Кеше күрке – кием, дибез. Чынлап та, өстебездәге киемнәр иң беренче чиратта безнең модага карашыбызны түгел, ә үз-үзебезгә мөнәсәбәтебезне белдерә.
Кайчагында кигән киемебезгә үзебез дә әллә ни игътибар итеп тормыйбыз. Шкафны ачкач кулга беренче эләккән киемне киябез дә чыгып китәбез. Без инде үзебезне яратабыз да сыман, хөрмәт тә итәбез кебек, ләкин үзебезгә гел игътибарыбыз җитеп бетми.
Әйдәгез, үзебезнең гардеробны тагын бер кат күздән кичерик әле. Анда үзебезгә карата хөрмәтсезлекне белдерә торган менә бу әйберләр юкмы?
Таушалган киемнәр
Гардеробны бушатуны таушалган эчке киемнәргә ревизиядән башлагыз. Хатын-кыз өчен тартылган-сузылган, тишелгән эчке киемнән дә начаррагы юк. Аны миннән башка беркем дә күрми, диярсез. Кеше күрмәсә дә, матур эчке кием хатын-кызга үзенә бер төрле ышаныч бирә. Ул кыйммәтле булмаса да, һәрвакыт «свежий» булырга тиеш. Әгәр сез аны елдан артыграк киясез икән, алмаштырырга кирәк. Баулары сузылган, кереше беткән, тимерләре чыккан бюстгалтерны киеп йөрүдән бернинди файда да юк, ул күкрәкләрне барыбер тиешенчә тотмый.
Тоткасы кыршылган сумка, башы куба башлаган, үкчәсе тапталган, ямьшәйгән аяк киемнәре белән дә шулай ук. Үзен хөрмәт иткән хатын-кызларның гардеробында мондый әйбер булырга тиеш түгел. Кыршылган сумка бер генә образны да бизәми. Сумка белән аяк киеме – кешенең визит карточкасы белән бер ул.
Болардан арынгач, башка киемнәрне дә күздән кичереп чыгабыз. Кием-салымны тәртипкә китерүе җайлырак. Йоны төерчекләнгәннәрен үтмәсләнгән кырыну станогы яки махсус машинка белән чистартырга мөмкин. Төймәләрен тагарга, сүтелгән урыннарын тегәргә була. Модасы әллә кайчан чыкканнарын, мораль яктан искергәннәрен, муеннары, җиңнәре сузылганнарын ыргытыгыз. Шытырдап торган синтетика киемнәрдән дә арынсагыз әйбәт, аларның сыйфатсызлыгы «кычкырып» тора.
Ясалма брендлар
Һәркемнең дә ат бәясенә брендлы киемнәр алырга мөмкинлеге юк. Ләкин популяр брендка охшатып тегелсә дә, ясалма булуы кычкырып торган әйберләргә кызыкмагыз. Үзегез турында: «Моның брендлы кием алырга акчасы җитми, әмма шундыйны бик тә киясе килә икән», дип уйламасыннар өчен, кыйммәтле брендларны кабатлап теккән, әле җитмәсә, иң күренә торган җиренә шуның атамасы төшерелгән андый киемнәрне алмагыз. Популяр булмаса да, яхшы тукымадан матур итеп тегелгән күлмәкләр дә табарга мөмкин. Яраткан брендларыгыз булып, алар теккән фасоннар ошый икән, гадәти кибетләрдән шундый фасонлы киемнәр эзләп карагыз. Ышаныгыз, алар булачак. Ләкин күкрәгенә шул брендның атамасы чигеп куйган гына булмасын.
Уңайсыз аяк киеме
Дөньяда тәмугның нинди икәнен беләсең килсә, өйдән уңайсыз аяк киеме киеп чык, диләр. Нинди генә матур, нинди генә кыйммәтле туфли булмасын, ярты сәгатьтән аякны кырып каната икән, аның булуыннан булмавы артык. Бераз кисәм, җәелер, дип алданмагыз. Әйе, яңа аяк киеме беренче көнне бераз җайсызрак тоелырга мөмкин, анысы хак, ләкин ул аякны канатып чыгарганчы кырырга һәм сез моңа бер атна түзеп йөрергә тиеш түгел. Димәк, бу туфли сезнең размерга туры килми. Көндәлеккә киясе яңа туфлине кич белән алырга кирәк. Кичен аяк бераз җәелгән була. Иртән алган аяк киемнәре, гадәттә, кичкә кыра башлый.
Үзегезгә ошамаган киемнәр
Киемне кулыгызга тотып, үзегезгә үзегез җавап бирегез: бу кием сезнең үзегезгә ошыймы, әллә ирегезгә ошаган өчен генә киясезме? Яисә ул сезгә ошамый, ләкин уңайлы булганга киясезме? Яки сезгә ошамаса да, дресс-код таләп иткән өчен кияргә мәҗбүрсезме? Әллә инде чыгарып ташларга кызганасызмы?
Хатын-кыз үзен кайчан матур итеп сизә? Үзенә ошаган күлмәк кигән вакытта. Мондый кием аңа ышаныч бирә, ул үзен затлы хис итә, үз-үзенә карата хөрмәте барлыкка килә.
Әлбәттә, гардеробны бер-ике көндә генә алмаштырып булмый. Аның өчен акча кирәк. Шуңа күрә дә, ошамаган киемнәрегезне чыгарып ташлагыз, дип киңәш бирү дөрес булмас. Ләкин акрынлап моңа ирешергә тырышыгыз.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк