Логотип
Белмәсәң бел

Җәйге хәйләләр

Бүген дүшәмбе, кичә генә күпләрегез авылдан яки дачаларыннан кайткандыр. Бакчасы булган кеше җирдә эшләми кала алмыйдыр, мөгаен. Перчаткалар кисәк  тә, бакча эшләреннән соң куллар барыбер дә тәрбияләүгә мохтаҗ. Бу язмабызда сезгә кулларны агартуның берничә хәйләсен өйрәтәбез, саклап куегыз, кирәге чыгар. 

Даруханәдә янтарь кислотасы сатыла. Арзан гына тора ул. Ике-өч төймә шул кислотаны чак кына кайнар суда 10 минутлап эретәбез. 10 минуттан соң 1 стакан тән чыдарлык кайнарлыктагы су өстәп, кулларны шунда батырабыз. Янтарь кислотасы кул тиресен бик яхшы агарта. Кулларны янтарь кислотасы белән даими юу тиредәге көрән тапларны да бетерә хәтта. 

Тырнакларны тиз генә рәткә китерү өчен, «коры май» («сухое масло») кулланыгыз. Кутикулаларны йомшарту өчен моннан да яхшырак чара була алмый. Ул аларны йомшартып кына калмый, юкка ук чыгара. 

Арзан гына тагын бер шәп чара – үсемлек мае белән шикәр комы. Бер аш кашыгына бер чеметем генә шикәр комы салып, кулларыгызны шуның белән яхшылап ышкыгыз әле – нәтиҗәсенә шаккатарсыз. Бу – скраб кебек, тиренең ярыкларына тирән кергән туфракны да юып чыгара. Помидорлар бутаган булсагыз, гөмбә чистартсагыз – моннан да яхшырак ысул юктыр, мөгаен. 
фото: Flower фото создан(а) Racool_studio - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар