Логотип
Сәхнә арты

Җырчы Иркә: Исемемне тулысынча үзгәртергә теләк бар

Җырчы Иркә үз исеменә бәйле сорауга җавап биргән. Аның үз исеме Айгөл булса да, күпләр Иркә, дип кенә дәшә икән.
 
"Мин – гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: “Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз”, – дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты. Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим. Тулысынча үзгәртергә теләк бар, әмма вакыт җитми тора. Аннан мөһимрәк эшләр бар дип әйтимме?! Якын киләчәктә алынырмын дип уйлыйм", – ди Иркә.
 
"Миңа барыбер күпчелек Иркә дип дәшә. Иремнең бөтенләй дә Айгөл дигәне юк. Әти-әни “кызым” ди, өч абыем гына Айгөл дип эндәшә. Калганнар өчен мин – Иркә", – ди җырчы.
 


Иркә исем үзгәртүгә уңай карашта икән. "Киләчәктә кызларым да үзгәртәм дисә, мин алар яклы булам. Мәсәлән, алар да җырчы булып, псевдоним сайларга уйласалар... Иң мөһиме – акыллы, сәламәт булсыннар, эш исемдә түгел. Әмма кызларым җырчы булыр дип бер дә өметләнмим. Айсылу, Әминә, Сөембикә – миңа калса, һәркайсының исеме уңышлы, зәвыклы, аларга гомергә ошар дип ышанам. Гомумән, мин татар исемнәрен яратам. Рус исемнәренә якын исемнәрне бөтенләй яратмыйм. Татар милләтен үстерүгә нинди дә өлеш кертергә кирәк дип саныйм. Ә без җырчылар бу эштә аеруча катнашырга тиеш. Безгә карап, калганнар да балаларына матур татар исемнәрен кушар. “Сөембикә – бик матур исем, без дә кызыбызга шулай дип куштык”, – дип әйткәннәре булды. Күңелле бит!" – ди Иркә.

чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар