча бирдертми иде. Безнең балалар үз конфет-шоколадлары белән бүлешсә дә, алмый. «Юк, мин баллыны яратмыйм», – ди. Фасон китерә. 

Фасон китерү – кечкенә генә бер җиңү ул. Сер бирмәү. Безнең халыкта мәкале дә бар әле аның: «Кулың сынса – җиң эчендә, баш тишелсә – бүрек эчендә», диләр. Башка берничек тә җиңеп булмаганда, фасон китерәсең шулай. Дөресен әйткәндә, менә мондый фасон китерә белүчеләр тормышта күп нәрсәгә ирешә. Сер бирәсе килмичә, ярлылыгын яшерергә теләп Кыш бабай күчтәнәченнән баш тарткан малай да, яратмаган егет алдында сер бирәсе килмичә, соңгы акчасына алган бәрәңге боламыгын ашамыйча калдырган кыз да – горурлык үрнәге. Әйе, кечкенә генә горурлык, ләкин горурлык! Ә горур кешеләр алар һәрвакыт нәрсәгә дә булса ирешми калмый. Гәрчә бу горурлык бик мәзәк яңгыраса да – фасон китерү булса да... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар