Сәхнә арты
Зәйнәп сәхнәгә бушлаттан чыгарга мөмкин?
Безнең халык җыр-моң сөйгән, ачык күңелле халык. Елга бер-ике тапкыр ыгы-зыгы килеп, зур-зур тантаналар, фестивальләр уздырып алабыз. Менә 15 апрельдә дә татар дөньясында тагын бер вакыйга көтелә – «Пирамида» концертлар залында ТМTV телеканалы премияләрен тапшырачаклар. Инде икенче тапкыр уздырылучы әлеге чара – ТМTV каналының яңа һәм шактый ук популяр проекты.
Очы алтыннан коелган тау рәвешендә ясалып, үзе дә «Биеклек» дип аталучы бу премиягә шоу-бизнеста инде танылып, бүгенге көндә халык мәхәббәтен казанган җырчылар ия булачак. Халык мәхәббәтен казанганны ничек ачыклыйсыз, дигән сорауга, без һәрбер номинантның репертуар багажын, дискографияләрен, концертлар санын, концертларга җыелган тамашачылар, матбугат өлкәсендә чыгышларын һәтта инстаграмдагы активлыгын һәм тамашачысы белән ни рәвешле аралашуына кадәр карыйбыз дип җавап кайтардылар оештыручылар.
Быел артистлар 40 номинациядә «көч сынашачак». «Биеклек»кә ирешергә йөзләп артист дәгъва белдергән. Бөтен серләрен ачып бетермәсәләр дә, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Халык мәхәббәте» дигәннендә яшьлек җыры – «Зәңгәр кыңгыраулар» белән катнашачак, ә Радик Юльякшин – «Гастрольләр рекордсмены» дигән номинациядә җиңү яуларга ниятли.
Тантананы оештыручылардан концертта Салават Фәтхетдинов, Флера Сөләйманова, Хәния Фәрхиләрнең дә булачагын белеп калдык. Билгеле, быел да концертның югары дәрәҗәдә узачагын, бик-бик кызык булачагын вәгъдә иттеләр. Декорацияләр дә заманча, 3D форматлы булачак, имеш. Артистларны стилист Рөстәм Исхаков киендерәчәк. Хәер, барысын да дигән сүз түгел икән бу. Мәсәлән, Зәйнәп Фәрхетдинова, бәлки, минем бушлаттан чыгасым килер, кәефемә карармын дип белдерде. Кайсыдыр бер журналистның, күлмәгегез нинди булачак, ничә сум торачак, дигән соравы аның бераз кәефен кырды, ахрысы: «Мин подиумга түгел, сәхнәгә чыгам. Сәхнәдә тере тавыш, матур, моңлы җыр, һәм шул көйгә кушылып, матур итеп бию мөһим. Безнең халык утлар, матур кәчтүмнәргә ияләшмәгән (алай гына алдалап булмый дип әйтәсе килде, шулай дип әйтеп бетерә генә алмады, дип аңладым)», – дип җавап бирде ул. Шулай да образына туры килгән күлмәктән чыгачагын белдек.
Ә менә Радик Юльякшин, гомумән дә үз стилистына генә ышана. «Без үз стилебезгә беркемне дә якын китермибез. Үз командабыз бар, без аларга ышанабыз, миңа киемне үз стилистым тегә», – диде.
Филүс Каһиров фикеренчә дә, беренче урында – җыр, калганнары арткы пландагы нәрсәләр. Ярый, аларын концертка килгәч күрербез.
Алып баручыларга килгәндә, узган ел бу тамашаны 12 кеше алып барган иде, быел алтыга гына калганнар. Төп алып баручылар Айрат Ильясов белән Булат Бәйрәмов, икенче пар җырчы Иркә белән Рифат Зарипов, өченче пар – Назлыгөл Сөнгатова һәм Айваз Садыйров.
Бәяләргә килгәндә, биш сәгать барачак бу концертка билетлар 1 мең сумнан башланып, иң кыйммәтлесе 5 мең булачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк