«Бала тапканнан соң ирем белән аңлашылмаучылыклар туа башлады...» – яшь әниләрдән бу хакта еш ишетергә туры килә. Йокысызлык, баланың көн режимын җайга салырга тырышу, сабыйны төнге ашатулар – әлеге мәшәкатьләр вакытлыча булса да, ир белән хатын арасында проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.
Яшь әни: «Ирем мине аңламый», – дисә, яшь әти: «Хатыным суынды», – дип уйлый. Сәбәп хатын-кызның үз тәненнән оялуында да булырга мөмкин. Аннары гормоннар да бөтенләй башкача эшләп чыгарыла.
Бала тапканнан соң интим якынлык нинди булырга тиеш? Җавап табарга тырышабыз.
Организмның тернәкләнү вакыты
Бала тапканнан соң беренче 6–8 атнада гинекологлар якынлык кылудан тыелып торырга киңәш итә. Бу чорда хатын-кызның организмы тернәкләнә, җәрәхәтле урыннар төзәлә, аналык кечерәеп элекке хәленә кайта. Аналык муентыгы да ябыла, чөнки ул бала тапканда ачыла һәм сузыла.
Вакытыннан иртәрәк якынлык кылынса, аналыкка инфекция керүе ихтимал. Күп хатын-кызларга алты атнадан соң да җенси тормышка кайту авыр. Статистика буенча, хатын-кызларның 64 проценты бала тапканнан соңгы беренче елда төрле сексуаль дисфункцияләр кичерә.
Тагын бер сораштыру нәтиҗәләре буенча, бала тапкан хатын-кызларның һәр тугызынчысы ярты елдан соң да яратышырга әзер түгел. Әгәр дә баланы ярып алган булсалар, тернәкләнү чоры тагын да озаккарак сузыла. Гомумән, организм гадәти халәтенә тулысынча 1,5–2 елдан соң гына кайта.
Яшь әнине ниләр борчый?
✔ Корылык
Моның аркасында якынлык вакытында авырту, кычыту тоелырга мөмкин. Җенси якынлыктан соң хәтта канлы бүлендекләр килүе ихтимал. Гадәттә, гормональ фон күрем циклы җайга төшкәч, овуляция башлангач тигезләнә. Әмма баланы имезгәндә эстроген түбән дәрәҗәдә кала. Табигый майлану барлыкка килгәнче, су нигезендә ясалган лубрикантлар кулланырга мөмкин.
✔ Тәннең камил булмавы
Бала тапканнан соң яшь әнигә физик яктан да тернәкләнү өчен вакыт кирәк. Барлыкка килгән корсак, тән тиресенең шәлперәюе хатын-кызны борчуга сала – алар үз тәннәреннән ояла башлый. Әмма шуны онытмагыз: сезне яраткан ир моңа игътибар да итмәскә мөмкин. Спорт залына йөгереп барырга ашыкмагыз. Өйдә үк ясый ала торган махсус күнегүләр комплексы куллану җитә.
✔ Ирнең мөнәсәбәте үзгәрүе
Бу – киң таралган күренеш. Кайбер ир-атлар аеруча кайгыртучанга әйләнә, икенчеләре исә читләшә кебек. Проблеманы бары тик утырып сөйләшү генә хәл итә ала. Хәзер аңа да, сезнең кебек үк, яңа рольгә ияләшү җиңел түгел. Шуңа күрә бала карау процессына әти кешене дә җәлеп итәргә кирәк. Ул да бу «авыр фән»не үзләштерсен.
✔ Интим якынлык вакытындагы кичерешләр үзгәрүе
Бу вакытлыча гына проблема. Гормоннар җайга киләчәк. Аналык җиңсәсен ныгыту өчен Кегель күнегүләре ярдәм итә. Көн дәвамында 2–3 тапкыр унар кат бот арасы мускулларын 2–3 секундка кысып алу файдалы.
✔ Күкрәктән сөт бүленеп чыгуы
Оргазм вакытында күкрәктән сөт бүленеп чыгарга мөмкин. Бу куркыныч түгел – барысына да окситоцин гормоны гаепле. Мондый уңайсызлыкны булдырмас өчен, бала имезгәннән соң кимендә бер сәгать узгач кына якынлык кылу киңәш ителә.
✔ Якынлык вакытында авырту
Беренче өч айда хатын-кызларның 20 проценты бу проблеманы кичерә. Әгәр авырту озакка сузылса, гинекологка күренергә кирәк.
Бала тапканнан соң сексуальлек нигә кими?
Яшь әни игътибары беренче айларда бары тик сабыена юнәлсен өчен, табигать хатын-кыз физиологиясен шулай көйләгән: гормональ фон үзгәрә – тестостерон һәм эстроген эшләнеп чыгу кими.
Шулай ук бала тапканнан соң пролактин актив эшләнеп чыга. Ул гормон сөт бизләрен бала имезүгә әзерли. Әмма шул ук вакытта ул овуляцияне дә чикли.
Интим тормышта проблема килеп чыкса, бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Кирәк икән, табибларга, психологларга, сексологларга мөрәҗәгать итүдән оялмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк