13 яшьлек кәләшме, корбанмы? 

 

  Чирмешән районындагы Лашман авылындагы 13 яшьлек үсмер кызның  ата-анасы 28 яшьлек Рәсүл Салихов белән никах укытырга ризалык биргән. Тик хокук саклау органнары моны җинаятькә санап, кияүне кулга алганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара. 

 Райондагы үз чыганакларыбыз сүзләренә караганда, никах укыту әнисе инициативасы белән булган.  Бу адымга ул «кызы Коръән  өйрәнүен дәвам итәр өчен» барган. Моннан кала яшьләр арасында мәхәббәт чаткылары да узган. Татарстан Диния нәзарәтенең бу уңайдан биргән рәсми мәгълүматларына караганда, Рәсүл Салихов   имам түгел, дөрес, ул мәчеткә йөргән, ләкин аның халыкны укытыр өчен  кирәкле документлары булмаган. «Шаһәдәтнамә алыр өчен даими рәвештә квалификацияне күтәреп торырга, аттестация узарга кирәк», – дип белдерде  нәзарәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова.  

   Диния нәзарәте әлеге никахны якламый, чөнки Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган, Россия кануннарын исәпкә алып, хәнәфи мәсхәбенә туры китереп   имам-хатыйблар өчен язылган Нигезләмәдә  никахка  керү  яше күрсәтелгән.  Имамнар бары тик балигъ булган яшьтәгеләргә генә никах укый ала.  

 Бу факт  буенча әлегә тикшерү эшләре алып барыла. Үз чыганагыбыз сүзләренә караганда, кызның әнисе киявен яклый.  Ана сүзләренә караганда, никах яшьләр ялгызлары калып аралаша алсын өчен (шәригать кануннары буенча, кыз бала  чит ир-ат белән ялгыз калырга тиеш түгел) укылган.  Аларның зөфаф төне булмаган. Моның өчен  кызның балигъ булуын көткәннәр.  Диния нәзарәте дә  суд карары чыкканчы шикләнүчегә вакытыннан алда гаеп такмаска өйди. Барысын да әнә шул экспертиза документы хәл итәргә мөмкин.   

Бала язмышы да бар бит әле. Яңа гына дөньяга аяк басып, чәчәк атарга   бөреләнә башлаган баланың киләчәге ничек булыр? Күрәсең, дини кануннар белән яшәгән ана  бу хакта уйлап җиткермәгәндер. Без дөньяви җәмгыять дәүләтендә яшибез. Җәмгыятьтә яшәп, аннан ирекле булу мөмкин түгел шул... 

  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 18 ноябрь 2019 - 04:25
    Без имени
    Уз баланны ничек яратмаска киряк, 13 яшьтя ул бала нярся анлый ала? Никах укытып куеп алдагы юлларын ябу була тугелмя? Кечкеня бала эни кушканны эшли, узе эле анламый бит.бэлки аны алдагы кондя зур мяхябят котядер? Ашык маска киряк,кыз чаклар болай да тиз уза. Э хязер нярся инде, егет кулга алынган,э бялякяй кыз баланын кунгеле китек. Без олылар ,тормыш тяжрибябез бар,баланын бяхетле булуы безнен кулда, укытыйк,тярбиялик,устерик язмышына аяк чалмыйк, кулына профессия бирик. Э алдагы конендя уз бяхетен табар,
  • 16 ноябрь 2019 - 17:14
    Без имени
    Әхлаксыз яшәү рәвеше алып баручы яшүсмерләр кем белән, кайда, нинди кеше белән интим бәйләнештә керсәләр дә ярый, ә алдан никах укытып, кыз балигъ булгач гаилә тормышы белән яшәргә ниятләгән кешеләрне бөтен дөньяга шәрран ярып фашлау, аларны гаепләү дөрес булдымы? Нигә егетне кулга алырга? Ул нинди җинаять кылган??????? Ә? Мин аңламыйм. Безнең җәмгыятьтә миллиардлап урлаганнарны "күрмиләр. Амораль тормыш алып баручылар - гламур, глянец. Яулыктан йөрүчеләр, озын күлмәк киючеләр - тәнкыйтьләнә, Шәрәләргә - сүз юк. Нинди кешеләр, нинди җәмгыять Төкерергә төкерек тә җәл "хокук саклаучы"ларга ...
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5688
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2683
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4351
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2298
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1968
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек