Күңел авыр чакта без гадәттә кемнеңдер ярдәм итүен көтәбез. Әмма һәрвакытта да янәшәдә безне тыңларлык кеше булмаска мөмкин. Мондый мизгелләрдә үз-үзеңә ярдәм итәргә өйрәнү аеруча мөһим.
Психологлар әйтүенчә, гади генә гамәлләр дә күңелне тынычландырырга һәм алга таба яшәргә көч табарга ярдәм итә ала. Сезгә шундый алты ысул тәкъдим итәбез. Алар күңелгә җиңеллек бирергә булыша. Үзеңә ярдәм итү – хисләрне басу да, үзеңне гаепләү дә түгел.
Күңелдәге авырлык белән көрәшкән саен, ул авырлык тагын да көчлерәк тоела. Ә җиңеллек, ничек кенә кызык тоелмасын, еш кына без авырлыктан качмый башлаганнан соң килә.
Күңелегезгә бик-бик авыр булганда бер мизгелгә тукталыгыз. Тыныч кына утырыгыз, тирән итеп сулыш алыгыз. Күңелегездәге хисләр өермәсен яшерергә дә, анализларга да ашыкмагыз. Аларга бары тик урын бирегез.
Хисләрне тану һәм аларны исемләп әйтү эчтәге киеренкелекне киметә, күңелдә бераз тынычлык барлыкка килә.
Кайчак кеше авырлыктан елый башлый – бу да табигый. Күз яшьләре – күңелнең үз-үзен дәвалау ысулларының берсе.
Без борчылганда тән дә моңа җавап бирә. Сулыш кыска һәм өстән-өстән генә була, иңнәр салына, тешләр кысыла. Кайчак кеше моны үзе дә сизми.
Тәндәге артык киеренкелектән арынырга гади генә күнегү ярдәм итә ала: кулыгызны күкрәк турысына куегыз, йөрәк тибешен тоярга тырышыгыз һәм берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз. Сулышны әкрен генә чыгарыгыз.
Моны, мәсәлән, иртән эшкә ашыкканда яки кич белән йоклар алдыннан эшләп карарга була. Берничә минуттан соң тән акрынлап тынычлана, уйлар да җиңеләя башлый.
Бу – үзеңне «кулга алу» түгел, ә үзең белән яңадан элемтә урнаштыру.
Күңелдә сакланган сүзләр, әйтелми калган уйлар вакыт узган саен авырая бара. Алар башта гына буталчык булып тоела.
Шуңа күрә кайчагында кулга кәгазь һәм каләм алу файдалы. Матуррак итеп языйм әле дип, уйлап тору кирәкми — күңелгә нәрсә килә, шуны языгыз. Ачу да, үпкә дә, курку да булырга мөмкин.
Көндәлек алып барырга була. Кемдер иртән берничә юл яза, кемдер кич белән көн буе булган хисләрен теркәп куя.
Күпләрнең язганда уйлары тәртипкә килә. Күңелдәге буталчык уйлар билгеле бер вакыйгага әйләнә, ә вакыйганы инде аңлап та, кабул итеп тә була.
Кайчак кешегә иң гади сүзләр җитми кала: «Син тырыштың», «Ял итәргә хакың бар», «Һәркем хаталана».
Бу сүзләрне хәзер үзегезгә үзегез әйтә аласыз. Моны көзге каршында да, тыныч кына утырганда да эшләргә була.
Мәсәлән:
«Мин кулымнан килгәнне эшлим».
«Минем ял итәргә хакым бар».
«Мин камил булырга тиеш түгел».
Башта бу сәер тоелырга мөмкин. Әмма вакыт узган саен, тән һәм күңел бу сүзләргә ышана башлый. Психологлар моны «эчке терәк» формалашу дип атый.
Кайчак күңел сызлаганда тормыш туктап калган кебек тоела. Әмма чынлыкта ул вак-төяк мизгелләрдә дәвам итә. Шул вак-төяк яшәүнең никадәр матур булуын искә төшерергә булыша.
Мәсәлән:
– иртән хуш исле чәй пешерү,
– тәрәзәне ачып, өйгә саф һава кертү,
– ашыйкмый гына урамнан әйләнеп кайту,
– җылы душ,
– якын кешегә берәр матур хәбәр язу.
Бу гамәлләр зур проблемаларны берьюлы хәл итми, әлбәттә. Әмма алар кешегә: «Мин яшим, тормыш дәвам итә» дигән хисне кире кайтара. Кайчак нәкъ менә шушы кечкенә адымнар кешене акрынлап көчле итә дә инде.
Авыр чакта кеше еш кына: «Бу хәл беркайчан да бетмәс дип уйлый. Әмма тормышта бернәрсә дә мәңгелек түгел – шатлык та, кайгы да. Хисләр дә дулкын кебек: алар башлана, көчәя, аннары акрынлап кими.
Үзегезгә тыныч кына кабатлагыз: «Бу да узар», «Барысы да үзгәрә». Болар тылсымлы сүзләр түгел, әмма тормышның ритмын искә төшерәчәк.
Үзеңә ярдәм итү – «тиз генә үзеңне кулга алып, көчле булу» дигән сүз түгел. Бу – үзеңә нәкъ менә кайчандыр башка кешедән көткән җылылыкны бирү. Тыныч, ашыкмыйча, үз-үзеңә карата игътибар белән.
Кеше үзенең авыр хисләреннән качудан туктагач, күңелендә әкренләп тынлык барлыкка килә.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк