Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Энергия суыра торган кешеләр. Нишләргә?

Шулай буламы, кайчак янәшәдәге кеше һавага агу җибәреп тора кебек. Елмая, сөйләшә ул, әмма аның белән аралашканнан соң күңелдә авырлык, борчылу, гаеп хисе, хәтта ярсу кала. Бу – кешеләрнең эмоциональ хәленә начар тәэсир итә торган кешеләр. Ул бәлки үзенең шундый булуын аңламыйдыр да, сездән энергия алам дип тә уйламыйдыр. Ләкин һәрвакыт талчыктыра, эчтән көчегезне ала. Ул сезнең дошман да түгел. Ул хезмәттәш, күрше, таныш, хәтта якын туган булырга мөмкин. Эмоциональ «социаль вампирлар» энергияне, уй-фикерләрегезне тартып ала. Шуңа алар белән аралашканда эчке тынычлыкны сакларга өйрәнү мөһим.


Алар бар! 
Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, хатын-кызларның 57 проценты үзләренең даирәсендә кимендә бер  энергия суыручы  кеше бар дип белдергән. Аларга еш кына энергия алу, эмоциональ авырлык китерү, хәтта үз-үзеңә ышанычны киметү хас.
– «Социаль вампирлар» белән еш аралашу депрессиягә, хроник арыганлыкка, йокы бозылуга китерә. Күбесенчә хатын-кызлар үзләрен җаваплы итеп тоеп, энергияләрен бирәләр, әмма бу эчке чыдамлыкны киметә һәм стрессны көчәйтә», – ди психолог Марина Сафина.
Хатын-кызлар еш кына «ярдәмче» ролендә яши: эмоцияләрен биреп, башкаларның авырлыкларын үз өстенә ала. Ә мондый «вампирлар» белән  аралашу хатын-кызның үз чикләрен югалтуына, хәтта «эмоциональ запас» булмауга китерә.  «Күп хатын-кыз үзен «буш савыт» кебек хис итә: һәркем аннан нәрсәдер сорый, таләп итә, ә менә  аңа җавап кайтаручы аз. Шуңа күрә чикләрне дөрес куярга һәм үзеңне сакларга өйрәнү бик мөһим», – психолог.


Нинди була  ул энергия суыручы?
 Аралашкан кешеләрегезгә игътибар итсәгез, араларыннан энергиягезне суыручыларны тиз танып була.  Алар берничә төргә бүленә:
Зарланучы – һәрвакыт зарлана, нәрсә турында гына сөйләшсәгез дә, сүз ахыры аның рәнҗүләрен һәм проблемаларын тыңлау белән тәмамлана. 
Көнләшүче –  көнләшә, уңышларыгызны кимсетергә тырыша, тәнкыйтьли.
Агрессор – көчле эмоциональ манипуляция куллана, тавыш күтәрергә генә тора, басым ясый.

Ничек сакланырга соң?

 Аның да үз җае бар. 
1.  Аралашу вакытын чикләгез.
Энергиягезне суыра торган кеше икәнен аңлыйсыз икән,  сөйләшеп алуны 10 минуттан арттырмагыз. Һәм чикләрегезне ачык итеп билгеләгез. «Гафу ит, зинһар, 10 минут кына вакытым бар.  Эшләрем күп, ашыгам», – дип әйтеп куегыз башта ук. 
 2. Ни өчен сөйләшкәнегезне аңлагыз
Ул кеше сездән  ярдәм көтәме, киңәшме, әллә негатив эмоцияләрен чыгарып түгәсе генә киләме.  Соңгысы булса, артык бирелеп китеп  тыңламасагыз да була, аңа сезнең борчылуыгыз да, киңәшләрегез дә кирәкми. Ул бары чираттагы тапкыр зарланып, сезнең хисапка көч җыя. 
3. Чикләр куегыз
«Бу хакта сөйләшмик әле», – дип әйтә өйрәнегез.  Үз чикләрегезне билгеләгез. Энергиягез кадерле, аны саклау – беренче урында.
 4. Ярдәмне чикләгез
Ярдәм ул бер тапкыр гына була. Даимилеккә күчә икән, бу инде куллану булып санала.  Энергия суыручылар үзләренең зарлары белән жәлләтеп, күп вакыт ярдәм сорыйлар. Ул финанс та, башка булышу да була ала.  
5. Гафу итә белү 
Агрессив энергия алучылар, гадәттә, якын туганнар булырга мөмкин. Гафу итә өйрәнегез. Гафу  итә белү эчке тынычлыгыгызны саклау өчен яхшы. 
6. Эчке рухыгызны ныгытыгыз 
Медитация, хобби, физик активлык, якын дуслар белән вакыт уздыру  – болар сезнең «иммунитетыгызны» арттыра, токсик йогынтыга каршы саклый.
Бу киңәшләргә аралашкан чагында аерым бер  вак детальләрне дә онытмагыз. Мәсәлән, энергия суыручылар белән сөйләшкәндә, акланмагыз (алар гаепләү сәләтенә ия),  бәхәсләшмәгез (алар җиңәргә омтыла, сезнең тынычлык – иң зур корал),чит проблемаларны йөрәгегезгә якын алмагыз, үзегезне бик начар хис итә башлыйсыз икән,  китегез. Бу сезнең хокукыгыз. 
Энергия суыручыларны тулысынча «җиңү» мөмкин түгел.   Ләкин тынычлыгыгыз, шәхси чикләрегезне саклый белүегез –  иң зур җиңүегез. 

Сораштыру:
 Без укучыларыбыздан да алар тәҗрибәсен сораштырырга булдык.
Лилия, 34 яшь.
– Эштә бер коллегам бар иде, ул һәрвакыт тәнкыйтьли, кайвакыт шаяртып, кайвакыт ачыктан-ачык.. Башта үземне гаепле итеп хис иттем, энергиям бетә башлады. Соңыннан психолог киңәшләрен укыгач,  аралашуны чикләдем:  аның белән бергә ашханәгә йөрми, артык сөйләшми башладым. әлбәттә, бер коллективта эшләгәч авыр булды, әмма барысын да өйрәнергә дә, гадәтләнергә дә була.

 
Айгөл, 29 яшь.
– Якын танышым энергия суыра торган иде: һәрвакыт зарлана, үз проблемаларын миңа сөйли, әмма минем киңәшләремне тыңламый. Баштарак аның проблемаларын күңелемә якын алып, танышым өчен борчылып йөрдем.  Соңрак аңладым: мин аның өчен бары мендәр, ә ул тормышын үзгәртергә теләми дә. Аңа, димәк, ошый тормышы. Ул бары үзен жәлләтеп миннән энергия ала. Аралашудан кисәк кенә туктадым. Шулай дөресрәк булыр кебек тоелды. башкалар аша миңа үпкәсен белдерде, гаепләде гаепләвен,  бик авыр булса да, түздем, берни эндәшмәдем. Ул танышым белән сөйләшми башлагач, тынычланып киткәндәй булдым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар