Җырчы Идрис Кәлимуллинның никахтан тыш туган "улы" пәйда булган

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин тормыш иптәше, скрипкачы Гүзәл Кәлимуллина белән аерыла, бергә тормыйлар, дигән сүзләр килеп иреште.
Сәбәбе - Идрис әфәнденең никахтан тыш туган баласы пәйда булган. Моның чынмы, юкмы икәнен белү өчен Идрис Кәлимуллин 25 яшьлек "улы" Илдус белән ДНК анализы тапшырган.- Ул егетнең минем бала түгеленә иманым камил, өйләнгәннән соң хатын-кызлар белән чуалмадым. Әгәр аңа 29-30 яшьләр булса, бераз икеләнүем булыр иде. Гүзәл белән 28 ел яшибез, өлкән кызыбыз Дианага 27 яшь, Кәмиләгә - 17, ә кечкенәбез Мәдинәгә 5 яшь. Гаиләбездә бар да яхшы иде, тик бу хәлләр Гүзәлнең нерв системасын какшатты. Гадәттә, шәхси проблемалар турында сирәк очракта гына сөйләргә тырышам, ләкин бу яңалыкны пәрдә артында калдыра алмадык. Ул безне барыбызны да шок хәлендә калдырды, - диде "Интертат" газетасы хәбәрчесенә Идрис Кәлимуллин.

- "Улыгыз" барлыгын каян белдегез?
- Гүзәлгә таныш булмаган номердан СМС килде. "Добрый день. Меня зовут Ильдус, я сын Вашего мужа. Хочу встретиться с вами и поговорить", - дигән. Башта моны берәр төрле розыгрыш дип, дуслар, якыннар шаяртадыр дип уйладык. Соңыннан ул Гүзәлгә шалтырата башлады. Гүзәл аптырады, миңа мең төрле сорау яудырды. Ни өчен миңа шалтыратмавын аңламадым. Күрәсең, минем телефон номерымны табу авыр булгандыр. Илдус сүзләренчә, мин аның әнисе Миләүшә белән гастрольләр вакытында танышканмын.
- ДНК анализының нәтиҗәсе нинди булды?
- Анализларны үз хисабыма ясаттым. Нәтиҗәләрен ике атна көтәсе булгач, гаиләмне Төркиягә алып киттем, шунда бераз хәл алдык. Кайтуыбызга шатлыклы хәбәр - бу егет белән бернинди туганлык җепләре дә юк, әтилек проценты "0"не тәшкил итте. Нәтиҗәләрен хәбәр итәр өчен Илдуска шалтыраткан идем, җавап бирмәде, югалды.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.