Логотип
Белмәсәң бел

Үзеңне яратмау: күзгә ташланмый торган 5 билге.

«Ни өчен миңа болай авыр?», «Ник гел арыйм?», «Нигә бер үк хаталарны кабатлыйм?» Үз-үзеңне яратмауны без еш кына кинодагыча ачык, драматик күренешләр белән бәйлибез. Ә чынбарлыкта үз-үзеңә карата агрессия (аутоагрессия) гадәти, хәтта “дөрес” кебек тоелган гамәлләр аша да чагыла ала. Ләкин ул гамәлләр ахыр чиктә үз-үзеңне җәзалауга кайтып кала.

Үз-үзеңә артык таләпчән булу

Максатчанлык, камиллеккә омтылу яхшы нәрсә. Әмма үзеңне “туктамас робот” итеп кабул итү – хәвефле билге. Без реаль көчебезне, ихтыяҗларыбызны исәпкә алмыйча, үзебездән артыкны таләп итәбез. Йокысыз төннәр, авыру килеш эшкә чыгу, даими ару – болар “уңыш” түгел, ә үзеңне җәзалау.

Үзеңә тыюлар кую

Кайчак без үзебезгә ял итәргә, шатланырга, теләгәнне алырга рөхсәт итмибез. «Әле иртәрәк», «Мин моңа лаек түгел», «Башкаларга миңа караганда да авырра» – болар эчке тыюлар. Алар дөрес кебек яңгыраса да, асылда үз ихтыяҗларыңны һәрвакыт кире кагу кеше өчен бер дә файдага түгел.

Эчке тәнкыйтькә артык игътибарлы булу

Эчке тавыш ярдәмче булырга, юл күрсәтергә тиеш. Әмма ул гел әрли, кимсетә икән – бу да аутоагрессия. Үз уңышларыбызны онытып, хаталарны кат-кат искә төшерү, мактауны кабул итә алмау – үз-үзеңне бәяләмәү билгесе.

Корбан ролен алу

Гел башкалар өчен яшәү, кеше хакын хаклыйм дип омтылу, «юк» дип әйтә алмау, үз чикләреңне якламау – яхшы әйбер түгел. Бу очракта без чит кешеләрнең ихтыяҗларын өстен куябыз, ә үзебезнекен әһәмиятсез дип саныйбыз.

Тәнебезгә карата яшерен агрессия

Тырнак кимерү, ирен тешләү, артык кырыс диеталар, хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнү, аруның соңгы чигенә җитмичә эштән туктамау, сәламәтлеккә игътибарсызлык, үзеңнең тышкы кыяфәтеңге гел тәнкыйтьләп тору – болар барысы да стрессны дөрес юл белән чыгара алмау билгесе. Тән – безнең дошман түгел, ул безгә терәк. Аны җәзалау – үз-үзеңне яратмау турында сөйли.

Ни өчен без үзебезгә шулай кырыс?

Күп очракта бу – балачактан килгән «яратуга лаек булырга кирәк» дигән ышану аркасында килеп чыга. Үз-үзебезгә хөрмәт күрсәтү безнең өчен оят, без моның өчен үзебезне гаепле хис итәбез. Лаеклы булу өчен тагын да тырышырга, тагын да файдалырак булырга кирәк. Үзеңә басым ясау вакытлыча «көчле булу» иллюзиясе бирә, ләкин эчке киеренкелекне генә арттыра.

Аутоагрессия белән ничек көрәшергә?

Үз-үзеңә агрессия – «зәгыйфьлек» тә түгел, «көчле рухлы булу» күрсәткече дә түгел. Ул бары тик саклану механизмы гына. Ләкин бу механизм дөрес механизм түгел, ул файда урынына кешегә зыян гына китерә.
Үзеңне ярату һәм үзең турында кайгырту – тумыштан бирелгән сыйфат түгел, аны  гомернең теләсә кайсы чорында булдырып була. Беренче адым – үз эчке терәкләреңне торгызу.
Үзеңә яхшы мөнәсәбәт эчке тотрыклылыктан башлана. Бу – үз кыйммәтеңне тою хисе («Мин бар булганым өчен генә дә мөһим һәм әһәмиятле»), үзеңне бөтен, тулы бер шәхес итеп тою, үз-үзеңә таяна белү һәм үз тәнеңә, хисләреңә, ихтыяҗларыңа һәм теләкләреңә, карашларыңа һәм кыйммәтләреңә ышану. Нәкъ менә шушы нигез безгә үзебез белән элемтә булдырырга ярдәм итә. Кемдер бездән канәгатьсез булганда, тәнкыйтьләгәндә, басым ясаганда яки манипуляцияләгәндә дә без үзебезнең эчке терәгебезгә таяна алабыз.
Ул менә нәрсәләрдән тора:
Үзеңне һәм хисләреңне аңлау, кабул итү.
Мин эмоцияләремне инде инкарь итмим һәм «берни дә юк» дип кыланмыйм. Мин үземә ачуланырга, арырга, борчылырга рөхсәт итәм һәм моның өчен үземне җәзаламыйм. Мин үзем белән нәрсә булып ятканын күрәм, реакцияләремнең сәбәпләрен аңлыйм һәм үз хисләремне ачык итеп белдерүдән курыкмыйм. 
Үз ихтыяҗларыңны тану.
Мин үземә үз теләкләрем һәм ихтыяҗларым булган тере кеше булырга рөхсәт итәм: ялга, иминлеккә, ихтирамга, ярдәмгә һәм мине ничек булсам шулай кабул итүләренә ихтыяҗым бар. Мин үземнән тәүлек әйләнәсе көчле булуны таләп итмим. Арысам, ял итеп алам, авырсам, дәваланам, ярсысам, пауза алам һәм ни өчен ачуым килгәнне белдерәм. Үзеңә реалистик караш.
Мин үземдә көчле якларымны да, көчсез якларымны да кабул итәм. Көчсез ягымнан драма ясамыйм моның өчен үземне кимсетмим. Мин үсәргә телим, әмма шул ук вакытта үз темпымда атлыйм, үземә якын дустым кебек карыйм, Ихтирамга ирешү өчен камил булу кирәк түгел. Минем дә бәяләрлек уңай сыйфатларым җитәрлек.
Эчке ориентир.
Мин үземне кабул итәм, үз фикеремне өстен куям: башта үз-үземне тыңлыйм, шуннан соң гына башкаларның сүзләрен анализлыйм. Минем нәрсә хис итүем башкаларның нәрсә әйтүеннән мөһимрәк. 

Әлбәттә, үзеңне яратырга өйрәнү бер мизгелдә генә килеп чыкмый. Бу – әкренләп, үзеңне җәзалау режимыннан чыгу юлы. 
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар