Галимнәр фәнни тикшеренүләр үткәреп аерылышуны кемнәр авыррак кичергәнен ачыклаган.
Гадәттә, җәмгыятьтә аерылышуны хатын-кызлар авыррак кичерә дигән стереотип яши. Ләкин тикшеренүләр күрсәткәнчә, җитди мөнәсәбәтләрдә торган ир-атлар аз очракта гына аерылышу инициаторы була. Гомумән, аерылышканнан соң алар ялгызлык хисен ныграк тоя, аның уңай якларын да күрми. Бу тикшеренү нәтиҗәләрен интернетта йөргән мемнар да раслый. Аерылган хатын-кызларның ничек итеп чәчәк атуын, ә ирләрнең, гадәттә, төшенкелеккә бирелүе турында күптөрле рәсемнәрне күрергә була.
Берлин Гумбольдт университеты белгечләре фикеренчә, ир-атларның эмоциональ ихтыяҗлары хатын-кызларга караганда зуррак. Тотрыклы мөнәсәбәтләр алар өчен психологик яктан әһәмиятлерәк, чөнки гаилә аларның тормышында терәк булып тора. Хатын-кызлар романтик мөнәсәбәтләргә бәйлерәк дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Соңгы егерме елда үткәрелгән илледән артык психологик тикшеренүләр ир-атларның эмоциональ бәйлелеге хатын-кызларныкына караганда көчлерәк икәнлеген раслаган. Моннан кала, гаиләдә яшәгән ир-атларның гомере ялгызакларга караганда озынрак икән.
Хатын-кызлар аерылышканнан соң тирә-яктагыларга үз эмоцияләрен сөйли, ә ирләр үзләренә йомыла, аралашудан туктый. Бу психологик яктан бик авыр. Алар шул рәвешле депрессиягә китә. Бу исә аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Аерылышу – ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең өзелүе генә түгел, ә аларның эмоциональ дөньясында да зур үзгәрешләр алып килүче процесс. Аерылышудан бигрәк, балалар зыян күрүе турында онытмыйк.
Бу хакта «Сөембикә» журналы язды да: https://syuyumbike.ru/news/actual-tema/alar-aerylysha-mia-nishlrg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк