Авылда дәү әниләре булмаган балалар җәйләрен ничек уздыра икән? Шау-шулы шәһәрдә, дүрт стена арасында бик күңелсездер бит аларга? Әти-әниләре эшкә киткәч, иртәләрен иркәләп уятучы да юктыр. Ярты көн инештә су коенып, арып-талып, ачыгып кайтып кергәч, кар базыннан салкын катык алып менеп, «әйбәтләп ашагыз», дип, мичтә пешкән күмәч кисеп бирүчеләре дә булмыйдыр. Дәү әнисез, авылсыз үскән балаларны чын күңелемнән кызганам мин. Ул биргән җылыны, ә иң мөһиме – тәрбияне (!) бер генә әни дә, бер генә әти дә бирә алмый торгандыр.
Әле ярый минем дәү әнием бар. Дәү әнилеләр бер мин генә түгел, билгеле. Әле кемнеңдер әбисе һәм бабасы да була. Кемнекедер хәтта икешәр дә. Ә минем дәү әнием берәү генә. Һәм ул дөньядагы иң ягымлы, иң әйбәт, иң изге күңелле дәү әни!
Кечкенә чагымда җир йөзендәге ак яулыклы әбиләрнең барысының да исемнәре ике генә төрле: йә Дәү әни, йә Әби буладыр дип уйлый идем. Дәү әниемнең Хәдичә исемле икәнен бакчага йөри башлагач кына белдем. Хәер, анысын да әле бераз соңрак, чөнки авыл халкы аны кыскартып, һәрвакыт «Хәйчә» дип кенә атады.
Җәй, авыл һәм дәү әни... Шушы өч сүздән бүген дә җаныма җылы йөгерә, хәтеремдә гамьсез балачагымның иң якты, иң матур хатирәләре калейдоскоп кыйпылчыклары кебек җанлана.
Безнең җәйге каникуллар ел да бертөсле башлана. Башта стенага эленгән календарьның «Май» дип язылган бүлегендә кызыл белән аркылы-торкылы сызылган сызыклар барлыкка килә. Берәү, икәү, унау... Кызыл сызыклар күбәйгән, ә кара белән язылган саннар азайган саен, күңелнең авылга әйдәкләвенә түзәр әмәл калмый.
Ниһаять, 31 ле саны язылган шакмак өстеннән дә кызыл каләм йөгереп уза. Иртәгәдән каникул! Иртәгәдән без ирекле! Мәктәп, укытучылар, дәреслекләр, кагыйдәләр – барысы да каядыр оча, онытыла. Алар урынында яшел «диңгез» уртасындагы авыл, урамны яңгыратып уйнаган дуслар, тузан туздырып кайткан көтү, яңа сауган җылы сөт, чирәмлектәге каз бәпкәләре, өйгә юлны мәңге таба белмәгән сарык бәрәннәре һәм дәү әни генә кала.
Әтнә–Арча автобусының соңгысы кичке алтыда кузгала. Әнинең эше исә сәгать биштә генә бетә. Ул кайтканчы, сеңлем белән киемнәребезне сумкаларга тутырып әзерләп куябыз. Әни генә кире уйламасын, безне бүген үк дәү әни янына авылга кайтарып куйсын. Каникулның бер генә көнен дә әрәмгә уздырасы килми.
Олы Мәңгәрне чыккач, автобус безне төшереп калдыра да, торбасыннан зәңгәр төтен бөркеп, юлын дәвам итә. Безгә әле тагын 10 чакрым җәяү кайтасы. Офыкка төшеп җитәренә кул сузымы гына калган кояш әлерәк кенә яңгыр чылатып киткән басу юлына шәүләләребезне алагаем итеп сузып сала. Аларга карап, үзебезне озын аяклы челәннәргә охшатам. Безне бу юлдан җәйге яңгыр түгел, таш яуса да кире бора алмас. Анда, авылда, урам башындагы зәңгәр капкалы өйнең каенлыкка караган тәрәзәләренә күз сала-сала дәү әни көтә! Мич артындагы салам тутырылган ояда хор белән пипелдәп егерме каз бәпкәсе, бакчадагы суган түтәлләре, бәрәңге яфрагында кинәнеп үсеп ятучы кызыл кортлар көтә! Җиләкле болын, чыклы үлән, бурабзардагы юеш танаулы бозау, иң эссе көнне дә суы һәрчак салкынча булган инеш һәм балачактан бергә үскән дуслар көтә! Бу басу юлы гади юл түгел. Ул – ике төрле дөньяны бергә бәйли торган, иреккә алып чыга торган портал.
Авыл һәм ирек дигән сүзләр миңа бүген дә бер-берсенең мәгънәсенә тәңгәл сүзләр булып тоела. Син монда кичәге бар проблемаларыңны вакытлыча гына булса да онытып торасың. Монда матуррак киеним, матуррак күреним, матуррак сөйләшим дип тырышасы юк. Авылда син – ничек бар шулай. Син монда – үзең.
Каникулда оныкларын көтеп алган, аларның мәшәкатеннән (һәм нинди зур җаваплылыктан!) курыкмаган, балаларга иң кирәген – җан җылысын кызганмаган әбиләр, дәү әниләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Балачакның иң ләззәтле көннәрен – җәйге каникулларны авылда, дәү әни янында уздыру нинди бәхет булган икән бит!
Менә хәзер, тәүлек әйләнәсе интернет эшләп торганда, балаларның буш вакыты түгәрәкләр арасында сәгатьләп бүленгәндә, аларны җәй буена авылга әби-бабай янына кайтарып җибәрү кемнәргәдер искелеккә таба борылу булып тоелырга мөмкин. Баланы цивилизациядән читләштерү, уңайлы мохиттән мәхрүм итү кебек күренер. Тик нәкъ менә шул «искелектә», авылның гадилегендә генә шулкадәр рәхәт, якты һәм мәңге онытылмаслык булып уза бит ул җәйге каникуллар. Авылда әбидә ял итү – бүгенгәчә итеп әйтсәк, мохит алмаштырып алу гына түгел. Ул – чын тормыш мәктәбе һәм бу «мәктәп» биргән гыйлемне бер генә курорт та, шәһәр читендәге коттедж бистәсе дә бирә алмый.
...Безнең өй каршында ике зур өянке үсә. Дәү әнинең төпчек улы утырткан аларны. Мин йоклаган караваттан тәрәзәгә карасаң, зәп-зәңгәр күк һәм шул зәңгәр фонда өрәңгенең кояшта елкылдап торган шома яфраклары күренә. Көтү инде киткән. Көтүче Равил абыйның чыбыркысын шартлата-шартлата сыерларны куалаганын йокы аралаш ишеткән идем шикелле. Әле ярый бүген көтү чираты бездә түгел, дип сөенеп, мамыктан сырган авыр юрганны үземәрәк тартам. Көтү чираты булса, дәү әни инде күптән уяткан һәм Равил абый янында озын сыек чыбык тотып, иген басуына каерырга гына торган сыерлар артыннан йөгергән булыр идем. Кичә кичтән өйгә кереп калган бәйләнчек чебен ничек итсә итеп, йокымнан айнытырга тырыша. Өйгә җәйге иртәнең салкынча һавасы, дәү әни пешергән такта чәйнең хуш исе тулган. Кызгылт буяулы идән сайгакларында яланаяктан эзләр калдыра-калдыра почмак якка чыгам. «Кызым, тордыңмы? – дип сөенеп каршы ала дәү әнием. – Чәй эч тә, каз бәбиләрен чирәмгә алып чыгарсың».
Бала вакытта ни өчен шулкадәр авыр, ялыктыргыч эш булып тоелды икән ул каз бәпкәләрен саклау? Яшел чирәмдә рәхәтләнеп ял итеп, китап укып кына утырасы бит инде югыйсә (классик язучыларның балалар өчен язылган бар әсәрен, татар халык әкиятләрен мин әнә шул каз бәбиләрен саклаганда укып чыктым). Баштарак ярый әле: дус кызларым Әлфия белән Гөлнара да монда. Казаннан Фирая апасына кунакка кайткан Эльвираны да каз сакларга чыгаралар. Бергә күңелле. Үлән чемченеп йөргән яшькелт-сары бибиләрне күз кырые белән күзәтә-күзәтә, уйнап та алабыз. Ләкин тиздән чирәмлектә ялгызым гына калам. Әлфия, Гөлнараларның казлары инде үзләре генә йөри, ә безнекеләрне һаман да сакларга куша дәү әни. Бал кортларына дип чәчкән шәмәхә зәңгәр фацелия арасындагы тар сукмактан ике су кушуына (ике елга бергә кушылган урынны бездә шулай дип йөртәләр иде) су коенырга китеп барган дусларым артыннан нәүмиз булып карап калам. Әмма ничек кенә теләсәм дә, каз бәбиләрен ташлап китә алмыйм. Кайтышыңа берсе дә калмас, карга ташып бетерер. Жәл бит. Кайсы көннәрдә дәү әни аларны ояга ябып торып, миңа да иптәшләремә иярергә рөхсәт итә.
Кояшта җем-җем килеп ялтырап яткан инешкә чумуга, бар дөнья онытыла. Кайда анда каз бәбиләрен уйлап тору?! Бездән олыраклар такталардан сал бәйләгән әнә. Үзләре югында шул салда йөзү бәхете безгә дә эләккәли. Салга төялешәбез дә, инешнең нәкъ уртасына кереп китәбез (йөзә белмәгәндә эш юк). Су коенып арыгач, күлмәк итәкләре белән маймычлар сөзәбез. Өйгә кайтып кергәндә күлмәкләр сыгып эләрлек булып юешләнгән, тамак ачыккан, ләкин күңел шулкадәр шат була. Дәү әни пешергән ак күмәчкә каймак кына ягып алам да, тар ояда мине көтеп зарыккан казлар янына ашыгам.
Авылда иң рәхәт, иң күңелле вакыт – күрше-тирәләрнең капка төбенә җыелышып, көтү кайтканын каршы алган чак. Дәү әни сыер белән сарыклар өчен дип алъяпкыч кесәсенә ике телем ипи сала да, урамга ашыга. Без дә аңа иярәбез. Аларның күрше апалары белән дөнья хәлләрен сөйләшкәнен, яшь чакларын искә алганын тыңлавы ошый миңа. Кул әледән-әле дәү әнинең алъяпкыч кесәсенә үрелә. Ник бу ипи өйдә шулкадәр тәмле тоелмый икән? «Туктагыз инде, сарыкларга калдырмыйсыз бит! Ипи күрсәтмәсәң, капкадан кертеп булмый», – дип, дәү әни кесә төбендә калган кыерчыкны учына яшерә.
Әй аңгыра да соң безнең сарыклар! Бәрәннәре бигрәк тә ахмак. Көн саен авыл буйлап эзләп алып кайтырга туры килә шуларны. Дәү әнинең вакыты юк, сыерны савып, болынга илтәсе бар. Шуңа күрә адашып калган бәрәннәрне эзләп табу эше миңа йөкләнә. Иң элек каршыбыздагы күршенең капкасын ачып, туп-туры лапасына барып керәм дә: «Фәризә апа-ай, сиңа ят бәти кермәдеме?» – дип кычкырам. Лапас түрендә чажылдатып сыер савып утырган күрше апаның тавышы ишетелә: «Юк, җаным, кермәде...» Урам буйлап һәр йортның лапасына сугыла-сугыла китәсең шулай: «Гөлфия апай, ят бәти юкмы?» «Нурсөя апай, ят бәти кермәдеме?»...
Ә ул авылның бөтенләй икенче очындагы берәүләрнең сарыкларына ияреп кайткан булып чыга. Хуҗалары риза булса, ул кичне бәрәнне аларда гына калдырып торасың. «Юк, җаным, алып китегез, әнисен эзләп кычкыра», – дисә, биленә дәү әнинең иске оегын бәйләп, сөйрәп алып кайтасың. Сарык бәрәне шундый ул – синең белән рәттән барырга карыша. Кайсы көннәрне бишәр-алтышар бәрәнне берәм-берәм сөйрәп алып кайтам.
Җәйге каникул гел ял итеп, уйнап йөрү генә дә түгел шул. Авылда һәркемгә эш җитәрлек. Зур шәһәрләрдә кайбер балалар ризыкның ничек барлыкка килгәнен белми дә үсә. Ә авылда син аның һәр этабын үз күзең белән күрәсең. Орлык чәчкәнне, аның тишелгәнен, үскәнен, өлгергәнен... Ипи – кырда үскән арыш белән бодайдан. Иртәнге омлетка дигән йомыркаларны ишегалдында кытаклап йөргән тавыклар сала. Ә ул йомырка салсын өчен син аңа бодай сибәргә, бәрәңге пешереп төяргә, кычыткан җыеп вакларга, савытларына чиста су агызырга тиеш. Түтәлдән кыяр өзеп алыр өчен башта аның чүбен утарга, һәр көнне җылы су сибәргә кирәк.
– Әлфия дә, Гөлнара да суган түтәлләрендәге чүпләрне утап бетергән. Безнеке һаман да шул килеш. Бакчада чүп үстерү кыз балаларга бер дә килешми инде, – дип, җиңелчә генә әрләп ала дәү әни беркөнне. Иренеп кенә яшелчә бакчасының келәсенә үреләм. Бу эш әле берничә көнгә җитәчәк, чөнки чүп утар өчен түземлек кирәк. Ә ул минем әлегә ярты сәгатьлек кенә.
Урамда: «Әйдә, кача-кача уйныйбыз!» – дигәнне ишетү белән, дәү әни күрмәгәндә арт яктан гына чыгып шылам. Башкалар ду-чат килеп уйнаганда, ни йөрәгең белән чүп утап утырасың?! «Әке-бәке, кыек сәке, эремчек...» Фу-у, тагын миңа гөрләргә. Урам чатындагы ут баганасына маңгаемны терәп борылып басам: «Мин саныймын утызны. Аңа кушам тугызны...»
Саф һава, җирдә үскән табигый ризык, туктаусыз хәрәкәт – сәламәтлек өчен тагын нәрсә кирәк?! Авылда зәгыйфь һәм көчсез була алмыйсың. Уйнарга да, дәү әнигә булышырга да, авылның башка очындагы кибеткә сугылырга, дус кызларга кунакка йөрешергә дә өлгерер өчен гел йөгерергә кирәк. Әле тагын шомыртның иң биек ботагына үрмәләргә, чөнки иң эре, мәмрәп пешкән шомыртлар анда гына, күршеләрнең усал ата казы куганда такта өеме өстенә оста ярышчылардан да уздырып сикерергә...
Әй, нинди генә уеннар уйнамый идек без! Кача-кача уйныйбыз дигән булып, бер көтү баланың тузан туздырып чабышканына түземе төкәнгән олылар: «Булды инде! Тавышыгыз башка капты, барыгыз, алма бакчасына чыгып уйнагыз!» – дип куарлар иде.
И безнең алма бакчабыз! Елның кайсы фасылында да әкият иленә тиң ул. Аның исеме генә шулай, колхозчылар утырткан алмагачлар без туган елларда ук кышкы салкыннарда өшеп беткән. Аның каравы, монда күп булып кура җиләк, карлыган, вак кына кытай алмалары үсә. Дәү әнигә чәй эчәргә 700 граммлы банкаларга әле пешеп тә өлгермәгән карлыган җыеп алып кайтабыз. Болында кемнеңдер киптерергә дип тараткан печәнен кыштырдатып, чалгыга керми калган җиләкләрне эзлибез. Кузгалак, какы, юа, акбаш, кәҗә сакалы... Туклык чорда үссәк тә, бу үләннәр безгә дә тансык булды.
Авылда сине беркем дә эшкә махсус өйрәтми. Башкалардан күреп, үзең өйрәнәсең. Ишегалдында дәү әнинең үз коесы булса да, иптәш кызларга ияреп, суны урам коесыннан ташыйсы килә. Аларның кое чыгырын җитез генә әйләндереп, көянтә башына чиләкләрен җәлт кенә элүләренә, суны чайпалдырмый алып кайта белүләренә эчтән генә көнләшәм дә. Мин су ала башласам, коеның чылбыры чыгырның иң түренә чорнала. Чиләкләрне көянтәгә элә алмый аптырыйм. Өйгә кайтып җиткәнче суның яртысы түгелеп бетә. Көн дә кабатлый торгач, ниһаять, мин дә чиләкләрне чайкалдырмый атларга өйрәнеп җитәм. Коены әйләндергәндә чылбырны кул белән рәтләп җибәрсәң, түргә үк чорналмый икән бит.
Ә кичләрен, авыл тынгач, без дәү әни белән капка төбенә чыгып утырабыз. Күккә нечкә генә ай урагы эленә. Алма бакчасында сандугачлар сайрый. Инештә бакалар тавышы. Дәү әни чәчебездән сыйпый-сыйпый безгә үзенең берәр хатирәсен сөйли. Аның кытыршы кулыннан ни өчендер һәрвакыт ипи исе килә. Мин ул сөйләгәннәрдән күп нәрсәне бүген дә хәтерлим. Әби-бабалары, әти-әнисе, туганнарыбыз турында, үзенең балачагы, сугыш елларына туры килгән яшьлеге, кышкы салкыннарда окоп казуы, урман кисүе, кабинасыз тракторда җир сөрүе, бу авылга килен булып төшүе, иртә вафат булган бабаебыз, әниемнең балачагы турында сөйли ул. Кара әле, дәү әниләр нәсел турындагы мәгълүматларны оныкларга җиткерүчеләр дә икән бит. Нәсел җебен саклаучылар, буыннарны бергә бәйләүчеләр, туганнарны берләштерүчеләр.
...30 август. Офыкка төшеп җитәренә кул сузымы гына калган кояшка таба басу юлы буйлап авылдан китеп барабыз. Күзләрдә – яшь, күңел тулы матур хатирә. Бу – гомер буена җитәрлек бәхетле балачак хатирәсе.
Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе рәисе:
– Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында әбием Ширинбану янында уздырган җәйге ялларым – балачагымның иң бәхетле, рәхәт мизгелләре. 10–12 яшьләремдә авылга озакка кайтарып куялар иде. Авылдагы дусларым, минем кебек кунакка кайткан шәһәр малайлары белән көнозын плотинада су коенабыз, Карлы елгасында балык тотабыз... Печән керткән, җиләккә барган, көтү көткәннәр бик истә. Сыер көтүенә чыгу бигрәк тә рәхәт: көне буе китап укып ятасың. Өй каршыбызда гына киң булып тал агачы үсә иде. Әтинең энесе Фәрит абый белән шунда штаб төзедек. Көне буена штабтан чыкмыйча уйный торган идем. Кичләрен әби яңа сауган сөт салып бирә... Авылга, әбием янына кайтырга әле дә яратам. Аңа хәзер 92 яшь. Ак Әби, иң матур әби ул безнең.
Гөлназ СӘФӘРОВА, Татарстанның атказанган артисты, журналист:
– Җәйге каникулларым гына түгел, балачагым әби янында үтте. Бер яшемдә үк мине әбиемә – Арча районы Кышкар авылына кайтарып куйганнар. Бу вакытта ул үзе дә ветврач булып эшли иде әле. Аның белән эшкә йөргәнемне хәтерлим. Без бөтен эшне бергә эшләдек. Дөресрәге, әби үзе эшли, ә мин янында булышып, аның эшләгәнен карап кына йөрим. Баланы кечкенә вакытта эшләтеп үстерсәң, эшчән була, диләр. Бу фикер белән килешмим. Әби мине бөтенләй эшләтмәде. Үзенең мисалында ничек эшлисен күрсәтте генә. Бакчада чүп утаганын карап, соңрак үзем генә дә утый башладым. Әбинең ничек көтү көткәнен күреп, ул эшкә дә өйрәндем. Кеше өчен көтү көтеп, хәтта бераз акча да эшләдем әле. Әби белән су буенда үрдәкләр, казлар саклый идек. Хәзер каз-үрдәк алсам, мин аларны ничек үстерәсен беләм, чөнки «флешка»мда барысы да язылган.
Данил СӘФӘРОВ, журналист, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе:
– Җәйге каникулларым Балык Бистәсе районы Яншык авылында узды. Бабай инде исән түгел иде. Дәү әнием Маһиҗамал ялгызы гына яшәде. Хуҗалыгы зур: сыер, сарык, тавык-казлар асрады. Авылда эшләми булмый, хезмәт безгә дә шактый эләкте. Тик шунысы бар, яшүсмер чакта төннәрен озаклап йөрибез, таң белән кайткан чаклар да еш була. Ә иртән җидедән-сигездән дә калмый торырга кирәк. Шуңа күрә җәйге каникулларда минем өчен иң җитмәгән нәрсә йокы булды. Дәү әни эшләгән кешене яратты. Аныңча эшләгәнне ярата иде. «Эшнең рәтен белмисез!» – дип тә куя иде кайвакыт. Авыл хезмәтеннән иң сагынганым – көтүгә чыгу. Эх, Тегермән бакчасында, карьер асларында, Балтырган елгасында чыбыркы шартлатып көтү көтәр идем тагын бер…
Фото: Юлия Калинина һәм гаилә архивларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк