Язның соңгы аена һәр йолдызлык билгесе өчен йолдызнамә. Май ае һәр йолдызлык билгесе өчен вакыйгаларга бай булачак: астрологлар бу чорда һәркемне нәрсә көткәнен хәбәр итә.
Кучкар
Кучкарларга эшкә керешергә кирәк, бу теләсә нинди теләкләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Энергия ташып торачак, шуңа күрә сез барысына да өлгерәчәксез. Күпме күбрәк көч сарыф итсәгез, нәтиҗә дә шулкадәр югарырак булыр.
Үгезбозау
Үгезбозау билгесендәгеләргә үзләренең тирә-юньдәгеләренә, якыннарына күбрәк вакыт бүләргә кирәк. Яңа очрашуларга, планнарга, телефон шалтыратуларына әзер булыгыз – алардан тормышта зур үзгәрешләр башлаячак. Киләчәк турында сөйләшүләрдән курыкмагыз.
Игезәкләр
Игезәкләргә бераз ял итәргә һәм тынычланырга рөхсәт ителә. Моны көчсезлек дип санарга кирәкми. Тиздән башланачак мөһим этапка әзерләнү булачак бу сезнең өчен.
Кысла
Кыслалаларга шәхси тормышларын тәртипкә китерергә кирәк. Үзегезгә берничә сорау бирегез: җаваплар тиз табылыр һәм барысы да үз урынына утырыр. Сез мөнәсәбәтләрдә күп нәрсәләргә башкача карый башларсыз.
Арыслан
Арысланнарга игътибарны эшкә юнәлтергә кирәк. Дөрес адымнар ясасагыз, уңыш гарантияләнә. Күпләр сезгә сокланыр, ләкин мактауларга артык игътибар итмичә, алга таба хәрәкәт итүне дәвам итегез.
Сөмбелә
Сөмбеләләргә тормышта күп нәрсәгә йогынты ясаячак сайлау ясарга туры киләчәк. Ул һәрхәлдә дөрес булачак, әмма язмышка нык тәэсир итәргә мөмкин. Кайбер карарлар кабул итү өчен батырлык та кирәк булачак.
Бизмән
Бизмәннәр, ниһаять, барысын да контрольдә тотып булмавын аңлаячак, шуннан соң тормышка карашлары нык үзгәрәчәк. Элек үзегездән ераграк, читтәрәк торган кешеләр белән дә элемтәләрне җайга сала алырсыз.
Чаян
Чаяннарга май аенда бигрәк тә уңыш елмаячак: алар эштән, өй мәшәкатьләреннән һәм башка кыенлыклардан ял итеп, яңарыш кичерәчәк. Үзегезгә һәм сәламәтлеккә вакыт табарсыз. Күбрәк йөрергә, ял итәргә тырышыгыз.
Укчы
Укчылар гаиләләре белән вакытны күбрәк үткәрә алачак, бу мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Якыннарыгыз күптән сездән бу адымны көтте, ләкин әйтергә батырчылык кына итмәде. Аларга булган мәхәббәтегезне күрсәтегез.
Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгезләргә айны үзләре белән тулы гармониядә үткәрергә кирәк. Вакытны иҗатка, илһам эзләүгә, үз-үзегезне үстерүгә багышлагыз, аннары гына башка эшләргә күчегез. Бу алым сезне бәхетлерәк итәчәк.
Сукояр
Сукоярларга гадәттән тыш эшчәнлек күрсәтергә туры киләчәк. Иңнәрегезгә күп эш төшәчәк, аларны төгәл вакытында башкарырга кирәк булачак. Моның өчен бүләк тә булачак.
Балыклар
Балыкларга шәхси тормышка, эшкә һәм башка өлкәләргә кагылачак мөһим сайлау ясарга кирәк булачак. Барысы да сезнең файдага хәл ителәчәк, шуңа күрә борчылмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк