Логотип
Белмәсәң бел

Туган көнгә барганда үзеңне ничек тотарга

Туган көнгә барганда өч нәрсәне истә тоту җитә: вакытында бар, чын күңелдән котла, кешегә хәрмәтеңне күрсәт. Калганын инде мәҗлес үзе җайлар. Иң мөһиме – син килгәч хуҗаның күңеле күтәрелсен, киткәч тә: «Ярый әле килгән», – дип калсын.

Туган көнгә чакырганнар икән, димәк, сине көтәләр, хөрмәт итәләр. Шуңа күрә кунакка барганда иң мөһиме – матур киенү генә түгел, хуҗаның күңелен күреп, үзеңне урынлы һәм әдәпле тоту. Кайчак кеше бүләк сайлауга караганда, табын артында үзен ничек тотарга икәнен күбрәк уйларга тиеш була.

Беренче чиратта, туган көнгә чакырган кешенең үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешегә барасыңмы, яшь гаиләгәме, якын дустың янынамы – бүләк тә шуңа карап сайлана. Иң кыйммәтле бүләкне алырга тырышу мәҗбүри түгел. Кайвакыт чын күңелдән сайланган гади генә әйбер дә кыйммәтле бүләктән күбрәк сөендерә. «Нәрсә алып барсам да ярый инде», – дип соңгы минутта кибеткә йөгерүдән бигрәк, бүләкне алдан уйлап кую яхшы.

Хатын-кызга бүләк сайлаганда аның нәрсә белән кызыксынуын искә төшерергә мөмкин. Яраткан хушбуе, матур яулык, кулланырлык савыт-саба, китап, чәчәк яки ниндидер файдалы әйбер – барысы да урынлы булырга мөмкин. Әмма кешенең зәвыгын белмичә косметика, кием яки хушбуй алу бераз куркыныч. Берәүгә ошаган әйбер икенче кешегә бөтенләй туры килмәскә мөмкин.

Ир-атларга да бүләк сайлаганда «ир кеше инде, нәрсә генә алсаң да ярый» дип карарга кирәкми. Аның кызыксынуына карап сайланган әйбер күпкә отышлырак. Балык тотарга ярата икән – шуның ише кирәк-ярак, китап укырга ярата икән – яхшы китап, бакча белән мавыга икән – файдалы корал яки бакча өчен кирәкле әйбер бүләк итәргә мөмкин. Ә инде нәрсә кирәклеген бөтенләй белмисең икән, артык шәхси булмаган, әмма кулланырга яраклы әйбер сайлау дөресрәк.

Балаларга бүләк сайлау исә аерым игътибар сорый. Алар өчен бәясе түгел, бүләкнең кызыклы булуы мөһимрәк. Уенчык, китап, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, конструктор яки баланың яшенә туры килгән башка әйберләр ярый. Ләкин ата-анасы рөхсәт итмәгән яки өйдә зур мәшәкать китерә торган бүләкне үз белдегең белән алып бару кирәкми.

Ә бүләкне ничек тапшырырга? Иң гади юл – елмаеп, матур сүзләр әйтеп бирү. Бүләкне кешенең кулына тоттырып: «Мә, сиңа», – дип борылып китү генә күңелгә әллә ни ятмый. Бик озын теләкләр дә кирәк түгел. Ихлас әйтелгән ике-өч җөмлә җитә.

Туган көн мәҗлесенә соңга калмау да – яхшы гадәт. Әлбәттә, тормышта төрле хәл була, әмма «мин барыбер соңга калам» дип уйлау дөрес түгел. Хуҗа кеше кунакларны көтеп утыра, аш-суын әзерли. Шуңа күрә вакытында килеп, аны мәшәкатькә салмау – кунакның иң беренче әдәбе.

Табын артына утыргач та үзеңне белеп тору кирәк. Кемдер әле утырышып бетмәгән, ә син инде ашарга ашыгасың икән, бу матур күренеш түгел. Табында нәрсә бар – шуның барысын да үзеңә өеп алу да кирәкми. Кайбер кеше кунакка килгәч, үзен үз өендә кебек хис итә башлый: иң тәмле ризыкны сайлап ала, икенчесенә урын калдырмый, әле теге ризыкны, әле бу ризыкны сората. Мондый чакта хуҗаның йөзе елмаеп торса да, күңелендә «бу кадәр үк иркенләп китмәсә ярар иде» дигән уй туарга мөмкин.

Кунакта артык тәнкыйтьләү дә урынсыз. «Мин болай пешермим», «бездә мондый салатны ашамыйлар», «монда тозы азрак» кебек сүзләрне өйдә калдырып тору яхшырак. Аш-су әзерләү җиңел эш түгел. Хуҗа кеше кунакларны сыйлар өчен вакытын, көчен сарыф иткән. Шуңа күрә ошамаган ризык булса да, аны игътибар үзәгенә чыгарырга кирәкми.

Әңгәмә вакытында да бер-береңне хөрмәт итү мөһим. Туган көн мәҗлесе бәхәсләр мәйданы түгел. Сәясәт, акча, туганнар арасындагы иске үпкәләр, кемнең күпме хезмәт хакы алуы – боларның барысын да табын уртасына чыгару мәҗбүри түгел. Берәүнең күңеленә тигән сүз әйтеп, аннары «мин шаярттым гына» дип котылырга тырышу да дөрес түгел.

Телефонны да онытып торырга була. Кунакка килеп, кич буе телефонга текәлеп утыру – мәгънәсез күренеш. Кешеләр җыелган икән, сөйләшергә, көлешергә, хәл белешергә кирәк. Кайбер очракта бергә утырып сөйләшкән бер сәгатьнең кадере телефонда үткәрелгән берничә сәгатьтән дә зуррак була.

Бүләкнең иң мөһиме – аның бәясе түгел, кешегә карата мөнәсәбәтең. Кайчак кеше кыйммәтле бүләк алып килә, ләкин аның ничек бирелгәнен дә хәтерләмисең. Ә кайвакыт бер бәйләм чәчәк, матур итеп төрелгән кечкенә генә бүләк һәм ихлас әйтелгән җылы сүзләр озак вакыт истә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар