Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Бер-берегезгә туры киләсезме?

Кичә генә кавышкан парлар тестны укыгач, уңай җавап алмасалар да, “Юк, без бер-беребез өчен тумаганбыз икән”, — дип, икесе ике якка китәргә тиеш дигән сүз түгел бу. Әмма... “Бер казанга сыярбызмы?” — дип икәүләп утырып уйланудан зыян булмас бит?!

Сорауларга җавапны икәвегез дә бирсәгез икән.

1.     Синең йолдызнамә билгең аныкы белән бер үк төркемгә карыймы?
а) Су (Кысла, Балык, Чаян);
б) Ут (Кучкар, Укчы, Арыслан);
в) Һава (Игезәкләр, Үлчәү, Сукояр);
г) Җир (Үгезбозау, Сөмбелә, Кәҗәмөгез).
Әйе.         Юк.

2. Дусларың белән бик еш аралашырга яратасыңмы?
Әйе.         Юк.

3. Кайчан гаилә коруларына карамастан, ир белән хатын җәйге ялларын бергә үткәрергә тиеш дип саныйсыңмы?
Әйе.         Юк.

4. Никахлы ирнең (хатынның) дуслары арасында хатын-кызлар (ир-егетләр) булуы мөмкин дию белән килешәсеңме?
Әйе.         Юк.

5. Әти-әниеңнәр үзара тату, матур яшиләрме (яшәделәрме)?
Әйе.        Юк.

6. Әтиең белән мөнәсәбәтләрең әйбәтме (хатын-кыз өчен)?
Әйе.       Юк.

Әниең белән мөнәсәбәтләрең әйбәтме (ир-ат өчен)?
Әйе.      Юк.

7. Никахта нинди максатны мөһимрәк дип саныйсың?
а) балалар табу һәм тәрбияләү;
б) матди бөтенлеккә ирешү;
в) ике кешенең бер-берсен аңлавы, иминлек.  

Беренче сораудан алтынчыга кадәр һәр “әйе” дигән җавап өчен 5 балл, “юк” дигәннәре өчен — 0 балл. Җиденче сорауга биргән җавабыгыз аныкы белән туры килә икән, үзегезгә тагын 5 балл өстәгез. Балларыгызның суммасын исәпләгәннән соң, алар арасындагы аерманы табыгыз.

Аерма 5—10 балл икән: никахыгыз уңышлы яки уңышлы булырга бик мөмкин. Балаларыгыз ярату, наз эчендә үсәр дип ышандырып әйтергә була.
Аерма 15—25 балл: арагызда булган аермалыклар кайбер нәрсәләрне аңлау, кабул итүдә комачауларга, сезне бер-берегездән ерагайтырга, канәгатьсезлек хисе тудырырга мөмкин. Бер сукмактан атлау өчен ихлас бер сөйләшү дә җитәр сезгә.
Аерма 25 баллдан күп булса: характерларыгыз шактый төрле сезнең. Бер-берегезгә юл куйганда гына бер түбә астына сыярсыз. Үз-үзеңне кулда тотарга, иреңне (хатыныңны) аңлый белергә өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар