Чәч кавыклау, ару, аяклардагы күгәрекләр организмда витаминнар җитәве турында сөйли.
м
Чәч кавыклау, ару, аяклардагы күгәрекләр организмда витаминнар җитмәве турында сөйли.
Чәч кавыклау
Нәрсә җитми: май кислоталары.
Омега-3 май кислоталары – тән өчен табигый май кебек. Әгәр дә рационда файдалы майлар җитми икән, организм экономияли башлый, яшәү өчен артык мөһим булмаган урыннарны «киптерә». Баш тиресе – шундый «донор»ның берсе. Әгәр дә чәчегездән кавыкны бетерә алмасагыз, күбрәк балык ашагыз, шулай ук әстерхан чикләвеге, оливки һәм үсемлек майлары ашау файдалы.
Нечкә, тиз сынучан чәчләр
Нәрсә җитми: В витаминнар төркеме.
В витаминнары төркеме һәм фолий кислотасы дефициты чәчләрнең коруына, тиз сынучанлыгына китерә. Әлеге витаминнар кытлыгын «тудыру» бик җиңел: рационда файдалы углеводлар өлешен киметү дә җитә. Үзегездә әлеге билгеләрне күрәсез икән, күбрәк шпинат, солы һәм дөге ашагыз.
Ирен читендәге яралар
Нәрсә җитми: В12 витамины.
Ирен читләре ярылу, авыз куышлыгындагы җәрәхәтләр В12 витамины җитмәү турында сөйли. Әлеге дефицитны бетерү өчен, күбрәк йомырка, кош һәм сыер ите ашау да җитә. Әмма җәрәхәтләр еш барлыкка килә һәм бетми йөдәтә икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу – яман шеш авыруының беренче билгеләре булырга мөмкин.
Алҗу
Нәрсә җитми: D витамины.
Озак йоклауга (8–9 сәгать) карамастан, даими алҗу әлеге витамин җитмәү хакында сөйли. Энергия булмау, йокы килү, хәл бетү – болар барысы да «кояш витамин»ы дәрәҗәсен тикшереп карау өчен беренче сәбәпләр. Җәен һәм язын ешрак кояшта йөрергә тырышыгыз (кояшта 15–20 минут булып, витаминның тәүлек нормасын алабыз). Көзен һәм кышын күбрәк сөт продуктлары, майлы балык, миндаль һәм гөмбә ашагыз.
Тәндәге күгәрекләр
Нәрсә җитми: С витамины.
Чак кына бәрелсәгез дә тәнегез кара янып чыга икән, бу С витамины җитмәү билгесе. Әлеге витамин коллаген эшләүдә актив катнаша. Моннан кала, көчле стресс кичергәндә дә С витамины күп югала. Шуңа күрә кулларыгызда һәм аякларыгызда күгәрекләр күп икән, кәбестә белән апельсин ашагыз.
Көзән җыеру
Нәрсә җитми: магний һәм кальций.
Магний һәм кальций мускуллар кыскаруда мөһим роль уйный. Әгәр дә әлеге матдәләр организмда җитми икән, көзән җыера башларга мөмкин. Сөт продуктлары, банан, авокадо һәм кабак төшләре дефицитны бетерергә мөмкин.
Иртә чәч агару
Нәрсә җитми: бакыр.
Иртә чәч агаруның стресс, эндокринология системасы бозылу, генетикага бәйле булырга мөмкин. Әмма тагын бер сәбәп – рационда бакыр җитмәү. Әлеге витамин меланин эшләп чыгарганда зур роль уйный. Ә меланин, беләсез инде, чәчләрнең табигый төсен сакларга ярдәм итә. Әгәр чәчләрегезгә иртә чал төшә башласа һәм бу гаилә тарихы белән бәйле түгел икән, организмда бакыр дәрәҗәсен тикшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк