Бер әйбергә игътибар иткәнегез бармы: кайбер хатын-кызлар гади генә кием кисә дә, алар өстендә бу кием кыйммәтле булып күренә. Ә кемдер йөз меңлек күлмәк кисә дә, зәвыклы күренүдән бик ерак. Сере нәрсәдә икән моның, дип сезнең дә уйланганыгыз бардыр, мөгаен.
Сер модада да, кыйммәтле брендларда да, яхшы косметикада да түгел, сер – көндәлек гадәтләрдә, ди стилистлар. Бүген әнә шул – хатын-кызны затлы итеп күрсәтүче 10 гадәтне барлыйбыз. Үзләрен зәвыклы итеп күрсәтү өчен нәрсә эшли икән алар?
1. Зәвыклы ханым киемне модага карап түгел, ә гәүдә төзелешенә карап сайлый. Зәвык витринада күргән матур күлмәктән түгел, ә үз гәүдәңә нинди фасон килешкәнен аңлаудан башлана. Юантык гәүдәле ханымнарга кысып торган күлмәк-блузкалар, кыска итәкләр килешмәгәнен һәркем аңлый, билгеле. Үзеңә нинди фасон килешкәнен аңлар өчен, киемнәрнең төрлесен киеп карарга һәм чагыштырырга кирәк. Кием кешенең җитешмәгән якларын капларга, ә матур якларын ачарга тиеш.
2. Алар киемнәрен карап-чистартып тора.
Кигән киемең нинди генә модалы булмасын, бөгәрләнгән, юылмаган, җиңнәре озынайган, төсе уңган, төерчекләр барлыкка килгән кием-салым беркемне дә бизәми. Зәвыклы хатын-кызлар гардеробтагы киемнәренә һәрвакыт ревизия ясап тора: җебе киткән, утырган яки, киресенчә, салынган икән, андый киемне кеше янына киеп чыкмый. Үзеңә күренмәсә дә, киемнең җитешсезлекләре кешегә бик тиз күренә. Зәвыклы күренер өчен киемне һәрчак тәртиптә тотарга кирәк.
3. Алар кычкырып торган макияж ясамый.
Зәвыклы хатын-кыз өчен макияж – бит тиресенең сәламәтлеген һәм табигый матурлыкны ассызыклау чарасы гына. Максат – җиңеллек һәм пөхтәлек хисе тудыру. Киңәш: косметикага түгел, ә тирене дөрес итеп тәрбияләүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Кешене бер генә нәрсә бизи, ул – сәламәтлек. Күбәләк канатыдай ясалма керфекләр ябыштыру, якының да танымаслык итеп бизәнү, иреннәрне күпертү – зәвыкны түгел, ә үз-үзеңне кабул итә алмауны гына күрсәтә.
4. Алар аксессуарларны урынлы куллана.
Матуррак күренәм дип, колакка алка, муенга муенса, күлмәккә брошканы берьюлы тагу, бармакларга әллә ничәшәр йөзек кию – зәвыксызлыкны күрсәтә. Аксессуарларны чама белән генә, берьюлы өчтән арттырмый гына кулланырга кирәк. Әлбәттә, алар киемнең фасоны, төсе белән дә ярашырга тиеш. Исегездә тотыгыз: гади формалар һәм табигый материаллар һәрвакыт кыйммәтлерәк күренә.
5. Алар гәүдә торышына игътибарлы.
Зәвыклы хатын-кызларны күз алдыгызга китерегез әле: алар гәүдәләрен төз тотып, салмак кына атлап бара. Әйтерсең күлдә аккош йөзә. Алар кирәкмәгәнгә каударланмый, артык хәрәкәтләр ясап чәүчәләнми. Төз гәүдә, муенны – туры, башны югары тотып, иңбашларын чак кына арткарак, адымны янбашыннан ук башлап атлау һәр хатын-кызны затлы күрсәтә.
6. Алар яхшы аяк киеме сайлый.
Ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да аяк киеменә карап бәялиләр. Яхшы, чиста, пөхтә аяк киеме белән иң гади күлмәк тә матур һәм килешле күренә. Бит тиресе кебек үк, аяк киеме дә үзенә карау һәм тәрбия җитмәгәнен ерактан ук әйтеп тора. Үкчәләрен вакытында кактырып, вакытында чистартып торсаң, яхшы аяк киеме ул акчаны янга калдырырга да булыша, чөнки озаграк хезмәт итә. Шуңа күрә, зәвыклы булып күренергә телисез икән, «Әй, урамда пычрак, барыбер пычрана инде», – дип, өйдән юылмаган аяк киеме киеп чыгып китмәгез. Хәтта пычранса да, аның яңа пычранганы белән бер ай буена юылмый киелгәне барыбер аерыла.
7. Зәвыклы хатын-кыз үз сөйләменә игътибарлы.
Матур интонация, төзек җөмләләр белән салмак кына сөйләшкән кеше һәрчак күңелдә кала. Аннары, ашыкмыйча, кычкырмыйча, ямьсез сүзләр кулланмыйча сөйләшә белү үзе үк зәвыклы ханымның образын тулыландыра. Моңа ирешү һәркемнең дә кулыннан килерлек, бары тик сөйләшкәндә үз сүзләреңә игътибарлы гына булырга кирәк.
8. Зәвыклы хатын-кыз киемнәрнең бер-берсенә туры килеп торганын ала.
Хәзер андый киемнәрне «базалы гардероб» дип атыйлар. Мондый гардероб бик уңайлы һәм функциональ: бер-ике итәк белән төрле блузкаларны яраклаштырып, әллә ничә төрле образ тудырырга була. Базалы гардероб булдырганда, яхшы тукымадан тегелгән классик стильдәге киемнәрне сайларга кирәк, алар беркайчан да модадан чыкмый.
9. Аларның куллары һәм тырнаклары һәрчак караулы.
Хатын-кызның яшен кулына карап билгелиләр, диләр. Куллар яшьне генә түгел, хатын-кызның зәвыгын да күрсәтә. Караулы дигәндә, катлаулы дизайнлы маникюрны күздә тоту түгел. Тырнакларны маникюрсыз да чиста һәм пөхтә итеп йөртергә була. Озын тырнаклы, кычкырып торган җете маникюр, киресенчә, зәвыктан битәр, зәвыксызлык күрсәткече дә булырга мөмкин. Англия королевасы һәм Англия принцессаларының кулларына карагыз, аларның берсе дә озын тырнак үстерми һәм җете маникюр ясатмый, чөнки бу – зәвыксызлык.
10. Зәвыклы хатын-кыз хушбуйны чама белән куллана.
Үз образыңа, үз күңелеңә туры килгән хушбуйны ачыклавы шулай ук четерекле эш. Әллә нинди хуш исле духины да тирә-ягыгыздагыларның башына кабарлык итеп сипсәң, сине беркем дә зәвыклы дип танымаячак. Хуш ис кешедән сизелер-сизелмәс, үтеп киткәннән соң җиленнән генә килеп калырга тиеш. Ис ул – кешенең визит карточкасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк